Белә, әйтми

Белә, әйтми

Төп фикеремә күчкәнче, мәкаләмнең исемен шәрехләп үтү тиештер. Үз гомерен укытучылык эшенә багышлаган, инде мәрхүм, Саба районында һәм республикада мәгълүм шәхес – Солтан Гайнетдинов сүзләре бу. Кайберәүләр, аныкы түгел, фәләннеке, дияргә мөмкиннәр. Әйе, анысын да ишеткәнем бар. Әмма, мин үзем яхшы белгән вариантка тукталам.

Бер сыйныфта физикадан «икеле» чыгып, күчми калу ихтималлы укучы була. Кыскасы, атаклы гимназиябез дәрәҗәсен төшерергә мөмкин вәзгыять алдына килеп баса. Ә тәҗрибәле укытучыга «зур минус» бармак яный. Имтиханда әлеге четерекле хәлдән чыгу өчен, укучыга гади генә сорау бирә Солтан Гыйльманович. Ә теге өтек, беренче сыйныф баласы да белә торган сорау булгангамы, астыртынлык булудан шикләнепме, ык-мык килә дә, тәмам каушап, эндәшмичә, тик аңа карап тора башлый. Шунда Солтан җизни, баш бармагын өскә күтәреп: «Күзләреннән күреп торам, белә ул, әйтми. Белеп тә әйтмәгәне өчен аңа өчле генә куярга туры килә», – ди. Бу манзарадан ни чыгасын көтеп, сыйныфташы өчен борчылып утырган укучылар, киеренке халәттән арынып, бердәм рәвештә «уф» диеп куя. Шулай итеп, әлеге сүзләр тезмәсе кыскарып, «белә, әйтми» дигән канатлы сүзгә әверелә.

...Бүгенге кискен сәяси борылыш этабында Русия халкының зур өлеше шул укучы рәвешенә кергән кебек тоела миңа. Украинада башланган махсус операция турындагы мәгълүмат ташкыныннан миңгерәүләнеп, тораташ кебек каттык та калдык. Нидер белеп, илдән чыгып качкан кайбер «отличникларны» исәпкә алмаганда, билгеле.

Русия тарихында борынгы заманнардан ук кабатланып килгән бер чиктән икенчесенә ташланып гасабиланулар файдага түгеллеген белгәнгәдер, югалып калуыбыз. Бөек Октябрь түнтәрелеше оештырып, гражданнар сугышында җиңеп, ачлык, НЭП, колхозлашу һәм индустриализация үткәргән безнең бабай-әбиләребез. Кулак, муллалардан һәм корткыч шпионнардан котылгач, иркенләп яшәрбез дип уйлагандыр алар. Юк шул, социализм төзү белән беррәттән Бөтендөнья түнтәрелеше чыгарып, калган халыкларны да бәхетле итү максаты булган икән большевикларда. Дөньяда башланып килүче сугышлардан читтә калу мөмкин булмаганлыктан, Кызыл Армияне коралландыру өчен дә халкыбызның күпме җелеге суырылган. Ә инде Бөек Ватан сугышында аккан тир катыш канның исәбе-хисабы юк. Сугыштан соң ярым ач килеш илдәге җимереклекләрдән арынып, яңа йортлар төзү, заводларны торгызу бик авыр булган халкыбызга.

Әле исән өлкән буын хәтерли: Сталин диктатурасыннан котылгач, Хрущев «җепшеклегенә» шатланып, коммунизм төзибез дип лаф оруларны. Брежнев чорында торгынлык сазлыгыннан чыкмакчы булып, «тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть»тә талпынуларны, Горбачев заманында үзгәртеп корулар, ачыклык ярдәмендә социализмны яңартырга тырышып, зур өметләр бишегендә тирбәлүебезне.

Ниһаять, СССРны таркатканнан соң, союздаш дип аталган республикалардан арынып, җиңеләеп калган кебек булдык. Аннары Ельцин җитәкчелегендә Көнбатыш илләре үрнәгенә иярергә тырышып, демократия алашасын сәвит арбасына җиктек тә, «әйбәт капитализм» төзи башладык. Астагылар – өмет дулкынында, өстәгеләр уртак милекне үзләштерү диңгезендә йөзде. Ирештек теләгәнебезгә – халык мескеннәргә һәм мөлкәтлеләргә бүленде. Кулга кул тотынышып Путин җитәкчелегендә зур адымнар белән алга барасы гына калды. Чыннан да, бардык бит. Бәхетебезгә нефть бәяләре дә берничә ел мулдан булып, сәмән халык кесәсенә дә керерлек иде. Русия көчәйде, халыкның өмете акланды кебек. Путинның популярлыгы үсте. Конституцияне бозмау хакына бер срокка Медведев белән урын алышкач, ул яңадан сайлауда җиңеп, хакимият мөнбәренә менеп утырды. Тагын да алга кызу адымнар белән барасы иде дә. Юк шул, беренчедән, Бөтендөнья кризисы тез астына сугып ега язды. Икенчедән, сизми калганбыз, илдә дистәләгән еллар буена сыналган, «белә, әйтми» кагыйдәсен санламаучылар күбәйгән икән. Сәбәбе тамак туюдан, диючеләр дә, башкача уйлаучылар да бар диләр. Шәһәрләрдә күпсанлы ризасызлар митинглары була башлады. Сәяси система тәнкыйтьләнде, икътисади үсеш тукталу үсешкә ияләшкәннәрнең касыгына тиде. Ил эчендәге ыгы-зыгы белән матавыкланган арада Украина – Евросоюзга, аннары НАТОга кермәк булып пошаманга салды җитәкчеләребезне. Ул арада анда Майдан ясап, Януковичны качып китәргә мәҗбүр иттеләр. Тыгыз арада файдаланып кал, дигәндәй, без Кырымны үзебезнеке иттек тә куйдык. Ул вакытта рус халкының «Русский Мир» дип хыялланган өлешендә империячел хис гаҗәеп биеклеккә күтәрелде. Ә Украинада, кызганычка каршы, рухи кимсетелүгә каршы көч дип саналган, пыскып яткан милләтчелек көтелмәгән дәрәҗәдә канат җәеп, хакимиятнең сепаратизмга каршы көрәштә ныклы терәгенә әверелде.

Территорияләрне яулап алуга караганда, үзара хезмәттәшлек нәтиҗәсендә ике як өчен дә файда алып тыныч яшәү яхшырак дигән фикер өстенлек алган заман килгән кебек иде югыйсә. Әлеге Русия белән Украина арасында башланып киткән сәяси каршылыклар салкын сугыш чорын яңадан кайтарып кына калмады, хәрби низагка ук китерде. Шуларга бәйле рәвештә, ил эчендәге тотрыклылык хакына дип, Дума берсеннән-берсе катгыйрак кануннар әвәли башлады. Горбачев Һәм Ельцин җитәкчелек иткән чорда тантана иткән сәяси ирек чикләнеп, халык яңадан «белә, әйтми» кысасына куып кертелде. Нәтиҗәдә, шундый вәзгыятьне яшәү рәвеше итеп сайларга мәҗбүр булган, идарәчеләр теләгән сүзне генә сөйләүче, социаль сораштыруларда «кирәкле» санны тәэмин итүче, белеп тә, әйтергә курка торган зур кавем барлыкка килде. Гаепләп тә булмый, ил белән идарә итүчеләргә кискен борылышлар чорында шул кирәк тә инде. Образлы итеп фаразласак, бер яктан караганда, ил корабының трюмында давылда авып батудан саклый торган балласт – кавем булуы ярап та куядыр. Һәр зыянның файдалы ягы бар дип гоманласак, андый грузы күп булган кораб, тотрыклы кебек булса да, бик акрын бара, ә ягулыкны күп сарыф итә. Мондый юнәлеш тактикада – дөрес, әмма стратегиядә – ай- һай? Вакыт иң гадел хөкемдар дип, шушы урында тукталыйк.

 Габит ФӘРХЕТДИНОВ,

 Байлар Сабасы

Комментарии