Кемне сайларга?

Кемне сайларга?

Бу арада шалтыратучылар күбәйде, сорауны турыдан куялар: кемне сайлыйк, сездән киңәш кирәк, диләр. Әлбәттә, минем андый фәрман бирергә хакым да юк, намусым да кушмый. Һәркемнең башы үзендә, акылы да үзе белән. Һәркем кемнең ни кырганын белеп-күреп яши торгандыр… Хәер ниләр булып ятуын интернет аша гына чамаларга була. Рәсми мәгълүмат чаралары, радио, телевидение тормышыбызны ал-да гөл итеп күрсәтә, ә бүгенге оппозицияне иминлекне какшатучылар итеп сурәтли, халыкны үткәннәр белән өркетә… Янәсе, оныттыгызмыни, 90нчы елларны. Аннан тагын да ераккарак күз салына: Совет чорындагыны да искә алалар. Тик шунда сорыйсы килә, бүгенге системаны коручылар, сез үзегез кайда идегез соң? Менә кайтып җиттегез дә, кемдер ишкәнне торгызырга керештегезме? Юкса, үзегез үк җимерешмәдегезме?

Мәйданнардагы оппозициянең кайбер лидерларына карата хөрмәтем бөтенләй юк минем дә. Бүген демократия таләп итүчеләр, үзләре үк шул демократия яралгысын тумас борын буып аттылар…

СУГЫШЛАР ГЫНА БУЛМАСЫН

Бу нисбәттән, Ельцин бабайны икенче тапкыр сайлаган вакыттагы бер вакыйга искә төшә. Ельцин беренче турда ук төшеп кала язды. Чөнки демократиягә охшаш вәзгыять яши иде әле. Шул сәбәпле генә Фәүзия Бәйрәмовалар депутат була алды бит ул чакларда. Бу инде сер түгел: Ельцинның җиңелүен исбатлаучы гына булмады. Сәяси театрда мәңгелек кандидат ролен башкаручы Зюгановка да кирәк түгел ул. Аның оппозициялеге телендә генә. Әмма шул чакта олигархлар артларына утырды, башларына ябыштылар. Нишләргә… һәм сайлауларның икенче туры ясалды. Менә шул икенче тур көнне авылыма кайткан идем. Китәргә җыенам. Әнием дә сайлауга барасы. «Улым, кемне сайлыйм», – дип сорап куйды бу. «Үзеңә кара, теләсәң, Зюгановны сайла», дип әйтеп кудым.

Әнием, бик тиз әйләнеп кайтты. Һәм миңа үзенең беркатлылыгы белән акланып хисап тота башлады.

– Улым, мин Ельцинны сайладым. Нишлим инде… Я… (кешеләрнең исемнәрен әйтмим, оят булыр) менә сызыкны монда Ельцинга куй, дип сыздырды. Тукта, улым, аны түгел башканы сайларга кушты бит… – дип әнием хәтереннән чыгып киткән исемне эзләргә керешкән… «Юк, син нәрсә, оныттыңмыни, сугышларны. Инде рәхәт яши башлагач кына. Зюгановны сайласаң, сугыш була…», дип комиссиядәге ханым бюллетеньне үзе үк сызып урнага илтеп салган.

Нишләсен, курка бездә халык сугыштан. Күпне күргән әнием дә куркып калган. Ач утырырга да, кимсетелергә дә риза ул, хокукларының ни икәнен дә белми, барына да разый, ипи белән чәе бар, шул җиткән… Тик сугышлар гына була күрмәсен. Әбиләр намаз саен шулай дога кыла. Безгә әйбәт патшалар насыйп булсын, илбашларына акыл бирсен дә, сугышлар була күрмәсен…

ӨСТӘГЕЛӘР КУШКАНЧА БУЛА

Безнең халык белән идарә итү ансат ул. Ул илгә яхшы патша килүен тели. Тәртипсезлек күрсә, Сталинны юксына. Кемдер киләсе дә җайлап куясы барын да. Ә менә үзенең дә көче барын, нидер майтара алуына ышанмый. Ул демократик җәмгыятьнең ни икәнен аңламый да. Көчлегә буйсынасы, җитәкчене карусыз тыңлыйсы дип кенә белә. Сайлауларга да бара ул, тик белеп бара: миннән тормый барыбер, барыбер, өстәгеләр кушканча була…

Шулай кушканча яши-яши сатылып беттек инде. Комиссия әгъзалары кирәкле саннарны ясап куя. Күпчелеге укытучылар, балаларга намус, акыл дигән төшенчәләрне аңлатучылар… Сайлаучылары да күнеккән ялганга. Акча өчен протестның да кемгәдер кирәклесен генә «белдерә» ул…

ФӘХИШӘЛЕК

Бу арада хакимиятне, ә хакимият оппозицияне ниләрдә генә гаепләми. 50 мең кешелек митинг җыйса, хакимиятне яклаучылар 100 мең кеше белән тутыра мәйданны. Тик җыю белән җыелуның аермасы бар шул. Шул митингларга акча өчен килү очраклары фаш ителгән видеокадрлар интернет белән тулды. Мине административ ресурслар белән күз буяу аптыратмый, әмма 300–500 сум өчен мәйданга чыгып байрак күтәреп торучыларның күплеге сәерсендерә. Җитәкче түрәсе сүзенә буйсынып мәйданга килүчеләрне аңларга була… Ә менә акча өчен… Моның фәхишәлектән әллә ни зур аермасын күрмим. Авыр тормышка зарланып яшәп, шул тиеннәргә сатылып, кемнеңдер идеяләре өчен үзеңнең вакытыңны, хәтта намусыңны исраф итү… белмим, минем өчен түбәнлек. Хакимиятне яклап оештырылган митингларга халыкны ничек җыюларын тасвирлап мәкаләләрне без дә яздык. Хакимият тә алдында үз тарафдарлары барлыгын күрсәтергә омтыла шулай.

Миңа калса, демократик үзгәрешләрдән барыннан да бигрәк бүгенге хакимият курка. Чөнки җавап бирәсе булу ихтимал. Һәм билгеле инде, халыкны ыгы-зыгылы 90нчы еллар белән өркетүчеләр алар үзләре үк түрә.

Шуңа күрә, кемне сайларга дип миннән сорамагыз. Намусыгыз кушканны сайлагыз. Тик сайлауларга бармый калмагыз. Бу сайлауларның чиста булмавын теләүчеләр өчен генә файдага. Мин инде сайлауларга барачагымны, кемне сайлаячагымны беләм. Шул ук вакытта нәтиҗәләрен дә… Сайлаулар үткәч сөйләшербез әле яңадан. Ялганнардан арынасы иде бер. Ялган белән ерак китә алмабыз. Кайчан да булса, безгә дә чын демократик сайлаулар килеп җитәр…

Сәйдулла КУТУШЕВ.

Кемне сайларга? , 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии