Татар теленә табут әзерләп куйдылар шикелле

Татар теленә табут әзерләп куйдылар шикелле

Әтиемнең әллә кайчан сөйләгәннәре исемә төште. Ул урта мәктәптә укыган елларда укытуны кинәт кенә урыс теленә күчереп куялар (мин Башкортстаннан. – Авт). Казанда басылган татар телендәге дәреслекләрне җыеп алып, урысчаларын тараталар. Әтием мәктәпне 50 ел элек тәмамлаган булса да, бу хәлләрне ул гомере буена исендә калдырган һәм ара-тирә безгә дә сөйләп-сөйләп ала иде. Күрәсең, аның өчен бу бик зур тетрәнү булгандыр. Ә инде 100 хуҗалыклы авыл өчен бу үлем хөкеменә тиң гамәл була: татарча укыганда дистәләгән профессор биргән бәләкәй генә авыл, урысча укытуга күчкәч, ничектер югалып кала, татарча уйлап, татарча сөйләшеп, ә менә белемне урысча гына алган балалар бөек үрләргә менә алмый.

Хәер, аларның әти-әниләре – безнең әби-бабайлар диик – урысча белмәү сәбәпле, балалары белән үзара гел татарча сөйләшкән, телебез шулай сакланып калган. Безгә дә телне алар шулай сеңдереп калдыра алдылар. Ә бүген инде авылда мәктәп бөтенләй юк. Авыл халкы ничек кенә каршы торып караса да, мәктәп бинасында зәгыйфь балалар өчен республикакүләм интернат ачтылар.

Бүгенге әби-бабайлар – безнең әти-әни яшендәгеләр – урысчаны су урынына эчәләр, һәм оныклары белән дә теттереп урысча гына сөйләшәләр. Үзләре урыс телен бик зур авырлыклар белән үзләштергәч, оныкларының тормышларын җиңеләйтергә тырышалар, имеш. Мәсәлән, әбиебезнең 30 оныгының икесе урыска кияүгә чыкты. Әби ул кызларны ничек кенә яратмасын, балаларын үз итмәде, аларга исем белән дәшмичә, «теге урысның баласы» дип кенә йөртте. Кырысмы? Әлбәттә. Әмма нәкъ шундый әбиләрне юксынам мин бүген. Әбиләребез китеп барды, алар белән татар телебез дә.

Мин үзем урыс мәктәбендә укып үскән кеше. Казанга күчеп, яшьтәшләрем белән аралаша башлагач та, үземне надан итеп хис итә идем. Алар Еники, Әмирхан, Галәү, Такташ, Кутуй һәм башка язучыларның әсәрләре турында фикер йөрткәндә, үземне телсез балык итеп тойдым. Соңыннан ул әсәрләрне туплап, әкрен-әкрен укый башладым. Һәм Дәүләт Шурасындагы олы абзыйларга кычкырып әйтәсем килә: «Юк! Татар телен гаиләдә генә саклап булмый! Мәктәп кирәк! Сез бүген безне андый бәхеттән мәхрүм иттегез!»

Әле Уфада яшәгәндә үк мин бер татар чарасына эләктем. Чара бетүгә, бөтен халык аягүрә басып, Тукайның «Туган тел»ен җырлады. Мин сүзләрен белми идем. Ул чакта миңа шундый оят булып китте. Казанга беренче килүемдә үк китап кибетенә юл тоттым. Ул әле җир астында түгел, зур, иркен бер бинада иде. Тукай җыентыгын сатып алып кайттым. 25 яшемне тутырган булсам да, мәктәп баласы кебек утырдым да, «Туган тел»не ятладым. Юк, миңа оят түгел иде.

Берзаман авылга кайткач, күрше авылдагы таныш әбинең вафат булуы турында ишеттек. Шушы буынның соңгы вәкиле булган әбине озатып, хәер булса да биреп кайтыйк дип, шунда юл тоттык. Без килеп җиткәнче, әбине җирләгән булганнар инде. Аның бер кызы безне каршы алып, балалары белән таныштыра башлады: Андрей, Павел, Саша… Һәм үкереп-үкереп елый башлады. Юк, әнисен юксынып түгел, үзен жәлләп. «Менә без әнине бөтен тәртибенә туры китереп, кәфенлеккә төреп соңгы юлга озаттык. Ә безне кем озатыр икән соң? Безне табутка тыгып күмәрләр инде», – дип, урыс исемле, татарча аңламаган улларына карап тагын да ныграк елый башлады.

Безгә дә 29нчы ноябрь көнне табут әзерләп куйдылар шикелле.

Гөлназ БӘДРЕТДИН

«Азатлык» радиосы

Комментарии