- 12.02.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №6 (13 февраль)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Изге урын буш тормый, диләр. Шуңа күрәдер инде, кайвакыт шул изге урынга элеккеге «изгеләр» дә кайтып төшә. Моның шулай икәнлеген түрәләрнең язмышына күз салып та аңлап була. Аларның бик сирәге генә кире кәнәфигә әйләнеп кайтмый. Бетмәс-төкәнмәс җитәкчеләрне сыйдырырга, Аллага шөкер, илебездә урыннар да бар.
Иң элек, инде Русия Президенты кәнәфие өчен көрәшеп алган, сәяси партияне дә җитәкләргә дә җитешкән олигарх Михаил Прохоровның чираттагы идеясе күзгә ташлана. Череп чыккан бай тынычланмас, күрәсең, хәзер ул Мәскәү шәһәр думасын җитәкләргә хыяллана. Моның өчен эшмәкәр тиздән узачак сайлауларда катнашмакчы икән. Ә инде бу эшендә аңа үзенең төпле киңәшләре белән, Русия башкаласы белән күптәннән таныш булган Юрий Лужков ярдәм итәчәк. Әгәр дә Прохоров Мәскәү парламенты рәисе итеп сайланса, элеккеге мэрның сәясәткә кереп китәчәген көт тә тор! Өстәвенә, олигарх үзе дусларын оныта торганнардан түгел, бигрәк тә шундый зур вазыйфаны алырга ярдәм иткәннәрне. Лужков та тынычлана алмый, ахры, Австриядә умарталарыңны кара да ят бит инде, югыйсә. Хәер, ул Сергей Собянинның Мәскәү мэры вазыйфасыннан китүенә өметләнәдер. Әле соңгы арада аның Русия Премьер-министры Дмитрий Медведев урынына утырачагы хакында имеш-мимешләр тарала башлады. Болай булгач, безгә Лужковның «триумфаль кайтуын» күрергә туры килмәгәе тагын. Моңа хәзер бернинди каршылыклар да юк, төзелеш подрядларын Ирина Батуринадан тартып алдылар, «Мәскәү банкы» кирәкле кулларга күчте.
Юрий Лужков кына түгел, Калмыкиянең элеккеге башлыгы Кирсан Илюмжинов та сәясәткә кайтырга мөмкин бит әле. Монысына ышаныч та зуррак, чөнки аның Русия Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович белән дуслыгы хакында сүзләр күптәннән йөри. Президент ярдәмчесе генә булган вакытта иптәшенә теләктәшлеген бик белдерә алмаган, ахрысы, зуррак вазыйфага күчкәч, мөмкинлекләре арткан, дип уйларга кирәк. Кайчандыр шахмат федерациясе җитәкчелегеннән Гарри Каспаровны куып, аның урынына Кирсан Илюмжиновны утырткан иде бит Дворкович. Аны бу спорт төренә мәхәббәтне әтисе сеңдергән, чөнки ул шахмат буенча оста булган. Хәзер дә вице-премьер дустын эшсез калдырмас. Аны Калмыкия парламентына депутат итеп сайланмакчы була, диләр. Моннан төбәк башлыгы кәнәфиенә дә ерак калмый инде. Тарих кабатланмагае дип уйлыйм.
Хәзер түрәләргә әллә-ни кайгырасы юк, эшсез калмыйлар барыбер. Нәрсә өчен генә булса да вазыйфасыннан азат итмәсеннәр – бюджеттан акча урлаумы, машинада кеше бәрдерүме – өйләрендә озак ятмыйлар. Араларында берәр нинди ассоциациягә җитәкче, яки банк президенты урынбасары итеп эшкә алынучылар байтак. Әле шунысы гаҗәпләндерә: клуб кадәр йортлары, кесә тулы акчалары була, ә салым декларациясенә күз салсак, черегән «шестеркасыннан» башка бөтенләй милке юк. Шунда нәфесеңне тыеп, ришвәттән җыелган акчага тыныч кына яшәп ят бит инде, тик алар һаман да хакимияткә, сәясәткә ыргыла.
Татарстанда исә билгеле урыннардагы түрәләрне, сораулар күп тумасын өчен, гадәттә Мәскәүгә Дәүләт Думасына депутат, яисә Федерация Советына сенатор итеп җибәрүне кулай күрәләр. Күпме кешенең башына җиткән, республика банкларының бөтен акчасын үзләштергән «Вамин» ширкәте хуҗасы матур гына югары палатага вәкил буларак җибәрелде. Ә бит, чынлыкта, аңа карата җинаять эше кузгатылырга тиеш иде кебек. Федерация Советына озатылган Яшел Үзән районының элеккеге главасы да «Вамин» хуҗасыннан бер дә ким этлекләр эшләмәгән. Администрациядәге урлашуларга, хәтта, Мәскәүдән килгән Хисап палатасы аудиторлары да шаккатып киткән дип сөйлиләр. Халык сүзенә ышансак, хаким районнан «савым сыеры» ясаган булган, бюджет акчасын да яхшы чүпләгән. Әмма, аның китүенә бу сәбәпче түгел дә диләр, имеш, Яшел Үзән хисабына табыш ясаучы бер төркем кешеләр бар икән, районга нинди генә глава килмәсен, аның, алар белән проблемалары булмый калмаячак. Шулай ук бу урында заманында Норлат районының элеккеге главасын да искә төшерми булмый. Хаким хезмәт хакынамы, вертолет сатып алган түрә хәзер кайда дип уйлыйсыз? Дөрес, бүген ул Русия Дәүләт Думасында депутат булып эшли.
Шәхсән үземне тагын бер яңалык пошаманга салды әле. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, эшмәкәрләргә ярдәм итү йөзеннән, үз янында вәкаләтле вәкил вазыйфасы булдырды, ә бу урынга Чүпрәле районының элеккеге башлыгы Тимур Нагуманов менеп утырды. Моны ишеткән республика бизнесменнары башларын стенага бәрә башлады. 24 яшендә район главасы булган бу егет элеккеге эшендә күп кенә эшмәкәр һәм фермерларның эшчәнлегенә аяк чалган дигән сүзләрне еш ишеткәнем бар. Аларның күбесе: «Кайчан китәр икән инде бу?» – дип йөргәннәр иде, хәзер исә бөтенләй нишләргә белмиләр. Нагумановның эшмәкәрлек хәрәкәтен тулысынча бетереп ташлавыннан курка алар. Чүпрәлегә район главасы булып килгәч әйткән иң беренче теләге: «Миңа «БМВ Х5» машинасы кирәк!» – булган дип сөйлиләр күпне күргән эшмәкәрләр. Һаман да шул халык сүзенә ышансак, соңгы арада районда аңа каршы зур кампания башланган булган икән, чөнки ул берәүне дә үз эшчәнлеге белән канәгатьләндермәгән. Ә инде Татарстан җитәкчелеге әлеге егетне эшсез калдыра алмый бит инде, шуңа күрә дә яңа гына чыккан вазыйфага тәкъдим иткәннәр. Өстәвенә, аның әтисе дә республикада төшеп калган кешеләрдән түгел, заманында Финанс министрлыгын җитәкләгән Дмитрий Нагуманов, кыскасы, Тимурга киләчәк турында кайгырасы юк. Хет шунда бөтен Татарстан халкы аңа каршы булсын, ул югалып калмас.
Үз гомереңдә бер тапкыр хакимият органына эләгеп, үзеңнең «яхшы» хезмәткәр икәнлегеңне күрсәтсәң, хәтта миллиардлар урласаң да, эшсез калмаячаксың.
Гафил КӘРИМОВ.

Комментарии