- 24.04.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №16 (25 апрель)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
20-21 апрельдә Казанда өч урам җыены үтте. Бер төркем татар активистлары Татарстан мөфтие Илдус Фәизнең үз вазифасыннан китүен таләп итте, икенче көнне татар телен яклап һәм ханнар резиденциясе, соңрак татар зираты булган Әрхәрәй дачалары урынына Урыс правослау чиркәве әһелләренең монастырь төзергә теләвенә каршы пикет белән чыкты. Урыслар исә Татарстанда «җәберләнүче» урыс телен яклап митинг үткәрде. Ике көндә өч урам җыены үтсә дә, халык аларга аз җыелды.
МӨФТИГӘ КАРШЫ ПИКЕТ: «ИЛДУС ФӘИЗ, КИТ!»
Узган ел мөфти итеп сайланган Илдус Фәизгә каршы Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте бинасы каршына 20 апрельдә пикетка чыгып, мөфтинең вазифасыннан китүен таләп итте. Пикетны оештырган «Азатлык» татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин фикеренчә, мөфтият халык арасында ихтирам казанган, белемле имамнарга каршы көрәш алып бара, халык сайлыйсы урында, мәчетләрдә имамнарны үзе билгели, Татарстанда Исламнан монополия ясый.
Халык «Фәиз, үзең кит!», «Без хәнәфи мәзһәбе яклы», «Фәиз! Кол Шәрифкә җыелган халыкны «җинаятьчеләр» дип атарга ни хакың бар?» һ. б. плакатлар күтәрде.
Илдус Фәиз мөфти итеп сайлангач, бу әле беренче пикет кына. Халык арасында ыгы-зыгы Кол Шәриф мәчетендә Рамил Юнысны өченче имам итеп билгеләргә теләгәч башланды. Халык мөфтинең карарына каршы барып, Рамил Юнысны имам итеп сайлады. Соңыннан Илдус Фәиз мәчеткә җыелган халыкны «ваһһаби-хизбет-тәхрир, ОПГ вәкилләре, милләтче-сепаратистлар» дип атап, күпләрдә тагын да каршылык кына уятты. Ирексездән хәнәфи-традицион Ислам тарафдарлары да мөфтинең бу сүзләрен тәнкыйтьләде. Оппозиция яңа мөфти итеп Рамил Юнысны тәкъдим итә, әмма Рамил хәзрәт үзенең мөфтияткә караган имам булуын белдереп, тәкъдимнән баш тартып килә.
Татарстан мөфтиятен тәнкыйтьләүчеләр соңгы арада ишәйсә дә, пикетта 50ләп кенә кеше җыелды. Әгәр киләчәктә мөфтият халык арасында ыгы-зыгы тагын тудырса, каршылык белдерүчеләр бермә-бер артачак.
ТАТАР ПИКЕТЫ: «ПРАВОСЛАУЛАР, МӨСЕЛМАН КАБЕРЕН МЫСКЫЛЛАМАГЫЗ!»
21 апрельдә Ирек мәйданы каршында үткән пикет иң мәгънәлесе булгандыр. Шигарьләр төрле мәсьәләләргә кагылган булса да, җыенның төп максаты – ханнар резиденциясе, соңрак татар зираты булган Әрхәрәй дачалары урынына Урыс правослау чиркәве әһелләренең монастырь төзергә теләвенә каршы чыгыш ясау иде. Җыен «Империянең басып алу һөҗүмен дәвам итүенә чик куярга» дигән шигарь астында үтте. Пикетта 30лап кеше катнашты.
Әрхәрәй дачалары урынында кайчандыр чиркәү-монастырь булган бинада чиркәүнең чара үткәрүен татар җәмәгатьчелеге кискен каршылык белән кабул итте. Бу урын Болгар чорында Кабан шәһәрлеге, Казан ханлыгы вакытында хан дачалары, аннан ханлык чорында мөселман зираты да булган. Шуңа да бу тарихи татар урыны өчен көрәшергә кирәк, ди пикетта катнашучылар. Пикет белән чыккан Татар иҗтимагый үзәге, чиркәүнең бу кыланмышын, азчылыкны тәшкил итүче милләтләрне изү, аларның изге урыннарында чиркәү төзү, тәреле чаралар үткәрү, шул рәвешле Русиянең бүген кабат империя дәверенә күчүе белән аңлата.
