Кем кемне ярата-яратмый?

Дәүләт Думасы илнең кая таба тәгәрәвен ачык күрсәтүче закон кабул итеп ята. «Бердәм » вәкиле Александр Сидякин керткән закон проектына яшел ут кабызылды. Ул митинглар үткәрү кагыйдәсен бозган өчен штрафны миллион ярым сумга күтәрергә тәкъдим итә. Дума эшне кызу тота. Федерация Советы да бу карарны тоткарламас, диләр. Димәк, җәйгә яңа закон белән керәбез, олигарх миллиардер булсаң гына митингка чыга аласың. Чөнки тәртип бозды, полицияне кыйнады, кеше күп җыйган, дип гаеп ташлау бик җиңел бүген. 6нчы майдагы провокацияне кем оештырганын әлегәчә беркем белми. Митингка баручылар энә күзеннән тикшерелеп үткәрелгән, сумкалар да актарылган. Ә менә бер төркем кулында – чуалышлар чыгарырлык кирәк-яраклар. Алар полиция кордоны яныннан ничек үткән соң?! Мин кинолардан гына карап белгән провокация искә төшә. Немецлар партизаннарны халык арасында вәхши итеп күрсәтү өчен партизаннарча киенеп җирле халыкны җәзалаган. Шул рәвешле Совет халкын үз ягына аудармакчы булган…

Юк, әле генә китерелгән мисал белән Мәскәүдәге чуалышлар арасында параллель үткәрәсем килми. Әмма газетабызның узган санында митинглар тыелырга мөмкин дип шик белдергән идем. Тыяр өчен провокацияләр кирәк.

Дөрес, акыллырак ысул уйлап тапты. Митингка чыгарга җыенасың икән, башта акчаңны исәплә. Ярый ла митингка хакимият структураларында ришвәтләр белән баерга өлгергән Югары Осланның элеккеге башлыгы Александр Тимофеев кебекләр чыкса. Ул да әле һаман 300 млн сум штрафны түли алмыйм дип мескенләнә…

Тик шунысы бар: хакимияттәгеләр түгел, хәлләре мөшкелләр, майлы калҗа салынган тагарак янына якын китерелмәгәннәр генә чыга урамга. Менә шул имансызлар хакимияткә яшәргә комачау итә. Йөрмәсеннәр әле властьның «кычыткан җирен» кашып…

Кремль сайлаттырган депутатлар мәнле булып чыкты, Сидякин кебек үк комсыз түгелләр: митинглар оештыручы оппозиционерларны жәлләделәр. Гамәлдәге штрафны Сидякин теләгәнчә, 1000 тапкыр түгел, 300 тапкыр гына арттырырга теләк белдерделәр.

Бу нәтиҗәсез гамәл: штрафларны күпертеп, сабырлык шартларга мөмкин. Кулга алулар да ярдәм итмәс. Әлегә, минемчә, хакимият бер үк тырмага кабат-кабат баса.

Яратмый иске яңа Президентыбыз оппозицияне. Аның каравы, оппозициянең дошманнары ватаныбызның чын патриотлары санала аның күзлегеннән. Ул үз тарафдарлары оештырган митинглардагы кимчелекләр өчен дә штрафны үзе түләргә әзер икәнен белдерде. Дөрес, яңа закон эшли башлагач, бәлкем, уеннан кире кайтыр.

Гомумән, аңлап булмый торган гамәлләр күп. Әнә бит Путин «Уралвагонзавод» цехы начальнигы Игорь Холманскихка Урал федераль округында президент вәкиле булырга тәкъдим итте. Тегесе ризалашты. Холманских Путин белән турыдан-туры телевизион элемтә тапшыруы вакытында Мәскәүгә мужиклар җыеп килеп оппозицияне тар-мар итәргә, Путинны якларга вәгъдә иткән иде.

Путин мондый патриотларны ярата, аларның кем икәнен дә белә торгандыр, танклар җыючы заводта цех башлыгыннан зур түрә булырлык итеп күтәргәч. Әмма халык белми шул. Һәм очрашуларда без сезне яратабыз, сезне яклаячакбыз, башкача уйлаучыларны тармар итәчәкбез, диючеләр илбашының белгәннәре түгел микән…

Театр актерлары бугай без. Һәркем ятлап куйган сүзен әйтә, тиешле рольне башкара.

Сәйдулла КУТУШЕВ.

Кем кемне ярата-яратмый? , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии