- 17.07.2018
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2018, №29 (18 июль)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Русия бер ай дәвамында чемпионат шаукымына күмелеп яшәп алды. Телевизорны кабызсаң – футбол, урамга чыксаң – футбол, йокларга ятканда – футбол, йокыдан торганда – кабат шул футбол. «Левада» үзәге уздырган сораштыруда да, «соңгы вакытта булган иң истә калган вакыйга» дип, халыкның 56 проценты «футбол буенча Дөнья чемпионаты»н атаган. Әйтик, «пенсия реформасы»н нибары 13 процент халык кына телгә алган. Ә менә депутатларның футбол карарга вакыты булмагандыр. Халыкның чемпионат дип мәш килүеннән файдаланып калырга тырышкандай, бер-бер артлы төрле закон проектларын кабул итеп кенә тордылар бит.
Июльнең беренче атнасында гына да Дәүләт Думасы 77 закон проектын карарга өлгергән инде (кайсын – беренче, кайсын – икенче, кайсын өченче укылышта). Чагыштыру өчен: март буена депутатлар 94 закон проектын караганнар, апрельдә – 128не, майда – 162не, июньдә – 154не. Ә монда июльнең беренче атнасында гына да 77! Каникулга киткәнче эшләп калыйк, дигәннәр, күрәсең.
Футбол шаукымыннан файдаланып калырга тырыштылар, дип тиктомалдан гына әйтүебез түгел. Чемпионат вакытында урам чаралары тыелып торды. Халыкның теге яки бу закон проектына ризасызлыгы эчендә генә калды, йә булмаса футбол карап онытылды. Ул арада Дәүләт Думасы «конвейер»ы үз эшен эшли бирде. Без ДәүДума карарга өлгергән кайбер закон проектларын барладык.
ПЕНСИЯГӘ ЧЫГУ ЯШЕН АРТТЫРУ
Без бу хакта тулы итеп язган идек инде («Үлгәнче эшлисе, аннары пенсия аласы», №25, 20 июнь, 2018). 14нче июньдә Русия Премьер-министры Дмитрий Медведев пенсия реформасы хакында игълан итте, ә инде 16сы көнне Хөкүмәт пенсия яшен арттыру турындагы закон проектын парламентның түбән палатасына керткән иде. Июль башында Дәүләт Думасы Комитетлары да бу закон проектын хуплап чыгыш ясады һәм беренче укылышта кабул итәргә киңәш итте. Утырыш 19нчы июльдә узарга тиеш.
Бу проектны кабул иткәнче, башта төбәкләрдән фикерләр җыйдылар. Интернетта «Пенсиягә чыгу яшен арттыруга каршы!» дигән петиция миллионнан артык имза җыйды. Кайбер шәһәрләрдә пенсия яшен арттыру темасы футболдан мөһимрәк булып чыкты. Хакимиятне ризалатып, урам чараларына чыктылар. Беренче булып каршылык чарасы Чаллыда үтте. Аннан соң эстафетаны Казан, Ижау, Уфа, Самара кебек шәһәрләр эләктереп алды. Чыгучылар тагын да күбрәк булган булыр иде, бәлки. Тик каршылык чараларына чыгучыларны эзәрлекли башладылар. Хәер, урамга чыкмыйча, трибунадан үз сүзен әйтүчеләрнең дә башыннан сыйпамадылар. Пенсиягә чыгу яшен арттыруны кискен тәнкыйтьләп чыккан Саратов өлкә Думасы депутаты Николай Бондаренкога төрмә белән янадылар хәтта. Югыйсә, депутат әфәнде барысын да дөрес әйткән кебек иде инде: «бу закон кабул ителсә, кеше кабергәчә эшләргә тиеш булачак». Турысын әйткән туганына ярамый шул бездә. Хәтта депутат булса да…
Тагын бер гадәт бар бездә – халык фикерен депутатлар яңгырата. Ул фикер халыкныкына капма-каршы булырга мөмкин, ләкин барыбер авыз тутырып «халык фикере» дип әйтелә. Әлеге язманы әзерләгәндә, «пенсия реформасы»н Русиянең 77 төбәгендә хуплаганнар иде инде. Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты да хуплады. Хупламаслык түгел: Дәүләт Советы депутатларының 60 проценты инде пенсиядә, ә пенсия яшенә җитмәгән 40 процентының хезмәт хаклары җитәрлек – пенсия акчасыннан башка да тормышны алып барырлык. Ә лаеклы ялга чыгарга болай да бик атлыгып тормый депутатлар, мөмкин кадәр озаграк халыкка хезмәт итәргә телиләр.
Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге Татарстан Дәүләт Советына ачык хат юллады. «Бу закон безгә кирәкми, ник кабул иттегез?» дигән зарлы сорау юлламады БТИҮ вәкилләре, Пенсия фондындагы «тишек»не (пенсиягә чыгу яшен шул «тишек» аркасында арттыралар бит. – Авт.) каплауның юлларын тәкъдим иттеләр. Менә нәрсә дип язылган ул ачык хатта: «Пенсия фондына акча табу мәсъәләсен бүтән юллар белән дә чишеп була. Шул юлларның берсе – физик затлардан салымны прогрессив шкала нигезендә җыя башлау. Бүген 10 мең сум хезмәт хакыннан да, 10 миллион сум табыштан да 13 процент салым җыела. Әмма Европаның алга киткән илләрендә салым табышка карап алына. Мәсәлән, Швециядә керем салымы (подоходный налог) 20 проценттан башлап 57 процентка кадәр. Еллык кереме 45 мең евродан ким булган кешеләрдән керем салымы алынмый. Икенче юл – Русиядән акчаны бүтән илләргә чыгаруны туктатырга, бу акчаларны Русия икътисадына кертергә. 2018нче елның гыйнвар-июль айларында шәхси затлар тарафыннан Русиядән 13 миллиард доллар чыгарылган». БТИҮ Татарстан Дәүләт Шурасының чираттан тыш утырышын үткәрергә һәм пенсиягә чыгу яшен күтәрү буенча федераль канун өлгесенә каршылык белдерергә чакыра.
Пенсия реформасы нәрсә бирәчәк соң? Хатын-кызлар пенсиягә 63 яшьтән, ир-атлар 65тән чыга башлаячак. Вице-премьер Татьяна Голикова аңлатуынча, пенсиягә ике елга бер тапкыр гына чыга башлаячакбыз, пенсия яше бер елга артып барачак. Мәсәлән, киләсе 2019нчы елда бер кеше дә пенсиягә чыкмаячак – «менә-менә пенсиягә чыгам» дип йөрүчеләргә лаеклы ялга китү өчен 2020нче елга хәтле түзәргә туры киләчәк. 2020нче елда 1959нчы елгы ир-атлар (61 яшьтә булалар) һәм 1964нче елгы хатын-кызлар (56 яшьтә булалар) пенсиягә чыгачак.
НДСны АРТТЫРУ
Дәүләт Думасы беренче укылышта 2019нчы елның 1нче гыйнварыннан НДСны 2 процентка (хәзерге 18 проценттан – 20 процентка) арттыру турындагы закон проектын кабул итте. Бу проектны кабул итәргә депутатларга барлы-юклы ике сәгать вакыт җитте.
НДС (товар яки хезмәт бәясенең дәүләт бюджетына күчеп бара торган өлеше) күләмен арттыру – һаман да шул ил икътисадын үстерү максатыннан инде. Дәүләт Думасының Бюджет һәм салымнар буенча Комитет башлыгы Андрей Макаров белдерүенчә, «НДСны арттыру – икътисад дәрәҗәсен күтәрүнең иң җайлы ысулы». Хәтерегездә булса, май указларында Президент Владимир Путин казнага 8 триллион сум акча табарга кирәклеген әйткән иде. Шуның 4 триллионын табарга НДС булышачак икән.
Бу «җайлы» ысулның халык тормышында ничек чагыласын экспертлар аңлатты инде. Үзәк Банк фаразлавынча, бәяләр 0,8-1,25 процентка артачак. Беренче чиратта азык-төлеккә бәя артачак, әлбәттә, чөнки ризык җитештерү сәнәгатендә чимал куллануга киткән чыгымнар, калган өлкәләргә караганда, күбрәк. Аннан соң кулланучы кәрзинендәге башка товарларга да бәя күтәреләчәк. «Московский комсомолец» газетасы экспертлары санап чыгаруынча, һәр кеше елына тагын 4200 сумга якын акчасын дәүләт казнасына биреп барачак. Закон өлгесен Татарстаннан Думага сайланган 15 депутат та хуплады.
Акча турында сүз киткәч, шунысын да әйтик: футбол буенча Дөнья чемпионатына әзерлек Русиягә 480 000 000 000 сумга төшкән. Чемпионат булмаса, НДС та артмас, бу акча НДС капларга тиешле «тишек»не каплар иде, дип әйтергә теләмибез. Әлеге санны сүз уңаеннан гына китердек.
МӘҖБҮРИ ПСИХБОЛЬНИЦА
Беренче ике закон проекты ризасызлык тудырса, рәхим ит – өченчесе. Килешмәүчеләрне психиатрия больницасына җибәрү хокукы бирә торганы. Дәүләт Думасы өченче укылышта мәҗбүри психбольница турындагы законны кабул итте. Аның буенча, хәзер прокурор кешене мәҗбүри рәвештә психбольницага җибәрү турындагы дәгъваны судка үзе генә дә бирә ала. Элек моны медицина учреждениесе җитәкчесе генә эшли ала иде. Дәүләт гаепләүчесе шулай ук кешенең психбольницада дәвалану вакытын озайтуны сорап та мөрәҗәгать итә алачак. Димәк, хәзер прокурорларга психиатр вәкаләте дә бирелә дигән сүз. Яңа закон «проблема тудыручы» кешеләргә карата яратып кулланылырга охшап тора…
«Идел Реалии» ярдәмендә Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии