- 07.10.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №40 (8 октябрь)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Кабат көзләр…
Казан урамнарын
Матәм көе били елга бер.
Менә кабат көзләр җитте, һәм йөрәгемдә ниндидер дулкынлану хисе бар. Көзләр җиткәч, күңелем халкымның ерак һәм якын тарихына кайта. Милләтем тарихында иң олы һәм онытырга хакыбыз булмаган фаҗигагә – 1552нче елда дәүләтчелегебезне югалтуга. Һәр милләтнең тарихында фаҗигале көннәр бар. Үз-үзен хөрмәт иткән һәр милләт ул көннәрне искә ала, төрле чаралар оештыра, оныттырмаска тырыша. Ә без, татарлар, хәтеребезне җуйдыкмы? 1552нче елдагы фаҗигале вакыйгаларны оныттыкмы?
Татарлар дип әйткән вакытта без, гадәттә, Сабан туен, чәк-чәк, милли биюләр, күңелле җырларны күз алдына китерәбез. Милләтебезнең шаулатып, толерантлык хисе белән сугарылган шаулы бәйрәмнәрен үткәрә алу сәләте турында бөтен дөнья беләдер, мөгаен. Телевизорны ачсаң, чиновникларыбызны тыңласаң, татарлар һәрвакыт җырлый-бии торган халык булып күз алдына килеп баса. Әйтерсең лә татарда һәрвакыт бәйрәм, һәм бар да әйбәт. Тик бу иллюзия генә, чөнки чынлыкта милләтебезнең хәле шактый авыр. Бүгенге хәлебез турында дөньяга чаң сугарга кирәк тә бит, тик ни сәбәпледер дәшмибез…
Шактый авыр юллар үтеп, милләтебез бүгенге көнгә яраланган, басылган, әмма барыбер башын имәгән хәлдә килеш килеп җитте. Демократия кыяфәте күрсәтергә тырышучы бу илдә милләтләрнең үз хокуклары өчен демократик юл белән көрәшергә мөмкинлеге юк диярлек. Тик шулай да, сирәк булса да, тавышлар ишетелә әле. Сүз әйтерлек көн татарларда да бар. Ул – Хәтер көне. Нинди көн соң ул, һәм ни өчен анда катнашу кирәк?
ҮТКӘННӘРНЕ ИСКӘ АЛЫП
1552нче елның октябрь аенда Явыз Иван гаскәре Казан ханлыгы башкаласы Казанны ала. Татарлар тигезсез көрәштә Казанны һәм дәүләтчелеген югалта. XX гасырның 80нче еллары ахырында татарларда яңа күтәрелеш башлана. 1988нче елда милли хәрәкәт лидерлары Казанда беренче тапкыр Хәтер көнен оештыра. Хәтер көне дәүләтебезне яклаган татарларны искә алу көне итеп билгеләнә. Шул вакыттан бирле бүгенге көнгә кадәр ел саен Хәтер көне үткәрелә.
НӘРСӘ УЛ ХӘТЕР КӨНЕ?
Хәтер көне ул – матәм җыены (митингы). Җыен барышында 1552нче елда булган вакыйгалар, татар халкының авыр язмышы искә алына. Шулай ук бүгенге көндә милләтебезне борчыган мәсьәләләр күтәрелә: милли мәктәпләр ябылуы, милли университет булмавы һ.б. Җыенда милләтебезнең тарихына, бүгенгесе һәм киләчәгенә битараф булмаган җәмәгать эшлеклеләре, шагыйрь-язучылар, дин әһелләре, җырчылар һәм гади татарлар чыгыш ясый. Ахырда 1552нче елда шәһит киткәннәр рухына дога кылына.
ХӘТЕР КӨНЕН ҮТКӘРҮ ҺӘМ АНДА КАТНАШУ НИГӘ КИРӘК?
