Угрылык сәнгатьтә дә чәчәк ата

Угрылык сәнгатьтә дә чәчәк ата

Үз гомерендә шигырь язып карамаган, иҗатның ни икәнен белмәгән кеше юктыр ул. Журналистикадан бушаган арада, үзем дә әдәби әсәрләр иҗат итәргә яратам, башымда мең төрле идеяләр кайный, әмма журналистлык вазыйфасы шушы хыялымдагы иҗат киңлегенә һич кенә дә урын калдырмый. Анысы уңышларым да юк түгел, повесть-хикәяләрем шактый, аларның күбесе белән «Безнең гәҗит», «Серләр гәҗите» укучылары таныш. Әлмәт Татар дәүләт драма театры «Тәүбә» исемле повестемны сәхнәләштереп тамашачылар хозурына да тәкъдим иткән иде. Спектакль зур уңыш белән барды. Әмма әле драматургиягә кереп китә алганым юк, миннән шагыйрь дә чыкмас кебек. Дөрес, заманында буш вакытларым булса «ВК»дагы битем стенасына дүртьюллыклар элеп куйгалый идем. Язып-сызып аткан шигырь кисәкләре кайдадыр пакетта аунап та яталар. Мин шигырьне күңелем бәргәләнгәндә сызам да, бушанып калам, әйтерсең, кемгәдер серемне сөйләп, хәлемне җиңеләйтәм.

Бу кереш сүз генә иде, иҗатым, планнарым турында сөйләргә җыенмыйм. Бик күп еллардан бирле үземне борчыган плагиатлык турында сөйләшүгә чакырмакчы булам укучыларыбызны. Форсаты да чыкты. «Безнең гәҗит»тә чыккан язмаларны редакция рөхсәтеннән башка күчереп бастырырга ярамый, авторлык хокуклары сакланган, дип кисәтүләргә карамастан, урлашу очраклары бик еш очрый. Рөхсәт сорауны таләп итсәк тә (бирмибезме инде?!), мөрәҗәгать итүче генә юк, ә менә сүзен-сүзгә күчереп бастыручылар очраштыргалый. Әле ярый «Безнең гәҗит»кә сылтамасын бирсәләр. Кайчагында анысы урынына авторлар да алышына, кемдер, оста итеп үз исем фамилиясен куя. Шул рәвешле кеше хезмәтен үзләштерә, ягъни гади итеп кенә әйткәндә – урлый. Андый караклар минем интернеттагы шигырьләремә дә ия булгаладылар. Туры килгәндә, «котлаган» очракларым да булды: «Котлыйм, сез коеп куйган шагыйрь», – дим. Дәшүче булмады. Дәшәр иде дә, оят бит. Аннан белә, мин закон эзләп йөрмәячәкмен, бу эш катлаулы да. Ул шигырьне мин язганмы, әллә шушы каракмы, исбатлавы кыен, чөнки мин аны беркайда да теркәмәгән. Хәзер социаль челтәрләрдә утыра алмыйм, шуңа язарга вакытым да җитми, урлашалар, дип зарланырга да җирлек калмады. Ә менә газетабызда басылган язмаларны урлашуга карата юридик яссылыкта эш кузгалтырга була. Чөнки һәр язма ул редакциябезнең интеллектуаль милке. Укучыларыбыз да безгә мәкаләләрен юллыйлар, һәм ул газетабызда дөнья күрә икән, бу да шул милеккә керә, рәсми килешү төзелмәгән булса да. Аның хаты монда төп дәлил.

Менә шундый күңелсез уйларга этәрә торган вакыйга миннән бер яшькә кечерәк туганым Нуретдин белән дә булды бит әле. Дөресрәге әлеге җәнҗаллы сенсацион вакыйганы «Интертат» мәгълүмат агентлыгы кузгалтты. Әлеге басманың баш редакторы Рәмис Латыпов, ул да, мин дә белем алган Арча районындагы Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамлаучылар белән очрашуга кайткач юлыга бу хәлгә. Сәхнәдән Надил Шакирҗанов бер җыр җырлый, һәм аның тарихын сөйләп бирә. Бу бүген хәйран гына популяр булган «Миңа нишләргә?» җыры турында булып чыга. Аны Марат Яруллин клип төшереп, Миләүшә Әфләтунова һәм Рим Шәрифуллин сүзләренә Рим Шәрифуллин көе дип тәкъдим итә. Арча районы Яңа Кенәр авылындагы Надил Шакирҗанов Марат Яруллинны җыр авторларын дөрес атамауда гаепли. «Җырны мин һәм Нуретдин яздык», – ди ул.

Бу хәбәр мине ирексездән 70нче, 80нче елларга кайтарды.

Нуретдин, әйткәнемчә, минем якын туганым. Аның белән бергә уйнап үстек. Кемдер каникулда шәһәрләргә кунакка китә (безнең андый туганнарыбыз юк), ә мин әнием үскән Өстеял авылына, Нуретдинның туган нигезе Фәттах абый, Асия апаларга барам. Аннан Нуретдин безгә килә. Шулай безнең гаиләләр «делегацияләр» алмаша иде. Нуретдинның матур тавышлы икәнен, гитарада уйнаганын хәтерлим. Гөберчәк авылы сылуы Фәнүзә белән тормыш корып җибәргәндә шаһит та булдым.

Ә Надил белән танышлыгым чамалы, шундый талантлы актив егет бар дип кенә белә идем. Ә 80нче елларда Яңа Кенәр авылындагы аның катнашындагы вокаль инструменталь ансамбль без үсмерләрне шаштырган «Песняры» кебекләр югарылыгында кебек тоела иде. Рәмис Латыйпов Яңа Кенәр авылы егете буларак, аны белеп яза: «Яңа Кенәрдә яшәүче Надил Шакирҗанов мәктәп елларыннан музыка белән шөгыльләнә – җырлый да, җырлар да яза. Аны авылдашлары «Чекист» дип йөртә. Ни өчен дигәндә, әтисе милициядә эшләгән. Моңа ул үзе һич кенә дә үпкәләми: «Әтидән калган, әтинең истәлеге, нигә мин аңа үпкәлим? Надил дисәләр, мин карамыйм да», – дип көлә. Надил Наил улын гаделлек өчен көрәшә торган иҗтимагый активист буларак та беләләр. Ул балалар Сабантуе, спорт ярышлары уздыра, авылдагы җитешсезлекләрне бетерү өчен янып йөри. Авылда яшәүче кеше буларак, билгеле, танылу даирәсе мәшһүр җырчыларныкы белән чагыштырырлык түгел, әмма Надил Шакирҗановның җырларын, клипларын Интернетта тыңлаучылар-караучылар шактый», – дип шәрехли аны автор. Алга таба «Интертат» язмасын үзгәрешсез диярлек тәкъдим итәм:

– 10нчы июньдә Яңа Кенәр авылы мәдәният йортында 20 гасырда мәктәпне тәмамлаучыларның очрашуы узды. Ул шунда Марат Яруллинны шәп кенә «пешекләп атты»: 

– Марат Яруллин дигән бер малай, ике ел элек, «үзем яздым» дип, бер җырны җырлап йөри башлады. Ул – мин язган җыр! «Беренче мәхәббәт» дигән җыр иде ул, «Миңа нишләргә» дип җырлый. Каян тапкандыр, белмим. Алдагы куплетларын үзгәрткән – аларын үзе язгандыр, – дип, Надил абый җырлап та күрсәтте.

Мин мәктәптә сөйдем бер кызны,

Аңа унбиш яшь, миңа – унҗиде.

Залга чыга иде елмаеп-көлеп,

Хәзер нигәдер онытты мине.

Миңа нишләргә, әйтегез, дуслар?

Егетләр хәлен аңлыймы кызлар.

Хисләрем хәзер сүрелде минем,

Килерме миңа яңадан язлар.

Минем җыр бу! 26нчы февраль көнне Арча кунакханәсендә яздым шушы җырны. Мин язган шушы җырдан башка Кенәрдә бер генә танцы да узмый иде. Башка авылларга да таралды аннары. Бу малай әле планда да булмаган ул заманда. Менә монда теләсә кемнән сора шул чорда яшәгән – шул вакытта ишетелгән җыр диячәкләр… – дип сөйләде ул. (Надил Шакирҗанов 1964нче елгы).

Җырның ул чактагы бернинди видео-аудиосы да сакланмаган, билгеле. Кызыксынып, очрашуга килгән кешеләрдән сораштырдым. Авылда бу җырны чыннан да беләләр икән. 1983нче елгы чыгарылышта бу җырны җырлаганны үз колакларым белән ишеттем, дип сөйләделәр. «Без бик матур итеп җырлап йөри идек ул җырны», – дип сөйләде очрашуга килгән, Надил Шакирҗановның чордашы булган Ризәлә Сәмигуллина.

Надил Шакирҗанов бу җырның язылу тарихын да бик кызык итеп сөйләп күрсәтте. 1970нче еллар азагында Яңа Кенәр авылы мәктәбенең 7нче «А» классында укучы Сәлахетдинова Флерага атап язылган, дип сөйләде ул аны. Шул Флера булган икән инде «егетләр хәлен аңламый торган» кыз. «Миңа нишләргә?» дип өзгәләнүче егет – Остеял авылыннан Яңа Кенәргә килеп укыган 9нчы класс укучысы Шәйхетдинов Нуретдин булган, ди.

Инде әйтелгәнчә, Нуретдиннең бу шигырен аның дуслары Флерага җиткерә. Флерадан алып, бу шигырьне Альберт исемле егет кесәсенә салып куя. Аннары егетләр военкоматка каралырга китә, соңга калалар. Автобуслар юк заман, кайта алмагач, боларны кунакханәгә кунарга керткәннәр. Шунда Альберт шигырьне Надилгә күрсәтә.

– Шигырьне карагач, үзеннән-үзе музыка барлыкка килде, – ди Надил Шакирҗанов. – Нуретдин аны Флерага багышлап язган, ә мин Зәмһәрия исемле кыз белән йөргән идем. Мин шуңа багышлап җырладым...

Җырлый торгач, егетләр үсә бара, шуңа күрә җырга үзгәрешләр дә керә – җырда балдаклар, өйләнешү темалары керә. Билгеле, Нуретдиннең текстында андый юллар булмаган. 

Надил Шакирҗанов бу җырны классташлар очрашуында сәхнәдән дә башкарды, аның героинясын сәхнәдән башкаларга тәкъдим итте. «Нуретдин+Флераның яшьлек мәхәббәте тарихы нәтиҗәсендә туган җырны» алкышларга күмделәр.

Җырның төп «героинясы» – Флера Сәлахетдинова, хәзер инде Зыятдинова белән дә сөйләшеп алдым.

– Надил әйткән сүз дөрес. Бу җыр 1979нчы елда язылды. Сүзләрен миңа гашыйк булып йөргән Шәйхетдинов Нуретдин миңа багышлап язган, – диде ул, «Бу дөресме?» дигән сорауга җавап итеп.

– Нуретдин ул җырны сезгә үзе күрсәттеме?

– Юк. Ул аны миңа бирмәде. Аның авылдашы минем классташ кыз белән дус иде. «Нуретдин сиңа язды», – дип шул Рәмзия миңа бирде. Ул минем блокнотта иде, коридорда укып торганда, аны малайлар тартып алды. Марат Яруллин бу җырны куйгач, мин аңа комментарий да яздым, җыр сезнеке түгел, җырның авторы – Нуретдин, дидем. Бу бит дөрес түгел!

– Бу җавапсыз мәхәббәт идеме чыннан да?

