- 09.01.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №02 (10 гыйнвар)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Озын-озак, ялыктыргыч яллардан соң ниһаять эшкә керештек. 2018нче елга өметләр баглап, инде киләсе яңа елны көтәсе. Вакыт тиз уза. Әле кайчан гына 2017не каршы алган идек. Инде менә 2018не ваклый башладык. Шулай еллар бер-бер артлы тарих сәхифәләренә керә торыр. Ә без уңышларыбыз, сөенечләребез, көенечләребез белән аларны барлап, озата торырбыз. 2018нче ел сәяси яктан да үзенчәлекле ел буласы иде, ләкин алай булырга охшамаган. Президент сайлауларын күздә тотуым. Бу сайлауларның монысы да шул җайга салынган халәттә булыр. Теркәлгән кандидатлар инде 2 дистәгә тула. Алар арасында һаман да шул ук профессиональ кандидатлар. Аларны мәңгелек кандидат булып «эшләүче» бабайлар, дисәң дә була. Кандидатларга артыгы кирәк тә түгел, шулай яшәүләрен дәвам итәргә мөмкинлек бирсәләр – шул җиткән. Әйтик, ЛДПР Жирииновский булмаса, бөтенләй яши алырмы? Кемгәдер генә бәйле, бу кешедән башка юкка чыга торган фирка кодрәткә ияме? Коммунистлар да талашып беттеләр, аларның оппозициядә булулары да сүздә генә. «Яблоко» мин белә башлаганнан авыз эчендә ботка пешерүдән ары узмый… Ә башкалар турында әйткән дә юк. Менә шушы сайлауларны уздыру өчен 17,69 миллиард сум акча тотылачак казнадан. Кодрәтемнән килсә, мин бу акчаны пенсионерларга өләшеп, бүгенге Путинны гына билгеләп куяр идем. Барыбер сайлана бит инде…
ӨСТӘГЕЛӘР АСТАГЫЛАРНЫ ИШЕТӘМЕ?
Ләкин сүз иреге, демократия ничек кенә «идарә ителә торган»га әверелә бармасын, барыбер сәяси вәзгыять кискенләшә. Русиядә бүгенге вәзгыять моннан 100 ел элек булган чактагыга охшый бара: Ленин бабай әйтмешли, өстәгеләр искечә идарә итә алмый, астагылар искечә яшәргә теләми. Шулай да ниндидер кискен үзгәрешләргә өметләнергә мөмкин түгел. Бу сайлауларның да нәтиҗәсе анык: Русия чираттагы тапкыр иске яңа президентлы булачак. Ләкин шушы сайлаулардан соңгы тормыш гаять киеренке булырга мөмкин. Путин инде яңа сайлауларга барырга батырчылык итмәс, ә менә аның урынын алырга теләүчеләр бихисап булыр. Кланнар көрәше кискенләшер. Русия олигархлар йогынтысында яши бит. Коррупциягә каршы көрәшнең көтелгән нәтиҗәләргә китермәве дә нәкъ менә шул Русиягә хас үзенчәлеккә бәйле. Әле бик күп шау-шулы суд эшләре, фаш итүләр булыр. Элекке икътисадый үсеш министры Улюкаев, губернаторлар эшләре бу вәзгыятьнең башы гына. Моңарчы булган кулга алуларны, тикшерү эшләренең, судларның ничек баруын күзәткәндә нәкъ менә мондый фаш итүләр артында кланнар көрәше барганлыгын аңлыйсың. Димәк, ыгы-зыгылар тагын да куерып, тагын да тирәнрәк төсмер алырга мөмкин. Өстәвенә Путинның да яше бара. Билгеле инде, яшь белән бергә бәйсезлек тә кими. Бу табигый процесс.
МУЛЛЫК КИЛЕРМЕ?
Ә икътисадый яссылыкта халык череп баер, тормыш иркенәер, дияргә иртәрәк. Русия икътисады нефтькә халыкара бәяләргә бәйлелектән котыла алмады. Бүген инде Совет чорындагы куәтләребез дәрәҗәсенә ирешү өчен бик күп тырышырга, бик күп акыллы реформалар кирәк. Чөнки Совет чорындагы икътисадый нигез җимерелде, алар нәкъ менә шул олигархларның кесәсенә шуышты. Яңа сайланган иске президентыбыз яңа реформалар тәкъдим итә алырмы? Әллә ил һаман да шул иске сукмактан атлармы? Әлегә бу сорауларга җавап бирергә иртәрәк. Хәер, бүген президентлык канәфиенә омтылучы башка кандидатлар да саллы программа тәкъдим итә алмый. Алар ул хакта баш та ватмый сыман, чөнки сайланмаячакларын беләләр. Ә бу сайлауларда катнашу аларга шәхси мәнфәгатьләрен җайлауга, тормышта үз эшләрен алып барганда баллар тупларга кирәк. Шуңа күрә президент сайлаулары алды көрәше кызык булыр дия алмыйм. Теркәлгән кандидатларның бик күбесе сайлаулар көненә кадәр барып та җитмәячәк. Әгәр оппозиционер Алексей Навальный сайлауларга үткәрелгән булса, җанлылык сизелер иде дә. Әмма ул чагында да Навальныйның шанслары президент канәфиенә үрмәләрлек түгел иде: аның бар эшчәнлеге популистик гаепләүләрдән, аерым чиновникларның хилаф эшләрен фаш итүдән ары узмый. Ә Русиягә җитди кешеләр, җитди реформалар кирәк.
Сәйдулла КУТУШЕВ

Комментарии