НАДАН ИКӘНМЕН

НАДАН ИКӘНМЕН

Җәмәгать, мин 15 ел парта артында утырып, 3 ел хезмәтендә булып та бернәрсә аңламаганмын икән. Чеп-чи надан булганмын, шуңа күрә дәрәҗәм дә булмаган. Менә ичмасам, күптән түгел дөньядан киткән Усоян нинди дәрәҗәле кеше булган. Урларга, таларга кирәк икән бу фани дөньяда. Усоян белән безнең язмыш уртаграк булган анысы. Унтугыз яшендә аны төрмәгә алып китәләр, мине дә 19 да армиягә озаттылар. Дөрес, төрмәдә аны озак тотмыйлар, бик тә тәртипле кеше дип чыгарып җибәрәләр. Ә мине ичмасам 15 көнгә әни янына да кайтармадылар. Караклар, түрәләр каршында дәрәҗәң булмагач.

Урлау дигәннән, мин үземне дә бик үк туры кеше дип әйтә алмыйм. Урлап караган булды безнең дә. Миңа биш яшь вакытта, ягъни сугыш беткән елны булды бу хәл. Без күрше малайлары, җыйналып, Хәсәнә әбинең бәрәңге бакчасында үскән мәкләрне йолкырга керә идек. Күрде беркөнне безне Хәсәнә әби! Мине дә күрде. Иртәгесен миңа суд булды. Судны әни ясады, шунда ук хөкем карары да чыгарды: идән тактасын күтәреп алды да, мине бәрәңге саклый торган чокырга төртеп төшерде. Бернинди амнистия булмады, срокны тутырып чыктым. Малайлар да белде минем «утырып» чыкканны. Ни кызганыч, мәрхәмәтле Онищенко абый юк иде ул вакытта. Әгәр ул булса, миңа «герой» исеме бирдерә иде бит. Чөнки без наркотик матдә туздыра идек, өстәвенә аны үзебез сынап та карый идек. Геройлык түгелме шушы хәл? Ә теге Хәсәнә әбинең хәле шәп булмас иде. Наркотик үстереп ятканы өчен төрмәдә черер иде.

Мәк орлыгы белән эш барып чыкмагач, без кычыткан ашарга күчтек. Кычытканны болай гына ашап булмый, өйрәндек. Баш эшләмәгән ул вакытта партия оештыра белмәгәнбез. Югары оч малайларына «кычыткан ашаучылар», ә түбән очларга «борчак ашаучылар» партиясе төзергә кирәк булган. Тау ягы малайлары җәй буе йомран тоту белән шөгыльләнде. Йомраннар безгә тиешле икмәкне ашап бетерәләр дип аңлаталар иде ул заманда. Аларга алдынгы «йомран» партиясе оештырып булмый идеме? Менә шул партияләр берләшеп без нинди көчкә әверелгән булыр идек. Әнә бит хәзер нинди генә партияләр берләшеп Думада нинди генә законнар уйлап чыгармыйлар. Пенсия турындагы законны да алар әвәли бит. Башта үзләренә каерып алалар да, калганын безгә кычыткан яфрагы кадәр итеп тигезләп бүләләр.

Усоянның җәсәден Грузиягә кертмәгәннәр икән, исән вакытта урлашкан өчен түгел ул. Татар булган бит ул Усоян. Аның әтисе Рәшит исемле булган бит. Асман дигән исемнән «р» хәрефен төшереп калдырганнар. Ә фамилиясендә «Л» хәрефен төшереп калдырганнар. Ягъни, Арслан Рәшитович Усалҗан булган ул. Ә татарларда исем һәрвакыт җисеменә туры килә. Грузиннарда исем алыштыру гадәткә кергән. Шактый вакыт элек татар кызы Галимә Шөгерова нәфис гимнастика ярышында җиңеп чыккач, аның исемен алыштырып, дипломына Галина дип язганнар иде. Алмады кызыбыз документны. Шуннан бирле Грузиядә татарларны яратмыйлар, исемнәрен алыштырырга гына торалар.

Исән чакта авторитетың булмау бик начар нәрсә икән ул, җәмәгать. Менә безгә, кычыткан ашаганнарга, үлеп китсәк, кабер дә бирмәскә тырышалар бит. Крематорий ясап, үлгән көнне үк тәмугка атмакчы булалар…

Әнис ЗАРИПОВ.

Казан шәһәре.

Комментарии