– Җавапсыз булгандыр инде... Яшьлек...

– Ул егет яратып йөргәнен әйтмәдемени?

– Юк... Бала вакыт бит инде ул! Коридорда сөйләшеп басып тора идек инде тәнәфесләрдә... Шул гына. Мин аның тарафыннан берни дә сизмәдем, иптәш кызым әйткәч кенә белдем. Аннан соң мәктәпне бетерде, юллар аерылышты.

«Бу бит дөрес түгел. Кешенең җыры җырлана икән, авторы әйтелергә тиеш. Дөреслек ачылып, халык моны таныса, бу әйбер Нуретдингә барып ирешсә, мин шат булыр идем», – диде Флера Сәлахетдинова-Зыятдинова.

Хәзер инде шигырьне язучыны эзләп табарга кирәк булып чыкты. «Сүз куешып куйган болар» дигән фикер туучылар булуы ихтималыннан чыгып, алдан ук әйтеп куям – Надил Шакирҗанов белән дә, Кенәрдәге башка кешеләр белән дә бөтенләй аралашмаган кеше моңа кадәр әйтелгән шул ук тарихны сөйләп чыкты. Полиция теле белән әйтсәк, шаһитларның күрсәтмәләре туры килә. Ул шигырь берәр җирдә язылмаганмы сезнең, дигән идем «Язылганы да бардыр инде ул», дип җаваплады.

– Нурисә исемле авылдаш бар иде. Мин ул шигырьне укырга шуңа биргән идем, шуның аркылы таралды. Ул Надилгә килеп эләккән. Илгиз Баязитовлар гитараларда уйнап, җырлап йөрделәр аны.

Очраклы килеп чыккан әйбер инде ул... Мәктәптә укыганда гашыйк буласың бит инде. Тугызда укыганда, җидедә укыган Сәлахетдинова Флерага багышлап язылды. Матур кыз иде Флера... Хәзер күргәнем дә юк, тормыштадыр инде ул, кайсыбыз кая таралыштык. Читтән гашыйк булып йөрү иде ул... Ул кыз аны үзе белмәгәндер дә дип сөйләгән Нуретдин Рәмискә.

Ул капыл шалтыраткан таныш булмаган кешегә җырның сүзләрен дә әйтеп биргән, җырлап та күрсәткән. Ә Марат Яруллин башкаруында ишеткәне дә булмаган икән. Моны ишетеп аптырап калган Нуретдин башта, моңа куанам гына, дип әйтсә дә, соңрак клипны тыңлагач фикере бөтенләй үзгәргән, ошатмаган ул башкаруны. Һәм әлеге темага аңлатма бирергә теләп миңа мөрәҗәгать итте. Мин аның шәрехләмәсен үзгәртмичә, «Безнең гәҗит» укучыларына тәкъдим итәргә булдым.

«Тыныч кына гомер кичкәндә, аяз көнне яшен суккандай уйламаган хәл килеп чыкты. Печән чабып ята идем, матур гына тавышлы ир шалтыратып эшемнән бүлде. Ул миннән сораштыра башлады. Сүз моннан 44 ел элек язган «Беренче мәхәббәт» исемле җырым турында икән. Марат Яруллин исемле кеше «Миңа нишләргә» дигән җырга клип төшергән, аның сүзләрен син яздыңмы, дип сорады шалтыратучы. Аптырап калдым. Мин аны Флера Сәләхетдиновага язган идем, дип көч-хәл белән әйләндереп әйтә алдым. Шуннан соң гына аңладым, җырымның иясенә барып җиткәнлеген. Ә мин, аны ул белми дә, дип уйлап йөргән идем. Телефонның икенче башыннан миңа җырлап күрсәт әле дип сорадылар. Җырладым, дулкынланудан бик үк моңлы чыкмады бугай. Аннан соң гына белдем, ул ягымлы тавышлы кеше журналист Рәмис Латыпов булган икән. Берәр көн үттеме, юкмы – китте миңа шалтыратулар, җыр язгансың икән, дип сорыйлар. Интернеттан карагач кына аңладым, эшнең нидә икәнлеген. Марат Яруллинның клибын тыңладым, шуннан соң минем бар куанычым юкка чыкты. Җырны үзләштерүчеләр, андагы берничә сүзне, 15 яшьне 14кә, «яз»ны «наз»га алыштырганнар да, үзләренеке иткәннәр. 9нчы класс баласы нинди наз турында уйласын соң?! Ул чакта кызлар кулын да тотып карамаган, ошаган кешеңә хат тапшырып кына дуслашу, ояла идек бит...

