Бомбалы ярык тагарак

Бомбалы ярык тагарак

Мин үземнең криминалга чумган хакимият изүенә дучар ителгән илдә яшәвемә көннән-көн ныграк инана барам. Кан исенә котырган үгез сыман, хакимияттән һәм байлыктан аңнарын җуеп иләсләнгән илбашлары, үз-үзләрен сайлаткан депутатлар бүген ил халкыннан куркып, төрледән-төрле, әмма бары үзләрен генә яклаучы законнар чыгарып, шуны конституциябелән ныгыта. Бүгенге Русия конституциясе үз гражданнарын түгел, ә вәзгыять башында утыручыларны гына яклый.

Һәркемгә мәгълүм: минем милли телем санга сугылмый, ул дәүләт теле була алмады. Татар мәктәпләре ябылып бетте диярлек. Милли телдә язылган китапларны яшь буын ачып та карамый, чөнки авторлар, ягъни язучы агайлар үз милләтенең гореф-гадәтләре белән горурлану хисен пропагандалый торган әсәрләр иҗат итүдән читләштеләр. Язганнары бары фахишәлеккә мәдхия, җинаятьчелекне хуплау сыман яңгырый башлады. Үз язганнарын үзләре генә укып, милләтне саклап калып булыр микән? Милләт дип бер авыз ачкач, милләтчеләрне дә искә алмый калу ярамас, бүген аларның күбесе «кәҗә үрчетергә» күчте бугай. Чөнки аларның вәзгыятьтә тоткан юллары кәҗәләр сыман «мәвелдәүдән» уза алмады. Бүген исә алар «соры бүреләр»дән куркып, идән астына посып беттеләр.

Ил күләмендә алып карасаң, өлкән буын куркытылган, урта буын аракыдан миңгерәгән, яшьләр исә бүгенге вәзгыятьнең гаделсезлегеннән маңкортка әверелә бара. Чөнки алдагы көнгә һичбер ышаныч юк. Алла сакласын, иртәгә сугыш чыкса, кулына үз теләге белән бер генә кеше да корал алмас бу илдә. Күреп торабыз, халыкның яклап сугышырдай бернәрсәсе дә калмады. Булган ил байлыгын, халыкның уртак малын, бүгенге олигархлар кычкыртып алдап, талап алды. Я, минем илдәшләрем нәрсәне яклап сугышсыннар хәзер? «» төшенчәсе бүген бик вак мәгънәгә ия, ә «чит ил» дигәндә күзләребез ялтырый башлый. Чит илләрдә рәхәттер дә, әмма безнең анда китеп яшәрлек, балаларны укытырлык маябыз юк. Булганын кырып-себереп, бирән авыруына дучар ителгән дәүләт бугазын тутыру белән мәш киләбез. Ә ул ярык тагарак кебек, суны күпме генә салма, барыбер читкә ага, тулмый.

Ныклап уйласаң, күз алдына шундый күренеш килә: симез һәм котырган соры күселәрдәй, хакимият җитәкчеләребез бүген ил халкы өстеннән пәрәвез авы кора. Алар Русия дигән пәрәвез җәтмәсенә эләгеп яшәргә мәҗбүр ителгән гади халык төркемен чебенгә дә санамый. Гади халык – кара сарык дигән гыйбарәне үзләренә өлге итеп алып, кешеләр өстеннән полиция күсәгенуйната.

Оныгым балалар бакчасыннан борчылып кайтты: «12 июньдә балалар бакчасы эшләми, апалар ял итә. Әбием, нинди бәйрәм соң ул көнне?» – диде. И нарасыем, сабыйларча бу соравыңа син аңлардай итеп ничек кенә җавап бирәсе, дип баш ваттым. Аннан аңа «Балыкчы карт һәм алтын балык» әкиятен сөйләргә булдым. Балыкчы карт ничек баеган, әби нишләп ярык тагарак тотып калган, ише сорауларга җавап эзләдек. Алай да, оныгым бөлгенлеккә төшкән әби-бабайны жәлләп куйды, эшләп ашасалар, ярык тагарак янында калмаслар иде дип, үзебезчә нәтиҗә дә ясадык. Бүгенге хакимият, ил байлыгын үз кулларына эләктерүче «балыкчылар» бер көн килеп ярык тагарак янында калмас дип кем әйтә ала? Халык бит түзәр-түзәр дә бер көн ду килер. Язгы ташудан тулган буа-елгалар суларын сыйдыра алмагач, ярларыннан чыгып иркенгә ыргыла. Юлларында булган барлык чүп-чарны ияртеп, әллә кайларга илтеп ату җаен таба.

