- 09.09.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №36 (10 сентябрь)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Күптән түгел «Селигер – 2014» бөтенрусия яшьләр форумында Русия Президенты В. Путинга Татарстан Республикасында Президент атамасын саклап калу мәсьәләсе буенча сорау кабыргасы белән куелды. Путин әлеге сорауга: «Минемчә, федератив төзелеш ул – дәүләтебезнең мөһим нигезен тәшкил итүче өлеше, чөнки бу кайда яшәү урынына карамастан, илебез гражданнарының һәркайсының мәнфәгатьләрен әйбәтрәк исәпләргә, аларның милли, тарихи, мәдәни, дини үзенчәлекләреннән чыгып, хокукларын тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Минемчә, без илебездә федерализмны ныгытырга тиеш. Системаны ничек төзү һәм югары вазифаи затны ничек атау безнең кануннарыбыз буенча Федерация субъектының үз эше. Ягъни югары вазифаи затны ничек атау ул, беренче чиратта, Татарстан Республикасында яшәүче Русия гражданнарының эше», – дип җавап кайтарды.
Ә 2015нче елның башында Русиянең Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән Президент атамасы турындагы канун үз көченә керәчәк. Хәер, милли республикаларда Президент атамасыннан баш тарту 4 ел элек үк башланды. Беренче булып «глава» исемен Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров алды. Аның артыннан ашыга-ашыга Русиядәге 20 республиканың барысы да диярлек Президент атамасыннан баш тартты. Соңгылары – Башкортстан һәм Саха (Якутия). Татарстан – Президент атамасын саклап кала алган бердәнбер республика. Димәк, бүген Русия Федерациясендә ике президент бар: Русия Федерациясенеке һәм Татарстанныкы. Башка милли республикаларның башлыклары Путинның мондый җавабын ишеткәч, «Их, ашыктык!» – дип, уфтанганнардыр да, тик терсәк якын булса да тешләп булмый шул.
«Глава»лар ничектер, әмма милли республикаларда яшәүче халык вәкилләре әлеге яңалыкны белгәннән соң, социаль челтәрләрдә: «Безнең түрәләр дә Татарстаннан үрнәк алсын, Татарстан кебек нык торсын иде. Әнә татарлар саклап калды бит Президент атамасын. Аларга Путин үзе рөхсәт бирде» кебек шәрехнәмәләрне шактый язды. Интернетта күзәтүебез буенча татар җәмәгатьчелеге күпчелеге белән Путинның әлеге җавабын шатланып кабул итсә дә, аңа берникадәр шик белән карады. «Элекке чекист сүзенә ышанырга ярыймы икән? Бу, Татарстанда 14нче сентябрьдә сайлаулар булачагын истә тотып, «Бердәм Русия» партиясе өчен очколар җыюның да бер алымы гына, зур сәяси уенның бер пәрдәсе генә түгелме? Әллә…» татар интернет җәмәгатьчелеге шундый сорауларга килеп төртелде. Шул ук вакытта «Президентлыкны саклап кала алдык!» – дип, ихлас күңелдән шатланучылар да булмады түгел.
Әйе, бездә, егет сүзе бер була, диләр. Ә бу гади малай-шалай сүзе генә түгел, ә халык тарафыннан сайлап куелган Ил башлыгының авызыннан чыккан сүзләр. Тик, нибары сүзләр генә шул. Киләсе ел башыннан гамәлгә керүче Федераль канун белән нишләрбез? РФ Конституциясенә каршы килүенә карамастан, Президент атамасы турындагы канунны әлегә беркем дә гамәлдән чыгармады. Ә ул инде бөтен процессуаль юллар аша узган: Путин Ил белән ике срок идарә иткәннән соң, «Президентлык кәнәфиеннән ял итеп алу» өчен, Премьер-министр урындыгында утырган арада, Президент Дмитрий Медведев әлеге канунны имзаларга да өлгергән иде инде. Алга таба Президент Путин Президент Медведев тарафыннан имзаланган бу Федераль канунның инде гамәлгә керүенә һәм үзенең әйткән сүзләре белән генә аны үзгәртә алмау хокукына сылтавы да бар. Шуңа күрә дә Татарстандагы президентлык институты юк ителмәс дигән бернинди дә гарантия юк. Кыскасы, Путинның югарыда китерелгән сүзләре «Селигер – 2014» бөтенрусия яшьләр форумында җанлы аралашу вакытында әйтелгән шәхси фикере буларак кына калуы да ихтимал. Путин үзенең сүзендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевне һәм республикабызның хәзерге президенты Рөстәм Миңнехановны «Русиянең тулы гражданнары гына түгел, патриотлары» дип атады. Шулай ук аларның Кырым вакыйгалары вакытында анда барып кырым-татар вәкилләре белән очрашып, Русиядә татарларның ни рәвешле яшәеше турында сөйләүләрен искәртте. Аның бу сүзләреннән «Путин татарларга президент атамасын сакларга рөхсәт итте, чөнки Шәймиев белән Миңнеханов – Русиянең чын патриотлары һәм алар Кырым мәсьәләсен чишәргә ярдәм күрсәтүчеләр. Бары тик шуңа күрә генә безгә Президент атамасын саклап калырга рөхсәт бирелде», – дип уйлагандыр кайбер иптәшләр.
Әмма без Шәймиев һәм Миңнехановның Русиягә карата ватанпәрвәрлек хисләрен шик астына куярга теләмәсәк тә, Путинның Президент атамасын саклау турында әйткән сүзләре башка сәбәпләргә бәйле дип фаразлыйбыз. Төп сәбәпләрнең берсе – Украинадагы иҗтимагый-сәяси хәлләр һәм аларның Русия белән бәйләнеше. Бүгенге көндә Русия Украинаның эчке эшләренә кысылып, бөтендөнья җәмәгатьчелеге алдында үзенә карата тискәре фикер уятып кына калмады, хәтта Ауропа Берлеге, НАТО һәм АКШның икътисади санкцияләренә дучар булды. Русиягә карата санкцияләр әле алга таба да көчәергә, Русиядән бөтендөнья җәмәгатьчелеге йөз чөерергә дә мөмкин. Ә дөньяда Русиягә карата негатив фикер көчәйгән вакытта, аның үз эчендә аңлашылмаучанлыклар булмавы хәерле. Ни дисәк тә, татар халкының Татарстан Республикасында Президент атамасын бетерүгә каршы булуы сер түгел. Соңгы вакытларда күп оешмалар, шәхесләр Татарстанда әлеге атаманы саклап калу мөһимлеге турында фикерләрен җиткереп белдерүләр, мөрәҗәгатьләр кабул итте. Хәтта, гадәттә, хөкүмәткә лояль булган Бөтендөнья татар конгрессы да Президент атамасын яклап чыкты. Татарстанда Президент атамасын алыштыру идеясенең киң массаларда негатив фикер уятуыннан бу эшнең җиңел генә булмаячагы, бу карарның кирәксез иҗтимагый-сәяси каршылыклар тудыруга китерүе аңлашылды булса кирәк. Русия хөкүмәте, бәлкем, Украина тирәсендә кризис тәмамланганчы Татарстанны артык борчымаска, кычытмаган урыннарны кашымаска карар кылгандыр.
Наил НӘБИУЛЛИН,
Ирек АЗАТОВ.

Комментарии