Дәрес вакытында, парта артында язылган җыр ул. Кенәр совхозы ягыннан бик чибәр бер кыз килә иде. Әле дә күз алдымда, матур мәктәп формасыннан, ак оеклар киеп йөргәне. Мин аның мәктәпкә килгәнен көн саен сиздермичә генә көтеп тора идем. Ул аны белми дә иде, билгеле. Һәркемдә булгандыр инде ул, яшьлек мәхәббәтләре.

Ул чактагы мәктәп бөтенләй башка дөнья иде бит, умарта күче кебек гөр итеп тора иде. Ул иптәш кызлары белән, мин иптәш егетләр белән бер-беребезгә күз ташлап ала торган идек инде. Класстан класска күчеп йөрибез, һәр предметның үз кабинеты. Кайвакытта аларның классы белән безнең класс кара-каршы очраша. Анысы бигрәк тә зур бәхет иде инде, яныннан үтеп китәсең бит. Классташларың ташкынына ияреп барасың. Булган инде самими күңелле чаклар, сагынып искә алырга гына калды. Ничек сыйганбыздыр без генә алты класс идек, мин «Е»да укыдым.

Аның белән очрашып сөйләшкән булмады, кыюсызлык бит. Безнең яшь чакта хәзерге кебек телефоннарыбыз да, магнитофоннарыбыз да булмады. Фәймә апам гитара алып кайтып биргән иде. Шунда үземчә уйнарга өйрәндем. Туганнан туган энем Динарның гармунына кушылып кичләрен җырлап утыра идек инде.

Аннан армиягә киттем. Кайткач Арчага китеп төпләнеп калдым.

Мин моны язмаган да булыр идем, Рәмис Латыпов язмасында Марат Яруллинның, имеш-мимешләр күп булыр ул, дип безне гаепләргә тырышуын белгәч, йөрәгем әрнеде. Җырдагы һәрбер сүз йөрәктән чыккан бит. Төннәрен йокламыйча ул кызны уйлап язылган ул. Имеш-мимеш түгел. Чынбарлык. Язмада Флера балалар гына идек бит әле, дигән. Бик дөрес. Моннан ярты гасыр элек язылган җырны үзләштерү матур түгел.

Без яшь чакта Наза исемле җырлы уен бар иде. Без аны болында «Аллария-ләрия, тимәгез кеше ярына, булсын ияләренә» дип җырлый идек.

Җырларга тимәгез. Булсын ул ияләренә. Аның ияләре билгеле, Флера, Надил һәм мин. Надил бу җырга бик матур клип чыгарган. Монысы минем өчен гомергә бетмәслек куаныч инде. Мәктәп елларына кире кайтарды ул.

Рамис Латыйповның язмасындагы Надилның зарлары урынлы дип саныйм. Минем сүзләремә, аның көенә язылган җыр ул. Моны беркем дә кире кага алмый.

Җырның сәбәпчесе Сәләхетдинова Флера. Ул булмаса җыр тумаган булыр иде. Шигыремне «чәчкән» авылдаш кызлар Исмәгыйлова Рәмзиягә, Хаҗиева Нурисәгә, шундый матур көй язып, халыкка чыгаручы Надилгә рәхмәт. Аллага шөкер, барыбыз да исән-саулар. Газета аша аларга сәлам юллыйм. Тазалык-саулык, муллыкта яшәүләрен телим. Аллаһ беребезне дә ярдәменнән ташламасын.

