ЮЛ БУЕНДА ЯХШЫРАК!

ЮЛ БУЕНДА ЯХШЫРАК!

Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр «Новая газета»ның шеф-редакторы Сергей Соколовка «аякларын сугып сындырырга һәм башын өзеп атарга» вәгъдә биргән. Журналистның «Известия» газетасына биргән интервьюсына караганда, аны сакчылары урманга алып чыккан һәм генерал аңа шунда үзенең «изге теләкләрен» ирештергән. Ләкин газетадагы язманы ялган буларак бәяләде. Баксаң, сөйләшү урманда түгел, ә нибары юл читендә генә булган икән. Монысын Тикшерү комитеты башлыгы журналистлар белән очрашуда әйтте. Шулай ук «Новая газета»ның баш мөхәррире Дмитрий Моратовтан «артык эмоцияләргә бирелеп киткәне өчен» гафу үтенде. Әлегә Сергей Соколов башын һәм аякларын чит илдә саклап ята. Генералны ул үзенең Тикшерү комитеты эшчәнлеген «бәяләгән» мәкаләсе белән чыгырыннан чыгарган булган.

Миңа Бастрыкинның гафу үтенү формасы кызык тоелды. Ул журналистның башын өзәргә аякларын сындырырга урманда түгел, юл читенә алып чыгып янаган икән бит! Аның фикеренчә, кемнең дә булса аякларын юл читендә сындыру, урмандагыга караганда күпкә җиңелрәк булып чыгамы икән? Әллә башны урманда өзеп атмыйча юл буенда гына өзү шәбрәкме? Генералның мантыйгын аңлап бетерә алмыйм…

Хәер, бу очракта мин РФ президенты В. Путинны да аңламыйм: аның яраннарының берсе, илдә законлылыкны тәэмин итәргә тиешле кеше журналистка яный, әле яңа гына безнең конституцион хокукларыбызны якларга ант иткән кеше дәшми. Теләсә кайсы демократик илдә мондый сүзләре өчен Тикшерү комитеты башлыгын гына түгел, президентның яки премьер-министрының үзен дә китәргә мәҗбүр итәрләр, импичмент ясарлар иде. Ләкин Русиядә генералларның теләсә нинди кыланышын бары тик «шаяру» буларак кына кабул итәләр шул. Путин үзе дә бит чит ил журналистын «сөннәткә утырту» белән куркытты, кемнәрнедер «бәдрәфтә манчу» белән янады…

Бастрыкинның «баш өзүе» вә «аяклар сындыруы» шуның дәвамы кебек кенә яңгырый. Кыскасы, ил башында нинди кеше утырса, яраннары шундый була. «Мал иясенә охшый», – ди халык.

Инде Александр Бастрыкин әфәнденең Татарстанга килүен искә алыйк. «Дальний» полиция бүлекчәсендә Сергей Назаров көчләнеп үтерелгәч, Алия Садыйкова чак кына көчләнми калганнан соң килде ул Казанга. Әй, сөенде полициядән каза күргән халык! Су буе чиратка басып, Бастрыкинга зарларын сөйләргә омтылдылар. Имеш, ул гаделлек урнаштырачак, начар полиция хезмәткәрләрен җавапка тартачак… Тарта пычагым! Баксаң, ул бит үзе дә «Дальний»дагылар кебек бер бәндә икән. Мондый кеше законлылыкны тәэмин итә аламы? Юк, әлбәттә! Чөнки аңа закон да, гади халык та кирәкми, иң мөһиме үзе теләсә нәрсә эшләп тә, җәзасыз калсын! Вәзгыять шуны раслады да, аны җәзага тартмадылар, эшеннән кумадылар. Ләкин гаугасы чыкты, аның чын йөзен ил халкы белде.

Бәлки моннан ярты ел элек, илнең иң көчле «хокук сагында торучы» түрәсе берәр журналистны «урманга алып чыкса», бу хакта башка газеталар язмас та иде – куркыныч бит, үзеңне дә алып чыгулары бар. Әмма «Дальний»дагы вакыйгалар бозны кузгатты, тыелган темадан йозак алынды. Телибезме, теләмибезме, без моның өчен тагын шул ук Назаровның үлеменә, Алия Садыйкованың «Пусть говорят» тапшыруына барып, курыкмыйча барысын бөтен илгә сөйләп бирүенә бурычлыбыз. Ә бит Мәскәүгә китәр алдыннан аңа шактый янадылар. Тапшырудан соң исә әле дә «әйткәләп» торалар. Нишлисең бит, Бастрыкиннар идарә иткән илдә кеше хокуклары пүчтәк кенә инде, закон исә бары алар өчен генә эшли.

Кайчакта бу илдән башны алып качасы килә башлый, ләкин тагын шул Бастрыкин ишеләрнең гамәлләрен ишетәсең дә, эшлисе эшләр барлыгын күрәсең. Белмим, кайчан да булса тәртип урнашырмы бу «юылмаган Русия»дә, юкмы? Соңгы араларда «Дальний» мәкаләсендә дә ниндидер тынлык урнашты. Әллә соң аларның эшен дә шулай йомып калдырырга уйлыйлармы? Хәер, генераллары журналистка янап та җәзасыз калган илдә ниндидер полиция вәхшиләренең кеше үтерүен генә «күрми калсалар» ни гаҗәп!

Искәндәр СИРАҖИ.

ЮЛ БУЕНДА ЯХШЫРАК! , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии