«Яңалык»

«Яңалык»

Хөрмәтле «Безнең гәҗит» укучылары. Мин сезгә язмамның исемен ни өчен «Яңалык» дип куюымны аңлатырга тырышырмын. 2023нче елның 17нче гыйнварында Зәй районы, Аксар авыл җирлегендә (7 авыл керә) халык җыены булды. Җыен башланыр алдыннан җирлек башлыгы: «Сораулар булса, язма рәвештә бирегез», – диде. Минем өчен бу да яңалык иде. Нигә язып торырга, түрәләр белән очрашканда соравымны бирермен, дип уйладым. Ә шулай да ике соравымны кәгазьгә төшерергә җитештем. Минем әле тагын сорауларым бар иде, җыелышны башлыйбыз, дип залга чакырдылар.

Районнан килгән һәр түрә халык алдында хисап тотты. Аларча барысы да бал да май, эшсезлек тә түбән икән. Мин үзем бу җирлектә 1969нчы елдан мал табибы, зоотехник, 7 ел ярым авыл советы рәисе булып эшләдем. Күмәк хуҗалык «Партиянең XXI съезды» исемен йөртте. Мөгезле эре терлекнең баш саны – 3500, шуларның 950се савым сыеры иде. Җәй көне тәүлеккә 18әр тонна сөтне 4,2 процент майлылык һәм беренче сорт белән тапшыра идек. Шул ук вакытта 3000 баш дуңгыз, 2700 баш сарык, 3000 тавык. Уйласаң, ел буена ничә тонна сөт, дуңгыз ите, йон, йомырка тапшыра идек. Бу кадәрле терлек продукциясе 8 авылда җитештерелә иде. Хәзерге көндә элеккеге колхоз биләмәсендә бер терлек тә юк. Терлек биналарындагы булган тимер-томыр да бетеп килә. Җәйге чорда терлек биналарында хәтта чебен дә күренми, чөнки терлек булмагач, чебеннәргә дә ашарга юк. Аксар авылыннан 40 терлекче Югары Шепкә авылына 4 км йөреп эшлиләр иде. Хәзер инде Югары Шепкәнең дә терлекләрен бетерделәр. Аксар терлекчеләре тик ятучылардан түгел, инде күрше Түбән Кама районына 20 км йөреп эшлиләр.

Терлекчелек күп чыгымнар таләп итә. Инвестор «Агросила» җитәкчеләре моны яхшы аңлый һәм Зәй районында терлекләрне бетерергә, шикәр чөгендере белән генә шөгыльләнүгә күчәргә планлаштыра. Бу авыл халкына вәхшилек планы дип саныйм мин. Татарстан фермерлар берлеге җитәкчесе Камияр Байтимеров 2020нче елга нәтиҗә ясаганда менә шундый сан китерде: соңгы елларда Татарстан авылларыннан Казанга 200 мең кеше күченеп килгән, диде. Мин хәзер бу саннарга аптырамыйм, чөнки безнең халык эшләп ашарга өйрәнгән, гаиләләрен ничек булса да саклап калырга тырыша. Араларында сәрхушләр төркемен арттыручылар, сирәк булса да рәшәткә артына керүчеләр дә юк түгел.

Мине нык гаҗәпләндергән саннарны 2011нче елның март аенда телевизордан Русия Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр комитеты рәисе Валентин Денисов китергән иде, аларны куен дәфтәремә язып алдым. Аның әйтүенә караганда, соңгы 15 ел эчендә (1995-2010нчы елларда) Русиядә 18 мең авыл юкка чыккан. Һәм шушы бушлыкны тутыру өчен, Русиядә булган бакча ширкәтләренә авыл статусы бирү тәкъдиме белән чыккан иде. Башта бу саннарның дөреслегенә бик шикләнеп карый идем. Ә менә 2000нче елдан соң инвесторлар Татарстанда авылга килә башлагач, 18 мең авылның ничек юкка чыгуын аңладым.

Җыенга килгән түрәләрнең шул кадәр халыктан аерылган булуына ачуым кайнады. Шунда прокурор да тора икән. Минем кабул итү вакытында килегез, сорауларыгызны бирерсез, профессиональ җавабымны әйтермен, диде. Һәм 10 көн эчендә язмача җавабын да бирде. Ә менә хакимият башлыгы урынбасарының һаман да бер соравыма да җавап биргәне юк.

Замана җыелышы менә шулай уза бездә, хөрмәтле «Безнең гәҗит» укучылары. Сездә дә халык җыены шулай узамы? Кайтаваз рәвешендә сездән җавап көтәм.

Тәлгать ШӘВӘЛИЕВ,

Зәй районы, Аксар авылы

Комментарии