Татар пикеты белән урысларныкы бер көнне булу сәбәпле, аралары да ерак булмаганга микән, татар пикетына урыс милләтчеләре килеп, провокация оештырып карады. Менә мондый күренешләр истә калды. «Сиңа татар булу оят түгелме?» – дип мөрәҗәгать итте татар пикетын күзәтүче урыс хатыны миңа, гәрчә пикетта катнашмасам да. «Нишләп оят булырга тиеш?» – дидем мин гаҗәпләнеп. «Син авылданмы?» Соңрак аның урыслар оештырган пикетта катнашучы икәне мәгълүм булды. Андый очраклар аз булмады. Татар пикетында катнашучыларга каршы котыручылар, тавыш чыгарырга, милләтара низаг тудырырга омтылучылар шактый булды. Мәсәлән, узган елның кышында, Казан автобусында татарча сөйләшеп барган бер ханымны мыскыл итеп видеога төшергән Михаил исемле берәү дә бирегә килгән иде. «Азатлык» татар яшьләре берлеге активистлары аны шундук танып алып, аңа: «Син гафу үтенергә теләмисеңме?» – дигән сүзләр белән мөрәҗәгать итте. Михаил югалып калды, аннан: «Миңа буш урында б.. атасыз!» – дип урыс пикетына качты. Полиция хезмәткәрләре урыс милләтчеләрен озата барды, төрткәләш китмәсен өчен, татар пикетчыларын тимер рәшәткә белән урап алдылар. Хәер, төрткәләшләр аңарчы ук булган иде инде. «Татарча укыйсым килә!» шигаре язылган плакат тотып торган өчен кеп-кечкенә балаларга өч хатын килеп ябышты. «Өеңә кайтып кит!», «Әти-әниең кайда?», «Хәзер сине төрмәгә алып китәләр», дип куркытырга тырышты алар балаларны. Өлкән яшьтәге бу хатыннар моның белән тукталып калмады, берәм-берәм һәр катнашучыга барып ябышты, тавыш чыгарырга тырышты. Бер хатын исә пикетта катнашучы бер бабайның битенә үк төкереп китте. Бабай «Без урыс фашизмына каршы!» дигән плакат тоткан иде. Шунысы гаҗәп: полиция бу ханымнарга карата бер чара да күрмәде.
УРЫС МИТИНГЫ: «ТАТАРСТАН ҖИТӘКЧЕЛӘРЕ – СЕПАРАТИСТЛАР»
Урыс милләтчеләре бу митингта үз карашлары үзгәрүне күрсәтергә теләде. Әйтик, узган ел үткәргән җыенда алар татар теле Татарстанда дәүләт теле булмаска тиеш, мәктәпләрдә төп тел – урыс теле генә, татар теле факультатив рәвештә укытылырга тиеш дигән шигарьне алгы планга чыгарган иде. Бу юлы «Татарлар – кардәш халык, дошманыбыз – хакимияттә утыручы милләтче-сепаратистлар», – дип чыгыш ясадылар. Урыслар барабан кагып, империя әләмнәре белән митинг үткәрсә дә, катнашучыларның саны 50гә дә тулмады.
Митингны оештыручыларның берсе Михаил Щеглов фикеренчә, Татарстан мәктәпләрендә атнасына 11-12 сәгать тел укыталар. «Без атнасына татар һәм урыс телен мәҗбүри 2 сәгать укыту яклы. Калган сәгатьләрдә нинди тел укуны мәктәп укучысы үзе сайласын», – дип белдерде Щеглов.
«Хакимият бүген кем өчен эшли? Урыс өчен түгел! Татар да һәрдаим үз проблемасы турында тукып тора. Бәлки, татар сепаратистлары өчендер? Бу нәкъ шуңа охшаган. Алар безне татарлар белән талаштырырга, бәйсез дәүләт төзергә телиләр», – дип чыгыш ясады Дмитрий Павлов.
Урыс милләтчеләре бүген фикерләрен йомшаграк рухта белдерергә теләде. Әле кичә генә митингларда татар теленә, гомумән, милләтенә каршы сөйләгән адәми затлар бүген башка позиция белән, татар теленә бер кәлимә начар сүз тидермичә чыгыш ясады. Конкрет позициясе булмаган бу кешеләргә ышанырга ярыймы? Шул ук Борис Бегаев, Михаил Щегловларга мәсәлән? Ярты сәгать элек кенә татар пикетына килеп, татарларга: «Без сезне җиңдек. Сиңа татар булу оят түгелме?» – дип, Явыз Иванны искә төшерүче, ачыктан-ачык шовинистик фикерләр белдерүче урыс хатынының (бу күренеш видеога төшерелде – авт.) соңрак урыс митингында «йомшак» плакат күтәреп торуы киресен сөйли.
Урыс митингын күзәткән «Звезда поволжья» газетасы мөхәррире Рәшит Әхмәтов белдерүенчә, бүген мәктәпләрдә укытуның 90%ы урысча, татарчасы – 10 %. Митингка халык бик аз җыелган, шуңа да бу күпертелгән проблема, дип саный ул.
Урам җыеннарын Айзат ШӘЙМӘРДӘН күзәтте.

Комментарии