Гарык булдык театрдан!

Гарык булдык театрдан!

1 айдан сайлаулар. Халык тавышы өчен «көрәш» тә кыза бара. Илбашына кандидатларны карый китсәк, аларның һәрберсенең дә бүгенге сәяси сәхнәдә тоткан урыны барлыгы аңлашыла. ЛДПР партиясе лидеры Владимир клоун ролен үти. Телевизордан һәрвакыт теленә килгән нәрсәне кычкырып утырса да, үзеннән зуррак көчләргә кагылмаска тырыша. Ил сәясәтендә 20 еллап кайнашучы, әмма халык өчен берни эшләмәгән ЛДПР лидеры, шул исәптән КПРФ башлыгы Геннадий , «Гадел » партиясе лидеры Сергей үзләренә агымдагы елның 4 мартыннан соң да рәхәтләнеп яшәргә хокук алу өчен тавышларын хисабына бирергә риза. Оппозициядәге партияләр булып саналсалар да, аларның берсе дә хакимият сүзеннән чыга алмый, кайбер шәхесләргә каршы әйтергә хокуклары гомумән юк. Жириновский, Зюганов, Миронов бу сайлауларда сан өчен генә кирәк, аларның берсе дә президент кәнәфиенә утырмаячак. Ә менә Михаил исә аерым бер шәхес. Бүгенге хакимияттәге бер сәясәтчегә дә ышанмаучы ачулы халык аның ягына авышырга мөмкин, чөнки башка реаль кандидат юк. Ә инде олигархның шул ук Мироновтан күбрәк тавыш җыячагы билгеле. Бу – өчен менә дигән азык. Икенче тур сайлаулар белән мәшәкатьләнмәс өчен ул дусты Прохоровка мөрәҗәгать итә ала. Телевизордан ничек кенә аларны көндәшләр итеп күрсәтергә тырышсалар да, «Правое дело» партиясе җитәкчелегеннән алсалар да, ул Русия хөкүмәте рәисенең якын дусларының берсе булып тора һәм ул аңа теләсә кайсы вакытта ярдәм итәргә әзер. Хәтта сайлаулар алдыннан бер елга сузылган театр ясарга да. Прохоровның депутат сайлауларында катнашырга теләве, партиядән куылуы, 2 миллион имза җыюы – болар барысы да бер генә максат белән эшләнгән спектакль: президент сайлауларын кирәкле сценарий буенча уздыру.

Сәясәттә Прохоров пәйда булды, Миронов Федерация Советыннан алынып партия лидеры итеп ясалды. Чөнки Путинга көндәшләр кирәк иде, ә искелек калдыгы саналган Зюганов һәм Жириновский белән генә зур театр ясау мөмкин түгел. Өстәвенә бер тапкыр сызгыруга ук үзләренең кандидатурасын президент сайлауларыннан алачак кешеләр дә кирәк бит әле. Бер карасаң, 90нчы елларда мескен халыкны талап баеп калган Прохоровка гади халык ышанмаска тиеш иде дә кебек, тик бүген альтернатива юк шул. Башка илләрдә өч буын туплаган байлыкны 15 ел эчендә җыйган олигарх, гади кеше турында ничек уйлый алсын, дигән сорауга җавап бирүче күренми.

Владимир Путин исә сайлауларга яхшы әзерләнгән: берсеннән-берсе көчле мәкаләләрне төрле газеталарда бастыра, Русия шәһәрләре буйлап сәфәргә чыкты, вәгъдәләрне жәлләми өләшә. Җитмәсә, Русия басмалары аның рейтингы күтәрелә бара дип яза, матбугат секретаре Дмитрий Песков исә Путин беренче турда җиңә, дип фаразлый. Чынлыкта исә халыкның яртысы диярлек Путинга каршы булуын белдерә. Әле юри генә танышларымнан да сораштырдым: унысының ник берсе хәзерге хөкүмәт башлыгын президент урынында күрергә теләсен?! Газеталарда мәкалә бастырып кына халык мәхәббәтен яуламакчы ахры ул. Я милли мәсьәләләрне күтәрә, я социаль сәясәт хакында сүз куптара, я илдәге демократия турында уйлана. «Гадел сайлаулар өчен» митингына каршы итеп Путинны яклап уздырылганы да тагын бер спектакльне хәтерләтте. Соңгысын оештыручылар нәрсәгә җыелганнарын да аңламады булса кирәк, кайсы митингта күпме кеше катнашуы хакында бәхәсләшүдән дә файдалырак нәрсә тапмадылар. Хәер, Путинны яклап урамга чыгучыларга 500әр сум акча биргәннәр бит, мондый очракта файда турында сөйләшеп булмый инде.

Безнең илдә сайлаулар һәрвакыт үзенә күрә бер театр булып килде. 4-5 ел буена арт ягын кәнәфиеннән дә күтәрә алмаган түрәләр халык өчен кайгыручыга әйләнә. Бүген исә сәяси уеннар башка төрле формат алды, хәзер халыкның үзен төрле яклап кулланалар. Русиядә яшәүчеләрнең бер хыялы бар: алар фикеренчә, ил белән идарә итәргә бер яхшы җитәкче килер дә бар нәрсәне яхшы якка үзгәртер. Ә юк шул, ике срок президент кәнәфиендә утырган Путин да, 4 ел буена айпедыннан аерыла алмаган Медведев та әллә ни башкара алмады. Алар бары тик халыкны гына уятып җибәрде, бу исә безнең театрдан туйганыбызны күрсәтә.

Гафил КӘРИМОВ.

Комментарии