Бүген башкача фикерләргә сәләтле яңа яшь буын формалашып килә. Алар киң мәгълүмат чараларыннан куллану осталыгына ия, акны карадан аера. Иншаллаһ, барысы да наркоман һәм эчкече түгел. Бер көн килеп, алар ни өчен мин мондый яшәү рәвешенә түзеп торырга тиеш, дип үз-үзенә, аннан бер-берсенә сорау бирер. Җавапны да, әлеге пәрәвез элмәгеннән чыгу юлларын да табарлар. Ирекле, демократик илдә яшәгән азат кеше генә үз иленең тулы хокуклы гражданины була ала һәм, шатланып, конституция кабул ителгән көнне бәйрәм итә. Бүгенге «бәйрәм» исә төрмә уставын раслыйбыз, ул бик гадел, дип куанып кул чапкан мәхбүсләрне хәтерләтә. И бәндәм, төрмәгә кем ирекле рәвештә үзе барып керә? Андагы тәртип һәм вәзгыятьтән риза булып, кем иректән баш тарта? Әллә нинди законнар чыгарып, ирек даулаучыларны тыйсалар да, халык коллыктан чыгуның юлларын тапмый калмас. «Русия – халыклар төрмәсе» дип әйткән кешенең хаклыгына иманым камил, бүген кабат тарих тәгәрмәче кирегә әйләнә. Халык үз кыйбласын югалтсын өчен, бүген ил эчендә барысы эшләнде: эчкечелек, наркомания, фахишәлек гадәти күренешкә әйләнде. Халыкның ышанычын яклаучы булырга тиешле хокук органнары аның ышанычын изеп таптады, дөресрәге бандитлар өеренә әверелгән җинаятьчел идарә итү системасын яклау юлына басты. Өстенә давылдай өерелеп килгән афәттән кемгә барып сыенырга белми халык: юрист җинаятьчене хуплый, табиб Гиппократ антын онытты, профсоюз юк ителде, полиция күсәге белән тукмый, укытучы – интеллегенция алтын балык капканын көтеп утырган карттай, гырлый-гырлый йоклый. кулындагы «чыбыркы» шартлый башлагач, бәлки, селкенерләр әле, дип өметләнергә генә кала. «Камчысы» зәһәр булырга охшый, әнә ничек шартлаталар, авызыңны гына ачып кара – 300 мең дә 1 миллион дип алдан ук кисәтелде. Мин исә үз чиратымда әлеге хәлләрне болай бәялим: әллә белеп, әллә уйламый җитәкчелегендәге «» итәге астына үзе шартлаткыч ябыштырып куйды. Хәзер аның кайчан шартлыйсын гына көтәргә калды. Әмма әлеге бомба шартлаган очракта, тагын халыкның кара канга батасы көн кебек ачык. Алар илдән чыгып качу җаен тиз табар, алдан ук әзерләп куелган яшеренү урыннары бар. Ә безгә партизанлыкка китәргә, яки мин Аллаһ бәндәсе, үз илемнең тулы хокуклы гражданы булып, иманым кушканча яшәргә, укырга, эшләргә, динемне тотарга телим, дип үз хокукларымны яклап чыгарга кала. «Бәндәдән түгел, Аллаһтан курык» дигән хәдисне өстен күрәм мин.

Әдиар ГАЛИМҖАНОВА.

Бомбалы ярык тагарак , 4.7 out of 5 based on 6 ratings

Комментарии