Социаль пакет ниләр вәгъдә итә?

Социаль пакет ниләр вәгъдә итә?

Соңгы айларда телевидение һәм басма матбугатта инвалидларга бирелә торган социаль пакетлардан баш тартмаска өндәгән чыгышлар, язмалар бик еш күренде. Дөрес, кемнәр өчендер аның файдасы да бардыр. Әмма бар кешегә дә алай була алмый шул. Бушлай бирелә торган ул дарулардан инвалидларның 75 проценты баш тарткан дигән мәгълүматлар да бар. Мин үзем дә 11 ел инде икенче группа инвалид. Баштарак шактый кирәкле дарулар да бирәләр иде. Аннан соң бу исемлек бик нык кысылды бугай. Ник дисәң, кирәкле даруны исемлектә юк, диләр. Дару алу өчен дә бер атна алдан участок табибына язылырга кирәк. Ул сиңа 3-4 төрле анализ бирергә, УЗИ, кардиограмма үтәргә куша. Шуннан соң 40-50 сум гына торган аспирин, валидол, энапирин кебек дарулар язып бирә. Болайга киткәч, мин дә 5 ел элек ул социаль пакеттан баш тарттым. Санаторийга 3-4 ел чират көтәсең. Шул дәвердә ике мәртәбә генә бара алдым. Кыйммәтрәк даруларны үз акчаңа сатып аласың. Андыйлар беренче чиратта сугыш инвалидларына, Әфган, Чечня сугышында катнашучыларга бирелә. Сүз дә юк, алар моңа гына лаек, әлбәттә. Аннан икенче чиратта онкология, шикәр чире белән авыручылар тора. Ә безнең ише авыруларга кыйммәтрәк дарулар җитешми булып чыга. Кирәген үзебезгә алырга туры килә инде.

Моннан берничә ел элек «Шәһри Казан» гәҗите сәламәтлек саклау министры урынбасары булган ханым белән турыдан туры элемтә оештырган иде. Аның белән элемтәгә кереп, мин үземнең дәгъвамны җиткергән идем. Шуннан берничә көннән участок табибы өйгә килеп сорашты һәм югарыда әйткән сәбәпләрне аңлатып: «Иртәгә миңа приемга кил әле», – дип китте. Бардым. Ул миңа сулыш органнарын дәвалый торган 200 сумлык дару язып бирде. Бер ай кабул иттем, файдасын сиздем. Уролог та 2 төрле дару эчәргә куша. Алар исемлектә юк, бәяләре 400-500 сум. Казанда хәзер адым саен аптека. Фатирларның бер тәрәзәсен ишек итеп тишәләр дә аптека ачалар. Алардагы дару берсеннән-берсе кыйммәтрәк була. Халык нишләсен, табиб язгач, ала инде. Ә менә шул ук дарулар Мәскәүдә ике тапкырга арзанрак. Олы кызым Фәридә анда яшәгәч, баргалыйм мин. Анда баганаларда, чүп савытларында, тукталышларда, Казандагы кебек, бурычка акча бирәм, дигән язуларны да күрмәдем. Кызымның, оныкларымның эшләре дә бар, тормыштан зарлану, канәгатьсезлек белдермиләр. Русия бер ил булса да, тәртипләр, бәяләр төрле җирдә төрлечә. Шөкер анысы, ач, ялангач яшәмибез. Алдагы гомерләрдә уңайлыклар килүгә өметләнеп яшибез.

Хезмәт ветераны Сөләйман ШАКИРОВ,

Казан шәһәре

Комментарии