Кеше гомере чүп кенә

Кеше гомере чүп кенә

Кеше үтерү берни түгел хәзер… Әгәр берәр «йонлы кулың» булса бигрәк тә. Соңгы вакыттагы вакыйгалар моңа тагын бер кат инанырга мәҗбүр итә. Дөрес, бар мәгълүматны да телевизордан бирмиләр, чөнки бүгенге телевидение дәүләт сәясәтен алып бару һәм хакимият фикерен тагу өчен генә эшли. Шушы көннәрдә Казанның Вахитов районында баручы суд эшен мисалга китерергә мөмкин.

«Софт-трейд» фирмасы җитәкчесе Сергей Николаев зур шау-шу тудырган кредит аферасын оештырган. Ул башкаладагы «Сбербанк»ның Совет бүлекчәсендә 1,4 миллиард сум кредит алган. Бер проблемасы да булмас иде, әмма эшмәкәр бу акчаны кайтару турында уйлап та карамаган икән. Бүлекчә җитәкчесе Игорь Козлов исә үз командасы белән моны белеп торган, шулай да, эшмәкәр дустына кредит рәсмиләштермичә булдыра алмаган.

Иң кызыгы шунда, Козлов «Сбербанк»ның Татарстандагы идарәсен кайчандыр җитәкләгән Геннадий Захаровның кияве икән. Афера хакында хокук саклау органнары белештерә башлаганчы, ул эшеннән үз теләге белән китәргә өлгергән. Моңа инде тәҗрибә туплаган акыллы «бабасы» сәбәпче булган дип әйтү дөрес. Бу җинаять эшендә бер кызыклы факт бар: афераны оештыруда гаепләнүче булып Козлов торса да, аңа карата әллә ни кырыс карар чыгарырга уйламыйлар, ахрысы. Урысча итеп әйткәндә, эшне «решили спустить на тормоза», ягъни җитәкчене төрмәдән алып калып, аның урынына, кредит рәсмиләштергән гади хезмәткәрләрне утыртып куймакчылар.

Татарстандагы тагын бер хәлне искә алырга була. Моннан ярты ел элек Булат Фәхретдинов исемле бер эшмәкәр, Елга порты янында, үзенең «Crowmline» исемле кыйммәтле катерында баржага килеп бәрелгән булган. Аны тикшергән вакытта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы инспекторларының вазыйфаи вәкаләтләрен арттыруы ачыкланган. Алар Фәхретдиновка елга акваториясендә катерында йөрергә иң югары категорияле рөхсәт биргән. Шулай ук эшмәкәрнең үзенә карата да бернинди эш ачылмаган. Әлбәттә, аның әтисе – Татарстан Дәүләт Советы депутаты һәм республикада танылган эшмәкәр Альберт Фәхретдинов бит! Бу эшнең дә ахыры күренмәс, мөгаен.

Бүген Русиядә ниндидер танышлык һәм дуслык эпидемиясе башланды. Машина белән кеше бәрдереп үтергән, миллиардлар урлаган, солдатны җәзалаган өчен дә закон каршында җавап бирмәүчеләр бар. Аларның йә әтисе администрациядә эшли, йә әнисе прокурор, араларында министр дуслары булучылар да күренгәли… Хәтерләсәгез, узган елны бер хәрби бүлекчәдәге майор, солдатларга эт ризыгы ашаталар дип, Президентка видеомөрәҗәгать белән чыккан иде. Башка илдә мондый хәл булса, генералларга кадәр эшеннән куыласы, ә бездә шул офицерның үзенә карата җинаять эше ачтылар. Янәсе, ул солдатларны кыйнаган. Интернетта шулай ук хәрби бүлекчәнең җитәкчесе бер егеткә ничек, нәрсә әйтергә кирәклеген өйрәткән язма да бар. Ул аны һәм шунда эшләүче офицерларны үзенең дусты, төбәктәге эре түрә белән куркыткан. Җитмәсә, ул майорның әле үзен утыртачакбыз, дип әйтүе дә билгеле. Ә бит җитәкче сүзендә торган: бүген исә гаделлек яклы майор төрмә юлын таптый. Бу дусларның ярдәме аркасында килеп чыккан, моны аңлавы авыр түгел. Моңа охшаш хәлләрне бөтен ил буйлап бихисап китерергә мөмкин.

Әле менә Украинада булган бер хәл илдә зур шау-шу тудырган. Өч үсмер бер кызны көчләгән. Ә инде кыз аларның бу җинаяте хакында хокук саклау органнарына хәбәр итәчәген әйткәч, егетләр тәмам котырынып китә һәм кызны башта буалар, аннары тереләй яндыралар. Аны үлгән дип уйласалар да, кыз исән кала. Әлеге өч үсмер шәһәрдәге эре түрәләрнең балалары булып чыга. Аларны хезмәткәрләре изоляторда озак та тотмый җибәргән. Моны белеп алган халык урамга чыгып зур гауга куптарган. Русиялеләр дә украиннардан бу өлкәдә калышмый. Җаваплылыктан котылу өчен безнең «блатнойлар» да танышларын һәм дусларын барлый башлый. Хәзер әлеге күренеш чиргә әверелеп бетте. Әмма халык моңа озак түзә алырмы соң?

Гафил КӘРИМОВ.

Кеше гомере чүп кенә , 3.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии