- 09.10.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №40 (10 октябрь)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Путин 7 октябрьдә үзенең 60 яшен билгеләп үтте. Русиянең төрле төбәкләрендә дә әлеге юбилей уңаеннан купшы чаралар оештырылды.
Путинның туган шәһәре Петербургта аның өчен тарихи саналган маршрут буйлап йөрешләр, Таврический сараенда «Музыкаль комплимент» концерты үтте.
Мәскәүдә «Президент. Искитмәле кеше» дип аталган күргәзмә ачылды.
Үзәк телевидение каналлары Путинга багышланган документаль фильмнар күрсәтте. НТВ журналистлары илбашы белән бер атна вакыт уздырып, аны гадәти булмаган урыннарда төшергән.
Чиләбе урамында зур котлау кәгазе (открытка) урнаштырылган, анда һәркем килеп Путинга котлау сүзләрен язып китә ала.
Ростовта Путинга котлау Европа белән Азияне тоташтырган күпергә эленгән, янәсе, аның Евразия берлеген булдыру тәкъдименә ишарә.
Таганрог мәктәпләренә «Без – ул Русия, Русия – ул Путин» темасына рәсем бәйгесе үткәрергә кушылган.
Путинга 60 яшь тулуны оппозиция дә билгеләргә җыена. Якшәмбедә Мәскәүдә «Бабайны пенсиягә озатыйк» дигән флешмоб үткәрелде. Президентка иң яхшы бүләк бәйгесе вакытында җыелган әйберләр Президент идарәсе бинасына илтеп куелачак.
Чараны оештыручылар «лаеклы» ялга чыккан кешегә кирәкле әйберләр алып килергә тәкъдим итә: башмаклар, күзлек савытлары, колак аппаратлары, муенчаклар.
«Facebook» һәм «Вконтакте» битләрендә ачылган махсус фикер алышуларда «Виагра» төймәләре, сабынлы бау бүләк итәргә тәкъдим итүчеләр дә бар.
Али ГЫЙЛЬМИ.
P.S. Путин бәйрәмендә катнашмам, аны мин дә туган көне белән котлап тормам инде, ни бүләк итәргә теләвемне дә әйтмим (хәтта уйлап та карамадым) дип торганда иҗади хезмәттәшләребез – «Азатлык» радиосы тәкъдим иткән әлеге кызыклы мәгълүматны күрдем дә, газетабызда урнаштырмый түзә алмадым. Бу да кампаниягә кушылган дия күрмәгез. Фикеремне әйтми кала алмыйм. Мин Путин фанатлары төркеменә дә, оппозициягә дә кермим. Тегеләрен дә, боларын да хөрмәтләмим. Власть янындагы тагарак янына җыелганнарның ни өчен фанатлануы аңлашыла, ә оппозицияне дә беләм: алар үз вакытында шул тагарактан читләштерелгән, хәзер яңа тагарак эзлиләр.
Гомумән, соңгы елларда миңа Русиядәге сәясәт Совет чорын хәтерләтә. Җыелышлар партхозактив җыеннары кебек үтә. Миңа, 90нчы еллардагы сүз иреге чорын кичкән, шул ук вакытта Совет партократиясе вакытында да чыныгу алган кешегә, искелеккә кайту – карусызлык, «Баш өсте», «Одобряемс» дип тору сәер тоела.
Илебез соңгы бер гасырда төрлесен күрде. Репрессияләр дә, шәхес культларын да… Курку-куркыту өрәге һаман да илебезнең һәр почмагыннан бармак селкеп тора сыман. Бу өрәк Совет чорында Сталин һәм НКВД тарафыннан чарланып, остарып, бүгенгәчә килеп җитте. Әйе, ул исән. Быел без аны җәен мөселманнарны тоташ кулга алулар вакытында үз күзләребез белән күрдек. Әнә бит, шул хаксызга рәнҗетелгәннәрне якларга тиешле «ишаннар төркеме» инде журналистларның авызын томалауны ялварып Президентларга мөрәҗәгать итә башлады. Куркулык өрәге бик кирәк, чөнки ул системаны саклый. Революцияләр тудырырлык көчләр туганчы ук өрәк аларны буып үтерә… Русиядә бу өрәккә тамыр җәяргә шартлар, «витамин» җитәрлек. Чөнки бездә идарә аерым шәхес белән бәйле. Илгә яңа патша килсә, законнарны, хәтта Конституцияне дә җиңел генә үзгәртә ала. Ул идеал. Димәк, шәхес культы да бездә мәңгелек. Шәхес культы да менә шул курку өрәге чын-чынлап яшәсен өчен кирәк. Курку өрәгенең сулышын, кем ничектер, әмма без – журналистлар яхшы тоябыз. Шикаятьләр тикшергән чакта күпләр почмакка сыена, минем яшисем бар бит әле, дигән аңлатманы без һәрдаим ишетеп торабыз. Илдә һәркем үзен бет итеп хис итә. «Чебен дулап тәрәзә ватамы? Мин нишли алам, мин кечкенә кеше», янәсе. Ә мондый халык белән сайлау үткәрү дә, шәхес культын оештыру да үтә җиңел.
Сәйдулла, син кая таш атасың, дисезме? Юк, шәхес культы бүген бар дип әйтмим, илбашын тыйнаксызлыкта да гаепләмим. Әмма Русиянең икенче, дүртенче һәм… белмим күпмегә килгән Президентының 60 яшьлек туган көне бәйрәм идеме соң?!
Мин үзем туган көнемне яратмыйм. Аны туганнарым, якыннарым мәҗбүр иткәнгә генә билгелим. Анда да көнендә түгел, кайчан җай чыга, шунда… Чөнки ихлас бәйрәм түгел ич ул. Бар да синең кимчелекләреңне яшереп, син туганга гына шатлана сыман… Һәм инде син үзеңнең әүлиядән дә әүлиярәк икәнеңне белеп шаклар катасың… Менә без дә Путинның шундый әүлия икәнен белдек. Әле кичә хатыным керләр үтүкләргә җыенып ята иде, йөгереп барып туктаттым. «Тукта, мин әйтәм, әз генә башым ял итсен. Үтүк тә Путин турында сөйли башлар кебек алайса».
Хәер бүген Русиядә Путин вертикале урнашты бит. Шәхес культы да шул вертикаль буенча баскычлап аска тарала. Ул аста хакимият башлыклары, авылларга килгән инвесторлар, нәни түрәләр белән төгәлләнә. Кемнәрдер бу нисбәттән затлырак күренә, кемнәрдер мескенрәк. Бүген Русия массакүләм мәгълүмат чаралары Путинны котласа да, аның туган көне тыйнаграк. Ә менә Русия бюджеты хисабына көн күрүче Чечня башлыгы РамзанКадыров затлырак та, саллырак та. Аның туган көнен бар шәһәр бәйрәм итә. Грозный шәһәре көне белән туры килә икән бит ул. Быел да әнә дөнья йолдызлары килеп котлаган диләр Рамзан дигән ханны. Әлеге бәйрәмнең күпмегә төшкәнен әйтүче генә юк.
Кыскасы, туган көнегез белән! Бәйрәм белән туган илем!
Сәйдулла КУТУШЕВ.
Путин 60 яшен бәйрәм итте ,

Комментарии