- 25.01.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №3 (26 гыйнвар)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Быелгы февраль Русия һәм җирле хакимиятләр өчен иң авыр һәм иң кызу ай булачак, мөгаен. Халык торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен яңа суммалар язылган хисап-фактуралар алачак. Ә анда үзгәрешләр шактый. Татарстан күләмендә бәяләр 15 процентка күтәрелде. Әлбәттә, гади кеше аның кайдан, ничек һәм нигә артуын аңлый алмый. Нигә әле Яңа ел башланган саен, бәяләр үсеп торырга тиеш? Хезмәт хаклары үзгәрешсез бит! Кайбер оешмаларда алар соңгы тапкыр биш-алты ел элек арттырылган – моны шунда эшләүче танышларым әйтә. Ничек итеп яшәргә кирәк?
Узган атнаның сишәмбесендә бәяләр буенча Министрлар Кабинетында журналистлар өчен махсус брифинг оештырылды. Ул чакта әле республиканың тарифлар комитеты җитәкчесе булган Марина Фәйрушина үткәрде аны. Соңрак рәсми матбугат чараларында эшләүче коллегалар әлеге брифинг тирәсендәге мәзәк хәлләрне сөйләде. Ул брифингка барасы журналистларны әле дүшәмбедә үк “Татмедиа” агентлыгына җыеп, иртәгә ни турында сүз буласын тәфсилләп аңлатканнар, нәрсәне ничегрәк итеп сөйләргә кирәклеген төшендергәннәр. Ягъни брифингка журналистлар яңалык ишетергә түгел, ә инде ниләр буласын алдан ук белеп барган. Һәм шул хакта “дөрес” материаллар яздылар. Тик менә халык кына аларны укып-ишеткәннән соң, тынычлана алды микән? Әйтик, бер журналистның телевизордан әйткән җөмләсе хәтергә уелып калган. Болайрак яңгырады ул: “Быелдан бөтен нәрсә кыйммәтләнсә дә, очсызланучы товарлар да бар. Әйтик, чүп чыгару бәясе төшә… бер процентка”.
Их, ул чүпне булдыру өчен, башта чүпкә төрелгән әйберне аласы бар шул, энекәш! Аннан соң, әйтик, йорт белән идарә итү хаклары 70 процентка диярлек күтәрелә икән. 70 кайда да, 1 кайда?… Ярый ла, бусына да түзәрбез. Ләкин шул ук коллегам әйткәнчә, быел утын кыйммәтләнми икән. Бу сүзләре белән тәмам шатландырды ул мине. Утын ягып булса да исән калабыз. Хәер, нигә утын белән расхутланырга? Әле түләүсез ягулык та бар бит. Әйтик, кипкән сыер тизәкләре. Алары бөтенләй бушлай… Шулай да коллегаларымны гаепләп әйтүем түгел. Аларның да күпчелеге хәлләрнең нинди икәнлеген яхшы аңлый. Аңлаганны әйтеп бетерергә генә ярамый. Хакимият тә ризасызлыкның авыр нәтиҗәләргә китерүеннән шүрли. Ташламалар бетерелеп, монетизация башлангач, пенсионерларның дәррәү кубып урамга чыгуын, Казанда Камал театры янында транспорт хәрәкәтен ябуларын хәтерлибез бит. Карарлар Мәскәүдә кабул ителсә дә, Кремль ерак, биредәгеләргә халык алдында җавап тотасы…
Бәяләргә күз салсаң, чыннан да, эсселе-суыклы булып китәсең. Казанда бәрәңгене килограммын 50 сумнан саталар. Тырышып эзләсәң, 40 сумга да табып була, диләр. Яз якынлашкан саен, “икенче икмәк” хакы да күтәреләчәк. Беренчесенеке артты инде, шул исәптән социаль төрләренеке дә. Шулай да хөкүмәт барыбер безнең тормышлар шәп булуын, рәхәткә чыгуыбызны аңлатып бирер. Безнең үз арифметикабыз, аларның үзенеке, җәмәгать.
Акча янчыкларыгызны хәстәрләп куегыз. Чөнки безнең илдә бәя арттыру белән чикләнмиләр, акча сыгуның яңа юлларын да бик шәп уйлап табалар. Әйтик, Липецк өлкә Думасы депутатлары Русия Дәүләт Думасына яңа закон проектын керткән. Ул безнең илдә… сулый торган һавага салым кертүне күздә тота. Әлегә салымны предприятиеләр генә түләргә тиеш икән. Ләкин проект нигезендә һава табигый байлыкка әйләнәчәк, димәк, гади кешеләргә дә таралуын көт тә тор. Депутатлар һаваны пычратучылар белән көрәшсен иде дә бит, юк, барысына да бертигездән салым салу күпкә отышлырак та, керемлерәк тә…
Торак-коммуналь хуҗалыкка әйләнеп кайтсак, анда бәяләр күтәрелүне түрәләр энергия чыганаклары кыйммәтләнү белән аңлата. Шулай инде, ничек алар кыйммәтләнмәсен? Чубайс энергетика системасын тураклап таркату эшен төгәлләде, ләкин бу электр энергиясе базарында бернинди көндәшлеккә дә китермәде. Система барыбер монополист булып кала бирә, таркатылган оешмалар килешеп, күбрәк акча сыгу максаты белән эшли. Газны әйткән дә юк – алтын чыккан урынында кыйммәт бит ул. Шуңа да зәңгәр ягулыкны чит илгә сатып көн күрәбез. Газпром ярдәмендә ил халкының түгел, анда яшәүчеләрнең генә хыяллары тормышка аша. Нефть тармагын әйткән дә юк – бензин бәяләре янә өскә үрмәли… Ничек яшисе? Бәлки, түрәләр бу темага да берәр брифинг оештырып, ничек исән калу юлларын да аңлатыр?!.
Сәйдулла КУТУШЕВ
Комментарии