- 12.10.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №40 (12 октябрь)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Дәшмәвебез аркасында, явызлар акрынлап милләтебезне төптән черетә, кимерәләр. Карагыз әле, «Казан күле хәзинәсе» фильмын төшерүне дә читләргә бирәләр, ә үзебезнең милли җанлы режиссерларыбызга акча табылмый. Әллә фильмда татар кызының үз милләт кешесенә кияүгә чыгуын күрсәтерләр дип уйлыйсызмы? Тот капчыгыңны!
Хәзер инде диндәшләребез дә бер сүз тапты: «Сабыр булыйк!» – дип өнди. Ә зыялыларыбыз толерантлык күрсәтеп яшәргә тәкъдим итә. Хәзер шулай яшәргә күнеккән инде безнең милләт халкы. Ә башкалар бер дә алай дип тормый, үзләренчә яши һәм эшли бирә. Соң көләләр бит безнең кыланыштан, безнең ялагайлыктан. Мәскәүдәге Җәмигъ мәчетен җимереп ташлауны гына күрегез. Бу да үзебезнең милләттәшләребез фатихасы белән эшләнде, ләбаса. Әгәр нигезе начар булса, аны ныгытырга да була. Сөембикә манарасының да нигезе юылган иде бит, архитектура һәйкәле булгач, аны ныгыту чарасы табылды. Ә монда юк! Бу кадәр тавык башлы булу кирәк бит! Монысын музей итеп калдыр да башкасын икенче урынга сал – шулай да эшләргә мөмкин ич.
Татарлар төзегән мәчетләрдә вәгазьне татарча алып барырга кирәк, ичмасам, татар сөйләм телен ишетерләр, белмәгәннәр дә әкренләп өйрәнер. Ошамый икән, үзләре өчен аерым мәчет салсыннар, безнең мәчетләргә тимәсеннәр. Элек тә милләтебезнең аң-белемен күтәрү максатыннан, бай зыялыларыбыз еракларда да мәчет-мәдрәсәләр төзеткән. Үз телебезгә, мәчетләребезгә тидермәскә кирәк безгә!
Җитмәсә, татар гимназияләрен дә урыслаштыру бара. Соң без үзебез гаепле бит! Ата-аналар соравы нигезендә дигән булып, татар теле дәресләре дә факультатив дәрәҗәсенә төште. Тел өйрәнү мәҗбүри булмагач, укучы аны үзләштерәме соң инде?! Юк, әлбәттә! Монда да төп сүзне зыялыларыбыз әйтергә, балалар өч телне – татар, рус, инглиз телләрен – тигез үзләштерсен дигән идея алга сөрелергә тиеш. Ата-анага гына сылтап калдырырга кирәкми. Чөнки аларның күбесе башкача тәрбияле, элек-электән татар милләтенә карата тискәре фикерле белем алган. Әйтергә кирәк, маңкортлар шул җирлектә барлыкка килде дә инде.
Безнең милли рухыбызга битарафлыгыбыздан файдаланып, инде үзебезнең өйдә дә татарны кыйныйлар – «Русия руслар өчен» сәясәтенең башы түгелме бу?! («Казанда татарны кыйныйлар» – «БГ» 5 окт, 2011 ел)
Без толерант халык анысы, тик башкаларны башкача тәрбиялиләр шул. Мәгарифтә, матбугат чараларында, кино-телетапшыруларда да безне мыскыллау очраклары булгалый. Ә безнең зыялылар дәшми кала һәм шуннан безгә карата тискәре фикер туплана. Халыклар начар булмый бит – аерым кешеләр генә шундый булырга мөмкин. Берән-сәрән милли җанлы кешеләребез авыз ачып сүз әйтсә, аларны төрле органнарга йөртәләр һәм берәр маддәсен табып, җәзасын да шартына туры китерәләр. Менә бердәм булмавыбыз нәтиҗәсе!
Елга бер тапкыр, 1552 елда булган фаҗига – Казанны яулап алу вакыйгасын, шәһит киткән ата-бабаларыбызны искә алу өчен Хәтер көне үткәрелә. Шул чарага да чыкмыйсыз, килмисез бит, милләттәшләр! Маңкортлашмагыз инде!
Без ул чарада ата-бабаларыбызны һәм үзебезнең милләтне хөрмәтләү йөзеннән, җил-давыл, яңгыр-карга карамыйча, катнашырга телибез. Без сәясәттә катнашмыйбыз, дияргә ярата кайберәүләр. Бу бит тормыш һәм безнең язмыш! Нәрсә, без бу дөньяда хайваннар кебек тамак туйдыру өчен генә яшәргә тиешме?
15 октябрьдә, иртәнге сәгать 10да Казан шәһәренең Ирек мәйданында бер-беребезгә теләктәшлек белдереп җыелыйк әле, җәмәгать!
Илгизәр АКЪЕГЕТ.
Наратлык бистәсе.
Битараф булмыйк, кардәшләр! ,

Комментарии