- 18.01.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №2 (18 гыйнвар)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
4нче мартта үтәчәк Президент сайлауларын оештыру эше башланды. Илебездәге 95 меңгә якын сайлау участогына 300 мең вэб-камера куелачак. Путин тәкъдиме буенча, без шуннан сайлау участогындагы хәлләрне Интернет аша гына күзәтеп өебездә утырачакбыз. «Бу – дөньяда күрелмәгән эш. Шуның кадәр күләмдә камералар бер генә илдә дә куелмады һәм шулкадәр камераның бер җирдән идарә ителгәне юк», – дип мактанып та алды Русия Элемтә министрлыгы башлыгы урынбасары Илья Массух.
Хакимият шул рәвешле чиста сайлаулар тәэмин ителәчәгенә ышандыра һәм шул сайлау тамашасын өйләрендә карап утырган халык ризасызлык акцияләренә чыкмас, дип өметләнә. Өметләр акланырмы, сайлаулар чистарырмы? Бүген шушы сорауларга җавап бирәсе иттем.
ВЭБ-КАМЕРА КЫЙММӘТ
Сайлаулардан турыдан туры трансляция оештыру өчен камералар сатып алу, урнаштыруга илебез казнасыннан 15 миллиард сум сарыф ителәчәк. Сайлаулардан соң, аларны бердәм дәүләт имтиханнарын тапшыруны күзәтү өчен күчерәчәкләр… Әмма, минемчә, бу акчаны исраф итү. Чөнки вэб-камераның ни икәнен белмәгән кеше юктыр. Урамнарны күзәтә ул. Ишегалларын, кибетләрне, банкларны саклый. Ул-бу була калса, тикшерергә һәм бу вакыйгада кемнәр катнашканын чамаларга булыша. Әйе, ачыкларга түгел, бары тик чамаларга гына. Чөнки ул кадрлар еш кына анык булмый, сурәтнең сыйфаты начар һәм иң мөһиме – тавыш юк. Аннан соң бездә ул закон буенча, төп гаепләү дәлиле дә була алмый… Шулай булгач, вэб-камералар белән сайлауларның чисталыгы тәэмин ителә, дип ышандыруга, мин, никтер, көлеп карыйм. Әгәр урналар да үтә күренмәле булса, бәлки, файдасы тияр иде. Хәер, бу очракта да бюллетеньнәрнең күпләп ыргытылуы гына кисәтелә. Кирәкле күрсәткечләр бюллетеньнәрне санаганда, протоколлар төзегәндә оештырыла. Бу инде күп тапкырлар исбатланган факт. Интернет бу видеофактлар белән тулган. Шул ук бюллетеньнәр ыргыту очраклары турындагы хәбәрләр дә никадәр?! Соңгы сайлаулардан күпме шикаять җыелды. Фиркаләр беркайчан да булмаганча, берләшеп, Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Чуровның отставкасын таләп итә. Хәтта Дәүләт Думасында шушы хакта сүз кузгалгач, Коммунистлар, ЛДПР, «Гадел Русия» вәкилләре артыннан «Бердәм Русия» фиркасеннән сайланган депутат та чәчрәп чыкты һәм думадагыларны гына түгел, аның чыгышын күрсәткән телесюжет тамашачыларын да елмаерга, тел шартлатырга мәҗбүр итте. «Сайлауларда чисталык, барыннан да бигрәк, «Бердәм Русия» фиркасенә кирәк. Алайса, ышанычлы җиңүгә тап төшерелә», – диде чибәр ханым, матур күзләрен дә йоммый. Әмма Интернетларга урнаштырылган хәрәмләшү турындагы фактлар арасында «Бердәм Русия» файдасына оештырылмаган берәр очрак бар микән?! Һәрхәлдә, мин андыйны очратмадым.
ХӘЛВӘ, ЛӘКИН БАЛЛЫ ТҮГЕЛ
Реаль хакыйкатьне акланып кына чистартып булмый. Сәясәтчеләр дә, илбашлыклары да, алар кушуы буенча гына сөйләүче журналистлар да күпме генә хәлвә, хәлвә дип тәкрарласалар да, авыз тик торганда балланмый, шикәрсез дә авызың баллы бит синең, ди торгач, киресенчә, ачу гына кабара бара. Моны хакимият аңларга тиеш. Минемчә, вэб-камералар – эш югында эш булсын дип, хәрәкәт күрсәтү өчен яхшы алдавыч. Аның урынына, шул акчага сайлауларны электронлаштырасы гына иде. Быел эксперимент рәвешендә электрон сайлау оештырылды, анысы, әмма кулларыннан җитәкләп сайлатып була торган авылларга гына куелды ул аппаратлар. Һәм әйбәт процент җыелды.
4нче март сайлауларына озак калмады. Мин аны элеккеләреннән әллә ни аерылыр дип уйламыйм. Исерек Ельцин заманында ук сайлауларны, ничек кирәк, шулай оештыра алабыз икәнлеген күрсәттек. Мәйданнарга чыккан шул ук оппозиция вәкилләре, ул чагында демократия битлеге артына яшеренеп, тиешле нәтиҗәләрне ясатты. Юкса, илебез белән Зюганов идарә итәсе иде. Моны һәркем белә. Бу сер түгел. Сайлауларда күзәтүче буларак та, журналист буларак та катнашканым бар. Аның нинди фарс икәнен бүген Интернеттагы сюжетлар да сурәтли. Җанлы, тере күзәтүчеләр эшли алмаганны, бер почмакка эленгән вэб-камера ничек аның чисталыгын тәэмин итә алсын?! Журналистларны, күзәтүчеләрне, артык күрә башласа, протокол төзеп, урамга да чыгарып ташлыйлар, бюллетеньнәрне санаган чакта күз күрмәслек, колак ишетмәслек еракка урнаштыралар. Соңгы сайлауларда күзәтүчелек иткән «Голос» оешмасы вәкилләре, киләчәктә үз күзәтүчеләрен, чарасызлыктан, бинокльләр белән коралландырырга ниятләвен дә белдерде. Минем үземне дә сайлау участогыннан милиция чакыртып куып чыгарганнары бар. Бар гаебем – видеокамерага төшерүем. Шул рәвешле комиссиягә комачаулык тудырам икән… Комиссиядәгеләр бернидән курыкмый ул. Чөнки беләләр, дөреслек алар өчен түгел, менә кушылганны үтәмәсәң… Никадәр шау-шу, никадәр закон бозу очраклары. Берәр комиссия әгъзасының җавап тотканы бармы? Русиянең Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Владимир Чуров та ни кырганын белә. Әмма ул тыныч, чөнки алдан килешенгән. Ул бу хакта ялгыш ычкындырды да инде. Интернеттагы «Пранк.ру» порталының бер кулланучысы аңа шалтыратып, үзен президент ярдәмчесе Аркадий Дворкович дип таныткан һәм Чуровка аның вазифасыннан читләтелүе турында кайгылы хәбәр җиткергән. Чуров, моның шаярту икәнен аңламый, җитәкчелек ничек куша, шулай эшләячәкмен, дип белдергән.
Шулай булгач, җәмәгать, ТЕАТР ДӘВАМ ИТӘ. Әле дәүләт карамагындагы телеканаллардан «Яңалыклар», «Время» дигән шоу тамашалар гына карый идек. Ә вэб-камералар ярдәмендә каналлар арта. Рәхәтләнәчәкбез тамашаларга. Тик 15 миллиард исраф итеп участокларга камералар да элеп торасы, аны электронлаштырасы да, катлауландырасы да булмас иде, ил башлыкларының административ ресурс турында онытып, әйдәгез, җәмәгать, демократик казанышларга ирешик, гадел яши башлыйк, дип фәрман бирүе генә кирәк. Ниятнең хаклыгына ышандырыр өчен, хәрәмләшү очракларын тикшереп, сайлау комиссиясендәгеләр һәм түрәләр арасыннан гаепле берничә кешенең үзен камера эченә ябып кую җитә. Сабак өчен.
Минем үземнең чын сайлауларда катнашасым килә. Якты планнар корган, үз сайлаучылары алдында хисап тота алучы, сүзләре өчен җавап бирүче кешене күрәсем килә бюллетеньнәрдә һәм мин шундыйга үз тавышымны бирер дә идем. Мондый хөррият килер беркөн. Әмма бүген ул хыялым – төшемдә генә. Ул синең өнең, дип исбатларга тырышкан телевидение, радионы тыңлыйм, газеталар укыйм әлегә.
P.S. Хәер, искечә сайлауларга караганда, вэб-камералысы, барыбер, яхшырак анысы. Бу, чынлап та, яңалык. Ә менә сайлау алды көрәше элеккечә кала. Путин Президентлыкка кандидат буларак дебатларда катнашмаячагын белдерде. Бу аның тарафыннан акыллы гамәл. Бәхәсләшә башласаң, җавап бирәсе була ич…
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Елмаеп сайла, сине төшерәләр...,

Комментарии