- 19.10.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №41 (20 октябрь)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның кызларны урлап өйләнүне тыярга вакыт диюен ишеткәч, “Гөргөри кияүләре” спектаклендә “андый җола җук” дигәннәре искә төште. “Килен урлау – безнең халыкка да, ислам диненә дә ят нәрсә, җитмәсә, ул Русия законнарына каршы килә”, – дип белдерде күптән түгел генә үз теләге белән Президент атамасыннан баш тарткан җитәкче. Моны янәдән Рамзан әфәнденең көчле пи-ар адымы, үз исемен бөтен дөньяга яңгырату теләге дип кенә бәяләргә мөмкин. Һәм Рамзан Әхмәтович әлеге теләгенә иреште. Шау-шулы белдерүләр артында нәрсә ята соң?
КИЛЕН ӨЧЕН – МИЛЛИОН
Кызларны урлап кияүгә бирүне Рамзан Кадыйров кыргыйлык, хатын-кызны хөрмәт итмәү һәм, иң мөһиме, Русия кануннарына каршы килүче гамәл дип бәяли. Бу хакта ул күптән түгел үткән чечен халкы җыенында белдерде. Шунда ук аны республика мөфтие, хокук саклау органнары вәкилләре яклап чыкты. Кызны урлап китү Русия законнары буенча “кеше урлау” маддәсенә туры килә, шуңа аның өчен иректән мәхрүм итү каралган. Ләкин Рамзан әфәнде кыз чәлдерүчеләргә карата миллион сум штраф салырга тәкъдим итә. Хокук саклау органнарына ул һәр очракны җентекләп тикшерергә кушты. Хәтта урланган кыздан гариза кермәсә дә, угры-кияүне җавапка тартырга тиешләр.
Әлбәттә, бәхетне урлап алу дөрес түгел. Ләкин дини кануннар бер, җирле гореф-гадәтләр – икенче. Татарда да кыз урлау булган һәм аның очраклары турында әле дә ишетергә туры килә. Тик бездә андый күренешләр кими. Ә Чечняда юк. Җәнҗаллы республикага цивилизация, заманча мөнәсәбәтләр килеп җитмәү күрсәткече түгелме икән бу? Бәлки, Рамзан әфәндегә тыюларга караганда алдынгы фикерләрне кертү белән күбрәк шөгыльләнергә кирәктер?!
Кадыйровны яклаучылар кыз урлауның күп проблемалар тудыруын әйтә. “Әлеге йола машинада куышлар вакытында һәлакәткә, атыш-үтереш, ахыр чиктә нәселгә нәсел дошманлык, кан үченә китерә”, – ди алар. Искәртик – кан үче дә Коръәнгә дә, Русия кануннарына да каршы. Автомат тотып нәсел белән нәсел сугышу – Кавказ өчен гадәти нәрсә. Бәлки, законнарга якынаюны әнә шундый куркыныч гадәтләрне бетерүдән башларгадыр? Анысы да Кавказ халкы йоласы түгелме? Юк, моңа тотыну авыр, җиңеп чыгып булмас шикелле. Ә менә килен урлауны тыю берьюлы ике куян койрыгын тоту дигән сүз. Бердән, кем урланган, кем урланмаган икәнлеген исәпләүче статистика юк. Чәлдерелгән килен беркайчан да мәҗбүриләп алган иреннән китмәячәк – кара даны чыга бит. Ә инде хокук саклау органнары бер-ике очракны ачыклап, кызны кире ата-ана йортына кайтара алса, шул җитеп тора. Кадыйровның тәкъдиме артында, башка, җитдирәк максатлар ята.
ЧЕЧНЯ – ИСЛАМ ҮЗӘГЕ?
Рамзан Кадыйров Чечняны Русиядәге ислам үзәгенә әйләндермәкче. Әлеге амбицияләренең бер күрсәткече – Европада иң зур мәчет төзеп куюы. Мөселман мәркәзенә әйләнү – Грозныйга ислам илләреннән инвестицияләр, акчалата ярдәм килү дигән сүз. Күпләр бу нисбәттән Кадыйров Казаннан көнләшә дип тә белдерде.
Кадыйров Чечнядагы исламны да заманча итеп күрсәтмәкче. Кызлар урлау кебек кыргый тәртипләр үткәндә калды, димәкче. Әгәр калмаган икән, үзенең каты кулы белән тәртип урнаштырмакчы. Сүз уңаеннан, Рамзан әфәнде интервьюлар биргәндә каты куллы булуын яшерми, моңа горурлана да әле. “Бездә башкача мөмкин түгел, сугыштан соң тормышны шулай җайласаң гына”, – ди. 7 бала атасы Кадыйровны телевизордан еш кына намаз укыганын да күрсәтәләр. Ул үзенең динилеген ассызыклап тора. Дошманнарын да “шайтаннар” дип кенә атый. Бөтен бу дини төсмерләргә манылган пи-ар артында исә Чечняның күпсанлы проблемалары ята.
ТЫНЫЧЛЫК УРНАШТЫРАСЫ ИДЕ…
Чечня халкы кулында күпме корал булуын беркем дә тәгаен генә әйтә алмый. Ләкин аның бик күп икәнлеге бәхәссез. Шул ук туйларда күккә автоматтан ату – Кавказ халкының гореф-гадәте. Күккә – бер нәрсә, кешене дә аямыйлар. Бу юллар язылган вакытта, телеканаллар Грозныйның парламенты һәм Авыл хуҗалыгы министрлыгы биналарында атышлар баруы турында хәбәр итә иде. Үлүчеләр һәм яраланучылар да бар. Кайдан туры китергәннәрдер диген – нәкъ сишәмбедә Грозныйга Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев та килеп төште. Шундый дәрәҗәдәге федераль түрә визиты вакытында дәүләт оешмаларында тынычлык юк, кеше үтерәләр. Ә башка көннәрдә нәрсә көтәсе? Күптән түгел Кадыйровның туган авылы Центоройда канлы бәрелеш булуын да күпләр хәтерли. Ул вакытта бөтен халык корал күтәреп, туган йортларын сакларга чыкты. Шуңа Чечняның ислам үзәгенә әйләнүе өчен бүген төп киртә – тынычлык булмау. Кыз урлау – матур күренеш түгел. Ләкин кеше гомерен өзү хәтәррәк. Ә аңа чик куяр өчен, амбицияләрне онытып, чыннан да, тәртип урнаштыру белән шөгыльләнергә кирәктер.
Сәйдулла КУТУШЕВ
Комментарии