Кайбер милләттәшләремнән «Хәтер көнен үткәрү кирәкме соң? Ул бит безнең җиңелү көне. Аны искә төшерү кирәкмәс. Әйдәгез, аның урынына бөек бәйрәмнәребезне, җиңүләребезне искә төшереп, зур итеп бәйрәм итик» кебек фикерләр ишетәм. Әйе, бер яктан караганда, алай әйткән кешеләр хаклыдыр. Татар халкының тарихында бөек җиңүләр дә, башка данлыклы вакыйгалары да аз түгел. Тик шулай да, шуны аңларга кирәк: Казанны алу көне – милләтебез өчен нигезле нокта. Татар халкының тарихы шул ноктада икегә бүленде: Казанны алганчы, ягъни дәүләтчелеге булган һәм үз-үзенә хуҗа булган тарихыбыз һәм Казанны Явыз Иван гаскәре басып алганнан соң, читтән килеп дәүләтчелегебезне юк итеп, башка милләт һәм хакимият астында гомер кичергән тарихыбыз. Ул ноктага кадәр татарлар ничек тели – шулай яшәгән: дәүләтләр корган, ислам динен нык тоткан. Кыскасы, үз язмышын үзе хәл иткән. Казанны алганнан соң, татар халкы өчен шактый авыр заманалар килә: яулап алучылар милләтебезне юкка чыгару сәясәтен башлый, һәм ул биш гасырга якын сузыла. Башта Казанда бөтен ир-атлар үтерелә, хатын-кызлар мәсхәрәләнә, татар халкының гасырлар дәвамында җыелган бай милли, мәдәни, матди байлыклары талана, юкка чыгарыла. Сүз уңаеннан, болар хакында тарихчы Михаил Худяковның «Очерки по истории Казанского ханства» китабында тәфсилләп язылган. Соңыннан исә, татарлар баш күтәрә башлагач, йөзләгән авыллар яндырыла, чукындыру сәясәте башлана. Совет чорында татар мәктәпләре ябыла, татар зыялылары юкка чыгарыла, ялган тарих укытыла. Боларны минсез дә яхшы беләсездер, бераз исегезгә төшереп кенә китәм. Хәзерге вакытта милләттәшләребез чын тарихны белми, хак тарих, әлбәттә, мәктәптә укытылмый, чөнки, билгеле булганча, тарихны җиңүчеләр яза. «Үткәннәрне белмәгәннең киләчәге юк», – ди татар халык мәкале. Бу чынлап та шулай, үз тарихын оныткан халык юкка чыга. Шуңа да, милли горурлык хисе уятырлык тарихын белмәгән күп кенә милләттәшләребездә үз милләтенә карата салкынлык кына түгел, милләтеннән баш тарту очраклары да җитәрлек. Хәтер көне ул – тарихыбызны искә алу көне. Ә бит уйлана калсаң, ул Казанны 1552нче елда яклау көне дә, соңыннан гасырлар дәвамында дәүләтчелегебез, милләтебез, динебез өчен көрәш еллары – ул фаҗигале еллар гына түгел, ул безнең горурлык еллары да. Ник дигәндә, 1552нче елда Казан диварлары янында 30 мең татар гаскәренә 150 мең Явыз Иван гаскәре каршы торды. Тик татарлар, саны аз булганга гына, Казанны ирекле рәвештә бирергә ашыкмады – ике айдан артык тигезсез көрәш алып барды. Яулап алучы гаскәрләр шәһәргә бәреп кергәннән соң да, һәр өй өчен канлы көрәш барды. Шул түгелме горурлык? Казанны алдылар алуын 1552нче елның октябрендә, тик бер ай да үтми, татарлар Ватан сугышына күтәрелә. Казаннан бераз читтә яңа кирмәннәр төзи, хан сайлый, дәүләтчелеген торгыза. 1556нчы елга кадәр бу сугыш дәвам итә. Шул түгелме горурлык? 1556нчы елда җиңелгәннән соң да, татарлар даими рәвештә яулар оештырып тора. Ул көрәш гасырларга сузыла, Мамыш-Бирде, Җангали Батыр, Төләкәй Батыр, Али-Акрам, Сәет Батыр, Батырша һәм башка меңләгән көрәшчеләребез тарихларда, бәетләрдә, халык күңелендә кала. Әйе, фаҗигале тарих, әмма аның белән дә горурлана белергә кирәк. Башка милләтләр «үз теләкләре белән» үз дәүләтләре, мөстәкыйльлекләреннән баш тарткан булса, татарлар ирекле рәвештә үз дәүләтчелегеннән, азатлыгыннан баш тартмады, канлы көрәштә ахыргача көрәште. Үлсә үлде, башын имәде. Шуны искә төшерә безгә Хәтер көне. Мин шуның белән горурланам! Милләттәшләребезгә шул фаҗигале, әмма бөек тарихыбызны искә төшерер өчен оештырыла Хәтер көне.
Хәтер көне ул – матәм чарасы. Әмма шул ук вакытта ул бүген милләтебез алдында торган мәсьәләләрне искә алу, аларны чишү юллары турында уйлану, фикер алышу җыены булып та тора. Тарих һәм бүгенге көн – бер-берсеннән аерылгысыз. Шуңа да, тарихи хаталарыбызны искә алып, киләчәктә аны кабатламас өчен, татарның киләчәге турында җыелып, фикер алышу кирәк.
ХӘТЕР КӨНЕНӘ ЧЫГУ НИГӘ КИРӘК?
Милләтебезнең киләчәге өчен җылы өйдә утырып, тыныч кына санак (компьютер) ярдәмендә «көрәшергә» күнеккән «диван милләтчеләре», гадәттә, мондый җыеннарга чыкмаска тырыша. Алар фикеренчә, урамда митинглар оештыруның милләткә файдасы юк. Имеш, Хәтер көненә аз кеше җыела. Җыенда халык саны аз булуы татарның мескенлеген күрсәтә, татарларга карата негатив фикер уята һ.б. Мин моның белән бер дә килешә алмыйм. Беренчедән, көч ярдәмендә төзелгән без яшәгән дәүләт мескенлекне яратмый. Яратмый гына түгел, аны көчсезлек буларак кабул итә. Аңлы рәвештәме, юкмы, тик ул үз-үзенә тиң көчләр белән генә (сәяси, иҗтимагый һ.б.) бертигез сөйләшү алып бара. Шуңа күрә, «пажалысты татар телен бетермәгез», дип ялварып миллион хат язсаң да, «Мескен татарлар кабат прошение язган», – дип көлеп куячаклар. Елга бер булса да рөхсәт алынган урам җыенында катнашып, «Татар хокукларына тимәгез!», «Аны яклаучылар бар әле!», «Без ИСӘН!» – дип әйтсәң, дәүләт уйланып куячак. Иң кызыгы, дәүләтнең уйлану тирәнлеге шул җыенда катнашкан кеше саны белән турыдан-туры бәйле. Иң мөһиме, шуны аңларга кирәк, Хәтер көнендә катнашу, җыенда ике сәгать басып торуыбыз белән без бу дөньяда татар халкының милләт буларак бар икәнен, үз-үзен яклап сүз әйтә алуын, аның белән исәпләшергә туры киләчәген һәм үз киләчәген үзе хәл итәчәген белдерәбез. Һәм башка милләтләр, сәяси көчләр бары тик шул рәвешле хәбәр ителгән игъланны гына тиешле дәрәҗәдә җитдилек белән кабул итәчәк. Төрле форумнарда, интернетта, бәлеш һәм чәй мәҗлесләрендә милләтебезнең исән булуы, бөеклеге, матурлыгы һәм башка сыйфатлары турында теләсә күпме сөйләшергә, язышырга мөмкин. Әмма, билгеле булганча, бары тик сүз белән генә нидер игълан итү күп очракта җитди кабул ителми.
Кайбер кешеләр милли хәрәкәтне мәйданга күп кеше чыгара алмауда гаепли. Әмма ул гаепләүче кешеләр, гадәттә, бүгенге шартларны искә алмый. Соңгы бер елда татар милли хәрәкәтенә басым икеләтә көчәйде. Милли хәрәкәткә бик авыр шартларда эшләргә туры килә. Ничек кенә булмасын, Хәтер көненә 500 кешенең чыгуы да – батырлык, чөнки җыелган кешеләр татарның сынмаган рухы күрсәткече булып тора. Биш гасырга сузылган басымга карамастан, татарларның әле исән икәнен, үз сүзен әйтә алуын күрсәтә торган көч бу. Хәтер көне ул –1552нче елда Казанны яклап шәһит киткән бабаларыбызны, аларның горур көрәшен, батырлыкларын искә алу көне. 1552нче елдан алып бүгенге көнгә кадәр төрле шартларда милләтебез өчен көрәшкән барлык татар уллары-кызларын хәтергә төшерү көне. Без ул көнне мәйданга җыелып, бабаларыбыз гомерләрен юкка гына фида кылмаганын күрсәтәбез. Аларны искә алмауны – үзе бер җинаять, милләтебезгә хыянәт итү буларак кабул итәм. Ул көннәрне һәм елларны искә алу – бабаларыбыз алдында гына түгел, киләчәк буыннарыбыз алдында да бурычыбыз булып тора.
11 октябрь, 11.00 сәгатьтә, Казан шәһәренең Милли-мәдәни үзәк мәйданында Хәтер көне булачак. Җыен Казан хакимияте белән килештерелгән. Җыендагы халык саны – безнең тарихи хәтер дәрәҗәсе күрсәткече.
Милләттәшләрем! Бергәләшеп халкыбызның үткәнен искә алып, бабаларыбыз рухларына дога кылырга чакырам. Татар әле бар, татар әле исән. Беренче чиратта үзебезгә һәм башкалар да ишетерлек итеп моны күрсәтик, игълан итик. Мин Сезне барыгызны да 11нче октябрьдә Хәтер көнендә күрергә өметләнәм. Яшь шагыйрь Фәнил Гыйләҗев бер шигырендә болай дип язган:
«Кемнәрнеңдер, елга бер булса да,
Сүз әйтерлек әле хакы бар.
Ә күпләрнең инде ансы да юк,
Хокуксызлар үрчи елдан-ел.
Кул күтәреп дога кылырга да
Куркабызмы инде?
Караул!»
Ә синең сүз әйтергә хакың бармы, Татар кешесе? Бар дип уйласаң, Хәтер көненә кил!
Р.S. Төрле сәбәпләр белән Хәтер көненә килә алмаган кешеләр аны мәҗлес формасында, дога кылып, үзләрендә үткәрә ала: өйләрендә, мәчетләрдә һ.б. 1552нче елда шәһит киткән бабаларыбыз рухына җыелышып дога кылсагыз, ул да зур эш булыр иде.
Наил НӘБИУЛЛИН.

Комментарии