Дүрт сәгатем әрәм китте

Дүрт сәгатем әрәм китте

Русия Президенты В.Путинның 7нче июньдә үткәрелгән турыдан-туры тапшыруында шатлыклы хәбәрләр көтеп утырсак та, хыяллар чынга ашмады: һаман да шул җитешсезлекләр турында гына сөйләштеләр. Ә бу исә илдә оештырылган системаның эшләргә сәләтсез икәнлеген күрсәтеп тора түгелме? Регионнардагы җитәкчеләрнең үз эшләрен җиренә җиткереп башкара алмаулары яки эш башкару өчен акча булмавы турында фикер алышсалар да, миллионлаган сорауларга җавап булмыйча, чишелеш табылмыйча калды. Моңа да карамастан, бу эфир вакытында бөтен министрлар, хөкүмәт җитәкчеләре һәм губернаторлар телефоннары каршында, бик мөһим эш башкарган сыман, үз тарафларына берәр зарлану сүзе булмас микән, дип көтеп утырды.

Элекке тапшыруларда Путинның эшчәнлегенә багышланган берничә генә чәнечкеле сорау бирү мөмкинчелеге булса да, быелгысында андый уңайсыз сорауларны бөтенләй дә бирмәделәр. Илдә барган каршылыклы сәясәтне аңламаучылар өчен бездә бар да ал да гөл кебек күренгәндер әле, бәлки.

Башка еллардагы тапшыруларга милләтебезгә карата кылынган гаделсезлекләргә багышланган сорауларымны мин дә җибәреп тора идем. Ул сорауларга бернинди дә җавап булмагач, аларны биреп торуның мәгънәсе юк икәнен аңлап, быел бер сорау да җибәрмәдем. Миннән башка да телебезгә багышланган сораулар җибәрүчеләр күп булгандыр дип уйлыйм. Бу турыда җавап бирү түгел, урыс булмаган милләтләргә карата бер сүз дә кузгатылмады, чөнки Русиядә милләтләр турындагы сүзләр тыелган темага әйләнде. Уку турында сүз чыккач, мәктәпләрдә чит телләрне, бигрәк тә инглиз телен укыту кирәклеге турында әйтелсә дә, Русиядәге урыс булмаган милләтләрнең аянычлы хәле турында бер сүз дә ишетелмәде.

Турыдан-туры тапшыруда бензин бәясенең бик нык артуы турында сүз чыкса да, аңа да уңай җавап булмады кебек. Бензин бәясе арткач, калган барлык әйберләрнең дә бәясе артасы билгеле. «Национализируйте нефтянку» дигән мөрәҗәгатькә Путин: «Бу зыянлы һәм бик авыр», – дип җавап бирде.

Латвиядә урыс теле кыерсытыла, аларга каршы санкцияләр кертергә кирәк дигән сүзгә Путин: «Аларга оят булыр», – дип җавап бирде. Үз илендәге урыс булмаган милләтләр алдында аның үзенә «оят» түгел микән соң? Бу сорауны биргән бәндә Русиядә үз ана телләрендә уку тыелганны белми микән әллә?

Сине тәрбияләп үстергәндә, әтиең нинди киңәшләр бирде, дигән сорауга «ялганлама» дип әйтте» дигән җавабы бигрәк тә гаҗәп тоелды. Әтисенең сүзен тыңларга кирәк булгандыр да бит, юк шул.

Ә пенсия яшен арттыру турындагы сорауга Путин: «Задача правительства – повышение жизненного уровня пенсионеров», – диде. Ничек телисең, шулай аңла инде. «Надо раскрепостить людей» дигән сүзләр дә чыкты аннан. Урыс булмаган миләтләрне мәктәпләрдә үз телләрендә белем алуны тыйган Дәүләт җитәкчесенең сүзен ничек аңларга? Үзең сөйләгән сүзнең киресен эшләү дип атала түгелме соң бу?

4,5 сәгать буе барган бу тапшыруда ил җитәкчесеннән йөрәккә ятышлы сүз ишетелмәсме дип көтеп утырсам да, андый сүзләрне ишетү насыйп булмады. Хәзерге вакытта илдә барган сәясәтне аңлый белгән кешеләр өчен, ил җитәкчесенең сүзләре буш сүзләр кебек тоелгандыр кебек.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии