Күк күкрәү

Күк күкрәү

Табигать шактый вакыт тыныч кына тора да, кинәт җил-давыл чыгып, күк күкрәп ала. Иҗтимагый тормышта да була ул мондый шөбһәгә салган минутлар. Совет заманында зур илнең төрле почмакларында «яман шеш»ләр тулып бүртәләр иде дә, бер заман берәм-берәм шартлап агалар иде. Шартлау тирәсендәге халык умарта күче кебек тузгып ала иде. Балтач районында да булды бер заман андый шартлау һәм күкрәү.

Габит Фәрхетдиновның «Балтач феномены» язмасын укыгач («БГ», № 50, 21 декабрь, 2022 ел), шактый мәгълүматлы кеше Балтачтагы хәлләрне ничек белеп бетермәде икән, дип уйга калдым. Райондагы күп кенә кешеләрне санап чыга да, шактый еллар райкомның беренче секретаре булып эшләгән Сираҗиевны искә алмый Габит әфәнде. Балтачтагы «шартлау» тирәсендә укытучыларым Мөхәммәт Мәһдиев белән Рәшидә апа Кариева чагылып киткәнгә, дәшми калсам, намусым килештермәс кебек.

Эш болай: Мөхәммәт Мәһдиев Балтач районына барып, аларның колхозларын өйрәнеп, зур күләмле роман язарга ниятләп йөрде. Кукмара районын да кертеп, вакыйгаларны гомумиләштермәкче иде. Романның башлангыч бүлекләре «Социалистик Татарстан» газетасында басылып та чыкты. Аннары ул эш тукталып калды. Бер очрашканда мин Мөхәммәт абыйдан романның дәвамы турында кызыксындым. Ул кырыс кына: «Юк, язмыйм, ташладым мин аны!» – диде. Артыгын төпченеп тормадым.

Моның төп сәбәбе Балтачтагы «күк күкрәү» булган икән. Совет чорында авылларны, колхозларны ныгыту максатыннан Балтач районында берничә авылны берләштереп, зур һәм көчле колхоз оештырыла. Газета редакциясе белән уртак тел табылып, колхозга «Социалистик Татарстан» исеме бирелә. Район җитәкчеләренең игътибар үзәгендә булган колхоз үсә, ныгый. Өлкә гәҗите бу «уңыш»ларны даими яктыртып бара. Колхоз, район җитәкчеләренең дә дәрәҗәсе күтәрелә. Әмма бу ясалма уңышларны районның идеология өлкәсендәге секретаре Рәшидә апа Кариева күреп, йөрәгенә җыеп йөри. Рәшидә апа белән Мөхәммәт абый Арча педучилищесында бергә укыганнар.

Табеев заманында Татарстанның барлык районнарында диярлек таралган «шеш»ләр Балтач районында да өлгереп килә. Күп төрле мактау, шөһрәт алган Сираҗиевның яше алтмышка җитә. Аны зурлап озатырга ниятлиләр. Экономик великан «Социалистик Татарстан» колхозы бүләккә яңа «Волга» машинасы алып, аны гаражда бикләп тота. Менә шул «шеш» күпергәч, Рәшидә апа аны «төртеп тишә». Балтач гөж килә. Тавыш Мәскәүгә дә барып җитә. Вакыйгаларны тикшерергә комиссия килергә тиеш була. Өстә әйткәнемчә, Сираҗиев тәхеттә бер дә терәксез генә утырмаган булгандыр. Тикшерү киләсе көнне Казаннан ике КамАЗ машинасы килеп, район түрәсенең барлык әйберләрен төяп алып китәләр. Бу хәлләрне ул заманда бигүк ачылып сөйләмәделәр. Теге ике КамАЗ номерын балтачлылар язып алып кала. Эзли торгач, аларның компрессорлар заводыныкы булуы ачыклана. Ә завод директоры республика күләмендә дәрәҗәле кеше, Сираҗиевка туган да тиешле. Туган авылы Гөберчәккә якын булганлыктан, бу хәлләр Мәһдиевнең йөрәгенә тими калмагандыр.

«Не повезло» Мөхәммәт абыйга. Докторлык диссертациясен якларга мөмкинлек бирмәделәр. Яза торган романы җәмгыятьтәге каршылыкларга төртелеп калды. Сираҗиев эпопеясы бетте, аны телгә алган кеше дә юк. Ничек кенә булмасын, «күк күкрәү» яшәү җирлегенә тәэсир итми калмыйдыр. Балтачның бүгенге җитәкчеләре дә сабак алгандыр бу вакыйгадан. Ялганның койрыгы мәңге үсә алмый бит ул.

Габит әфәнде Балтачның күркәм якларын санап бетермәгән. Район сугыштан соңгы елларда Татарстан күләмендә дә, ил күләмендә дә үз авазын салган. 1957нче елда республика белән Игнатьев җитәкчелек иткәндә Балтач районының курайчылар ансамбле Мәскәү сәхнәсендә чыгыш ясый. Әлбәттә, бу эштә районның үз композиторы Ифрат Хисамовның тырышлыгы зур булды. Балтачта туып үскән курайчыларның Себер якларына китеп, бүген дә үз һөнәрләрен үстерүләре мәгълүм. Республикада иң зур, куәтле районнар булган Мамадыш, Арча районнары белән чагыштырсаң, Балтач иң озын гомерле район. Биредә ел саен 300 бала туа. Мамадыш районында хәтта бала табу йортын да бетергәннәр. Дөрес, корый башлаган районда нигә кирәк ул? Ә Балтачта булачак әниләрне ике куллап каршы алалар. Бер башы икенчесеннән 60 километр ераклыкта булган Арча районында нибары бер больница эшләп килә. Ә Балтачта алар бүген дә икәү.

Балтач районы тагын шунысы белән дә кызыклы: биредә ислам динен дә, христиан динен дә кабул итмәгән тулы бер авыл бар. Мари телендә сөйләшүче авыл кешеләрен беркем дә кысмый. Телиләр икән, алар татар телен дә өйрәнә ала.

Русиядә таралган таркату зәхмәте Балтач районын да читләтеп үтмәде. Шәһәр кебек гөрләп торган Карадуган авылы бүген сагышта. Заманында дәүләтнеке саналган ике ташлы су тегермәне бар иде биредә. Казанны да тәэмин итеп килгән җиһаз фабрикасы булды. Куәтле «сельхозтехника» базасы да эшләп торды. Балтачның көнкүреш комбинаты да данлыклы иде. Бүген барысы да җилгә очкан кебек.

Әнис ЗАРИПОВ,

Казан шәһәре

Комментарии