- 29.05.2012
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2012, №21 (30 май)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Узган елның декабрендә РФ Дәүләт Думасына сайлаулардан соң, гаделсезлеккә, ялганга түзәр чамасы калмаган халык мәйданнарга чыккач, илнең иң югары кәнәфиләрен биләүчеләр шөбһәгә калды. Бераз аңнарын җыюга вәгъдә бирергә тотындылар: демократияне арттыру, регион башлыкларын сайлап кую, байларга өстәмә салымнар салу, ярлыларның тормышын җиңеләйтү ише вәгъдәләр Мәскәү Кремленнән ак күгәрченнәрдәй очып чыга торды. Гади халык һәр вәгъдәне алкышлап кабул итте. Чөнки моның кадәр гаугадан соң да үзен янә алдарлар дип уйламады халык, Президент һәм Премьер-министрның һәр сүзенә ышанды.
Ә матур сүзләр Путинны март аенда Президент итеп сайлаганчы дәвам итте дә шып туктады. Әгәр хәтерегездә булса, мин ул чакта ук «үтәлмәячәк вәгъдәләр» дип язган идем. Ниһаять, сүзләремнең хаклыгы расланды.
Губернатор һәм регион башлыкларын сайлаулар кәгазьдә бар, ә гамәлдә һаман шул ук – Путин билгеләячәк. Чөнки яңа закон проектына карасаң, кандидатны җирле парламентның ун проценты хупларга тиешлеген күрәбез. Әле алай гына да түгел – соңыннан Путиннан хуплау алу кирәк булачак. Гади генә итеп әйткәндә, оппозициядән бер генә көчле кандидат та уза алмаячак. Чөнки закон чыгару органнарының барысында да, күпчелек «Бердәм Русия» вәкилләрендә, ә алар ни коммунистны, ни либерал демократны, ни башка бер кандидатны хупламаячак. Башка партияләр исә бер генә районның парламентында да 10% тәшкил итми. «Бердәм Русия» исә Кремль кушканны гына эшли. Алай-болай берәр регион башлыгы тәртәгә тибеп, үзенә кирәкле кандидатны уздыртса да, Путин иләге аша ул узмаячак. Нәтиҗәдә, сайлау бюллетеньнәренә бары тик гамәлдәге власть теләгән кеше генә эләгә алачак. Мондый сайлауларга акча түккәнче, аларны үткәрмәү, регион җитәкчесен һаман да Мәскәү Кремле билгеләү файдалырак – акча янга кала, аны кирәклерәк эшкә тотарга мөмкин була. Халкының ярты өлеше туйганчы ашый да алмаган илдә «Сайлау уены» уйнаган булып кыланып акча туздыру мәгънәсез гамәлдер.
Демократия дә артмый, чөнки «Бердәм Русия» фиркасе вәкилләре РФ Дәүләт Думасына яңа закон проекты тәкъдим итте. Ул кабул ителгәч, митингларга чыгу бик кыйммәткә төшәчәк. Чөнки митингта тәртип бозу өчен оештыручылар 1 млн. ярым, ә гади тәртип бозучылар ачыкланган очракта 1 млн. сумга кадәр штрафка тарту каралган. Хәзер бу штрафлар бәясен 300 мең сумга кадәр «төшерү» хакында сүз бара. Элек штраф 2 мең сум гына иде. Нинди демократия бу?! Әйтик, Татар иҗтимагый үзәге бабайларының яки «Азатлык» малайларының 300 мең сумы бармы? Юк! Ә тәртип бозуны полиция яки махсус хезмәтләр үзләре үк оештыра ала. Нәтиҗәдә, 300 мең сум штраф салалар да, оппозицион оешманы куып тараталар. Менә шундый «демократия» көтә безне.
Байларга затлылык салымы «салу» белән янау да әкият кенә булып калды. Нәтиҗәдә, тәкъдим ителгән закон проекты кире кагылды. Аның буенча мең кв. метрлы фатир, 250 ат көчле машина өчен зур салымнар каралган иде. Мең квадрат метрлы фатир үзе үк көлке. Әлбәттә, андый фатир булмый, ә машина иске дә булырга мөмкин – затлылыгы Русия юлларында әллә кайчан коелып калган… Юк, аны да уздырмадылар. Бу салым бөтенләй булмаячак. Аның каравы күчемсез милек салымы бар кешегә дә арта. Хәзер инде пенсионер әби-бабайлар үзләренең 1-2 бүлмәле фатирлары өчен 500-600 сум түгел, ел саен 3-4 мең сум түләячәкләр. Байлар исә, бары тик коттеджларының бәясе 30 млн. сумнан арткан очракта гына елына 50 мең сум түләячәк. Дөресен генә әйткәндә, түләмәячәкләр. Чөнки Казан эчендәге шактый затлы коттеджларны да 25-26 млн. сумга, бераз кайтышракларын 12-15 млн. сумга сатып алып була. Шәһәр читендәге Боровое Матюшинода таш пулатлар гына 30 млн. сумнан артып китә. Алары да түләми инде. Хан сарайларының бәясе, документларда күптән арзанайтылып күрсәтелгән… Кыскасы, алар түләргә тиешлене без түлисе, казнаны тулыландыру безнең җилкәдә генә калуы бар.
Сайлау алдыннан тавыш җыю, ачулы халыкны тынычландыру өчен гайрәт чәчү бер, ул вәгъдәләрне сайланганнан соң үтәү – бөтенләй башка мәсьәлә. Әлегә мин тормышыбызның җиңеләюен, матураюын бары тик Кремль яклы газета-журналлардан укып, радио-телевидениеләрдән сөйләүләрдән генә ишетеп беләм. Тик ышанмыйм гына… Күпчелек исә, алдауга ышана, хөкүмәткә рәхмәт укый. Ләкин рәхмәтле гамәлләр генә күренми – мал-тәхет, җылы вә йомшак кәнәфиләр бүлешәләр. Гади халыкка исә, торак-комунналь түләүләр тарифларының елдан-ел үсүен «йотып җибәрү», артып торучы салымнар гына кала. Безнең бит түрәләргә йомшак урыннар тәэмин итәсе бар! Шуңа да түлибез, шуңа каршы дәшәрлегебез дә калмый бугай. Демократия вәгъдә итеп килгән Путин мәйданга чыгып кычкыру хокукыбызны да кысарга җыена.
«РЕН ТВ» каналы журналисты Марианна Максимовская Дмитрий Медведевтан: «Путин – Медведев бергәлеге мәңгелеккәме?» – дип сорады. «Тынычланыгыз, бу бик озакка», – диде Медведев. Озак җәфаланасы бар икән шул әле. Инде һава өчен дә, сүз әйткән өчен дә салым салмасалар ярар иде…
Искәндәр СИРАҖИ.
Иткән гайрәтең бумы! ,

Комментарии