Клипта катнашкан балаларга рәхмәт. Берсеннән-берсе матурлар. Бик мәгънәле клип килеп чыккан.

Яшермим, минем үземә дә ошамады Марат башкарган вариант. Надил бу җырны күңелгә үтеп керерлек итеп башкара.

«Интертат»та бу җырның безнеке булуы бик дөрес язылган, тик әтиемнең исеме генә дөрес түгел. Минем әтием Фәттах исемле, – дип сөйләде миңа Нуретдин

«Интертат» Марат Яруллин белән дә аралашкан. Журналист Алинә Айдарованың соравына ул: «Рим Шәрифуллин көе һәм сүзләре, шулай ук Миләүшә Әфләтунова сүзләре» дип җавап биргән. Соңыннан аңлашылганча, Миләүшә Әфләтунова бер куплетны өстәп язуда – шигырьне «сипләүдә» катнашкан икән, төп автор – Рим Шәрифуллин...

Бу җырга башка кешеләр дәгъва итә, дигәч: «Имеш-мимеш сөйләүчеләр һәр юнәлештә бар инде ул. Минем үземнең андый мәгълүмат ишеткәнем юк. Ишетсәм дә, һәр «имеш»ләргә вакыт әрәм итәсем дә килми. Русия авторлар оешмасыннан белештек. Әлеге җыр Риф (Яруллин җавабында исеме «Риф» дип язылган иде, ялгыш булганмы, әллә «Риф» та барлыкка килдеме? – «Интертат»). Шәрифуллин исеменә теркәлгән. Ул инде, кызганыч, исән түгел. Миләүшә Әфләтунова бу шигырь юлларына тагын бер куплет язды. Безнең аудитория күбрәк яшьләрдән тора. Аларга кабул итү җиңелрәк булсын өчен, гадирәк, истә калырлык куплет өстәттек. Минемчә, Риф Шәрифуллин белән Миләүшә ханым – бу җырның авторлары. Шушы җырга яңа сулыш өреп, менә дигән трек чыгардык. Татар яшьләре рәхәтләнеп тыңлый», – дип язды Марат.

Яруллин әйтүенчә, ул бу җырны Интернетта ишеткән, аны башкарырга рөхсәт сорап, Шәрифуллинның туганнарына язган, алары каршы килмәгән, киресенчә, идеясен күтәреп алганнар. «Аны күп кеше җырлый, Әнвәр Нургалиев та җырлаган иде», – ди Марат Яруллин.

Марат Яруллин аша туганнарына, башка кешеләрнең дәгъвалары бар, сөйләшәсебез килә, дисәк тә, Рим Шәрифуллинның туганнары безнең белән сөйләшергә теләмәде.

«Интертат»ка башка авторлар булуын да күрсәткәннәр. Җыр, чынлап та кемнеке? Әгәр Рим Шәрифуллинныкы икән, нигә аның туганнары безнең белән сөйләшүдән курка? Ул Шәрифуллинныкы түгел икән, ничек аныкы булып киткән? Бу сорауларга әлегә җавап таба алмадык. Әгәр алар да Надил, Нуретдин, Флера кебек тәфсилләп аңлатып бирә алсалар, әле шаһитлар да расласа, һәм ул авторлар 80нче еллардан да өлкәнрәк икән, мин аларга ышаныр идем. Әмма дәлилең булмаса, сөйләшүдән качарга гына кала инде.

«Безнең гәҗит» бу буталчык вакыйгага ачыклык кертергә авторларга ярдәм итәчәк. Плагиатлык, кеше иҗатын үзләштерү булырга тиеш түгел.

«Интертат» ярдәмендә Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Рәсемдә: Нуретдин Шәйхетдинов оныгы Мансур белән (сулда) һәм Надил Шакирҗанов.

Комментарии