Кем кемгә толерант булырга тиеш?

Кем кемгә толерант булырга тиеш?

Бүген милләт сүзе белән уйнау әллә ни авыр нәрсә түгел. Кемгә карама, аннан «ботка ясарга» маташа. Татарстанда һәм халкы арасындагы низагны юк диючеләр наданнар яки хакимият курчаклары. Әле кайчан гына шушы ике милләт вәкилләре үз мәнфәгатьләрен яклап пикетлар оештырып йөри иде. Ә бит фикерләре дә начар түгел, әйтик, урыслар телләренең мәктәпләрдә татарчага караганда азрак укытылуына борчылды. Татарлар исә тегеләренең артыграк кылануына һәм республика җирлегендә хуҗа булырга маташуларына ишарәләде. Әмма бу ситуациядә бер нәрсә аермачык сизелеп тора: монда провокаторлар шәп эшли.

Социаль челтәрләрне генә алыйк. Интернетта да ике милләт арасында зур бәхәсләр куерып ала. Татарлар урысларның төбәк акчасына болай да башкаларга караганда яхшырак яшәвенә басым ясый, ә тегеләре һаман да кимсенә, имеш, мәктәптә телләре аз укытыла. Татарстанның элеккеге мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов ике телнең дә сәгатьләре тәңгәл килә дип күпме әйтеп килсә дә, аңа ышанмадылар. Димәк, түрә ялганлый булып чыгамы инде? Алай булгач, аны судка бирергә кирәк иде бит, ник урыслар моны эшләмәде икән соң? Бәхәсләр хәзер дә бар. Күптән түгел генә «Твиттер» сәхифәсендә куерып алды ул. Анда аралашучы татарлар урысларның соңгы арада «наглеть» итә башлауларына басым ясады. Янәсе, алар Татарстанда яшәүләренә шөкер итү урынына провокация белән шөгыльләнә, мондагы сәясәт ошамаса, башка төбәкләргә китегез, диючеләр дә табылды. Моны аңларга да була, чөнки дус милләтнең татарларга пычрак атып торуы ачуны китерми калмый. Әмма монда тагын бер нәрсә килеп чыкты шул: безнең түрәләр дә, кәнәфиләреннән колак какмас өчен толерантлык дигән ширма астына кереп ятты. Мисал өчен, «Твиттер» сәхифәсендә берәүнең урысларны борчыган сүзләре хакында Президент Рөстәм Миңнехановка белгерткәннәр. Ә инде татарның үз милләте хакында уйлавы республика башлыгының ачуын китергән.Әйе, ачуы килгән. Янәсе, Татарстанда толерантлык, ә мондый сәясәт барышында кемнеңдер милләт яклап сүз әйтүе моңа каршы килә.

Яшерен-батырын түгел, безнең җитәкчелек урыслар белән конфликтка кермәскә тырыша. Дөресен генә әйткәндә, республикадагы низаг Мәскәү җитәкчелеге астында бара. Моны аңлаган түрәләренең кәнәфиләреннән колак кагасы килми, шуңа күрә ничек булса да урысларның үзләрен якларга тырышалар. Толерантлык маскасы астында, беренчедән, федераль үзәк безне күзәтеп тора, икенчедән, безнең чиновниклар тиешле кубызга бии. Аның бар мәгънәсе дә шунда дияргә куркырга кирәкми. Ә инде Рәис Сөләйманов сыман псевдоэкспертлар татарларны Мәскәү каршында авыр хәлгә калдыру өчен барыннан да ныграк тырыша. Хәер, андагылар егетнең ни белән шөгыльләнгәнен яхшы беләдер, чөнки боерыклар Лубянкадан да килергә мөмкин бит.

Татарстандагы вәзгыятьне какшату өчен бүген күп нәрсә эшләнелә. Бер яктан хокук саклау органнары канны кыздыручы берәр чара майтарып ташлый, мәсәлән, боевикларны камап алып үтерү яки мөфтигә һөҗүм ясауны тикшерү, икенче яктан Мәскәүгә баш июче сатлыкҗаннар һәм урыслар үзләре сүз яисә ниндидер кыланмышлары белән республикага тап төшерәләр. Безнең илдә соңгы вакытларда шулай кабул ителгән инде, берәр нинди закон кертергә яки кемнедер тезләндерергә ниятләсәң, алдан ук сәяси технология алып барырга кирәк. Әйтик, травматик пистолетларны тыясы килсә, закон Дәүләт Думасында депутатлар тарафыннан каралганчы, матбугат чаралары берәүнең кемнедер бәхәс барышында коралдан атуы хакындагы мәгълүматка чума. Юлда йөрү кагыйдәләренә үзгәртүләр керткәнче яки штрафларны арттырганчы, куркыныч һәлакәтләр турында яңалыклар яңгырый башлый.

Татарстанның үзенчәлекле һәм тотрыклы булуы күпләрне борчый, бигрәк тә Мәскәүне. Республика түрәләрен «мушка»га алу, төбәкнең табыш китерүче чыганакларын кулга төшерү өчен озак вакыт акыллы сәясәт алып барыла. Аның нәтиҗәсе менә шундый булырга тиеш: Татарстанда татарлар урысларны кимсетәләр, экстремизм һәм терроризм чәчәк ата, дин әһелләре гарәп илләре күрсәтмәләре буенча яши, мөҗаһидлар Кавказ тауларыннан акрын гына Идел буе төбәгенә күчә бара, ә инде иң мөһиме, республика җитәкчелеге боларны белә һәм каршы килми, өстәвенә җирле финанслар да шушы вәзгыятьне тәэмин итеп тору өчен кулланыла. Моны хәл итү өчен Мәскәүдән нинди гамәлләр таләп ителә соң? Беренчедән, соңгы арада ирекле рәвештә инвестицияләр ташый торган һәм уңышлы идарә итә торган Татарстан җитәкчелеген катгый күзәтү астына алачаклар, икенчедән, экстремизмны тәэмин итеп торучы финанс чыганакларын федераль үзәк үзенең дуслары саналган олигархлар кулына тапшырачак. Өченче карар да бар әле, монысының тәүге җимешләрен татый башладык та инде. Аның хакында һәвәскәр эшмәкәр Михаил Прохоров авызыннан әйтелде. Бактың исә, милли автономияләр артыгын кылана башлаган икән бит, урыс халкын кысалар, акчаларны теләсә нәрсәгә тоталар, моны тәртипкә салу сорала, шулай уйлый Русия башкаласындагы режиссерлар. Татарстанда баручы сәясәтнең иң актык максаты шуннан гыйбарәт. Тиздән республикаларны һәм аларның Президентларын бетерерләр, ә эре предприятиеләрне берничә олигарх кулына тапшырырлар. Әле мөселман өммәтенә каршы репрессияләрне дә дәвам итәчәкләр, чөнки алары бигрәк тиз күп итеп үрчи башлады дип уйлыйлар. Менә шулай, ә сез ничек дип белдегез?

ГафилКӘРИМОВ.

Кем кемгә толерант булырга тиеш? , 4.0 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии