- 17.02.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №7 (18 февраль)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Русия гаять авыр чор кичерә. Узган көз рубль кинәт мәтәлә башлагач, рәсми трибуналардан «Безгә доллар не почем» дип аңлатырга тырышсалар да, хыял-теләк белән озак яшәп булмаслыгын бик тиз аңладык: базар «тел тегермәне» белән генә җайланмый. Антимонополия комитеты йодрык болгап маташса да, бәяләр тыңламады. Таякның иң авыр башы гади халык җилкәсенә төшә. Бүгенге акчага кичә ала алмый калган әйберне сатып алып булмый инде.
КҮЗ АЛДЫНА КИТЕРЕП БУЛМАСЛЫК АКЧА
Ләкин авыр заманнар түрәләр, миллионерлар кесәсенә сукмый икән бит. Әнә «Роснефть» 2014нче ел нәтиҗәләре буенча идарә әгъзаларына 2,8 миллиард сум премия түләгән. Анда кеше күптер, диярсез. Бу акчаны нибары 13 кеше бүлгән. Димәк, һәркайсы 216 миллион сумга якын акча алган. Дөрес, кемдер азрак, кемдер күбрәктер. Дәрәҗәсенә карап бирелгәндер бу премия. Әлеге исемлектә «Роснефть» хуҗасы, вице-президентлар һәм финанс директорлары – җәмгысе 13 бөртек кеше. «Лукойл» ширкәте идарәсе әгъзаларының (14 кеше) еллык кереме былтыр 1,528 миллиард булган. Ә «Газпром»ның 17 кешелек идарәчеләр командасы 2,54 миллиард сум алган. 2013нче елгы керемнәр игълан ителми.
Күргәнегезчә, кризис кемгә бар, кемгә юк ул. Табигый байлыкны казып алып сатып кына да дөньяның артына тибеп яшәүче олигархлар аны сизми дә. Әнә «газпром»лылар уңышлы эшләгәч, 2013нче елга караганда да 43 процентка күбрәк акча алганнар. Биредә идарәчеләр командасындагылар ай саен 12,5 миллион сум хезмәт хакы алып торган.
РУСИЯ БЕРЕНЧЕ
«МК» газетасы хәбәренә караганда, Русия дөньяда халыкның керемнәре һәм мөлкәте буенча гаделсез аерымлыклар буенча беренче урыннарның берсен били. Швейцариянең Credit Suisse Research Institute агентлыгы фаразынча, Русиянең 100 миллиардеры милли байлыкның 35 процентын контрольдә тота. Ә дөньяда уртача күрсәткеч 1–2 проценттан артмый. Русиядә 50 миллион долларга ия булган 2 мең кеше бар. Моның белән горурланырга мөмкин булыр иде дә, ләкин… бүген Русиядә халык өчен нигездә 50 мең сумлык (сум, доллар түгел!) айлык хезмәт хакы да ирешә алмаслык хыял. Хезмәт базарындагы фаразлар сөендерми, халыкның керемнәре дә 9 процентка кими дип фаразлыйлар. Галстуклы чиновник белән гади хезмәткәр хезмәт хакы арасындагы аерма 100 һәм аннан да күбрәк тапкыр артып китә. Әле түрәләрнең хезмәт хакы гына күренә бит: бер хезмәт хакыннан икенчесенә кадәр көч-хәл тартып сузып яшәгән гади халыкның төшенә дә кермәгән милек, төрле финанс инструментларыннан килгән дивидендлар исәпкә алынмый. Директорлар төрле оешмаларның хуҗалары, акционерлары да булып торалар бит.
«Росстат» мәгълүматларына караганда Русиядә уртача хезмәт хакы 31 мең сумга көч хәл белән җитте. Ләкин бу санга ышанырга ярамый. Хезмәт хакларындагы аерма гадел булган илләрдә, ул күрсәткеч алдамый. Әмма бездә түгел. Илнең 35 процент байлыгына хуҗа миллиардерларның керемен бүлгәч, без дә «ничава» яшәүчеләр булып күренәбез. Әйтик, бүген авыл мәктәбенә Рөстәм 3 алма алып килеп ашады, калган 2 укучы аны карап торды. Нәтиҗәдә, класстагы һәр бала уртача 1 алма ашады булып чыга.
БАЙ НЕФТЬЧЕ
Минималь куллану кәрҗине хакы 2014нче елга караганда 5,2 процентка кыйммәтләнде, уртача 8200 сумга җитте. Шул ук вакытта инфляция рәсми мәгълүматларга караганда 15 процентка, ә рәсми булмаган фаразларга караганда 17 процентка күтәрелгән. Алга киткән илләрдә хезмәт хакларындагы аерманы тигезләргә тырышалар. Әгәр эшче директорына караганда 14 тапкыр кимрәк акча ала икән, бу социаль чуалышлар тудырырга мөмкин. Әмма безнең илдә бу хакта уйламыйлар. Президент Путиннан, «Роснефть» башлыгы Игорь Сечинның хезмәт хакы күпме дип сорагач, мин кеше акчасын санамыйм, дип белдерде. Путин хәтта үз акчасының да күпме икәнен белми булып чыкты. Ә санарга кирәк иде. Рәсми булмаган чыганакларга ышансаң, Сечинның көнлек хезмәт хакы (айлык түгел!!!) 5 миллион, диләр. Салым системасы да байлар өчен генә кулай. Затлылыкка салым салынмый: канунны үткәрмиләр. Русиядәге вәзгыять хәерчеләрне бөлдерү, байларны тагын да баету өчен эшли, сыман. Хезмәт хакларындагы гаделсез аерма зурая бара. Кануннар демократияне, сүз иреген чикләп, аерым команда вәкилләрен, олигархларны гына яклауга корылган. Әлегә кризистан чыгу буенча тәгаен өметләндерә торган план да күренми. Әле халык бу авырлыклар тиздән бетәчәк, дип өметләнә. Әмма Русиягә кризис тиз генә китәргә дип килмәгән кебек тоела миңа. Димәк, мәйдан котылгысыз. Путин беркемне дә җавапка тартмый гына шәһәряны электричкаларын җибәрде. Юкса, язын әбиләр теге чакта ташламаларны акчага әйләндерү вакытындагы кебек вокзалларны штурмлаган булырлар иде. Ләкин мондый популистик алымнар белән генә халыкның түземлеген озак тотып торып булмас. Бар бәлаләребезнең сәбәбен читтәге дошманнарга сылтау да озакка ышандырмас. Ач карынның ачуы яман…
Тик мин илебез чуалышлардан ерак торса иде, революцияләр язмасын иде дип телим. Әмма хакимият бу нисбәттән бармакка бармак селкетми. Бүгенге реформа ул алдау, урлау, рейдерлык белән генә бәйле бугай. ТВ да ачыктан ачык күзгә төтен җибәрә.
Сәйдулла КУТУШЕВ.

Комментарии