- 29.11.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №47 (30 ноябрь)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Матбугат чаралары фермерлар, шәхси эшмәкәрләрне еш мактый. Токымлы үгез үрчетү, бытбылдык, куян, тәвә кошы тоту – болар барысы да хәзерге вакытта бик популярлашып китте. Хәер, шулай булмый, дәүләт авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә һәрдаим ярдәм итеп тора бит. Һәрхәлдә, ТВда бу хакта еш сөйләнә. Тик ул сүздән ары китә алмый ахрысы, төрле программалар кәгазьдә генә кала булса кирәк. Чөнки илебез ничек кенә мактанырга яратса да, үзен яшелчә һәм җиләк-җимеш белән тәэмин итә алмый. Өстәвенә, вәзгыять елдан-ел начарлана гына. Монда Русиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына (ВТО) керергә маташуы көлке кебек күренә. Башка илләргә һәм бар планетага нинди товар тәкъдим итмәкче булабыз, дип сорыйсы килә дә, тик берәү дә җавап бирә алмас сыман тоела.
Чит илдән кертелүче яшелчәләр күләме Русия базарының 20 %ын тәшкил итә, моңа түзеп була. Тик менә җиләк-җимеш импорты исә базарның өчтән икесен алып тора. Моның гаҗәеп саннар икәнлеген аңлату кирәк түгел, димәк халык сатып ала торган алманың да һәр икенчесе үзебезнең бакчадан җыелмаган, дигән сүз түгелме соң бу? Әле җитмәсә, русиялеләр элегрәк елына40 килограммҗиләк-җимеш кулланса, хәзер бу сан 70кә кадәр күтәрелгән. Белгечләр илебезнең яшелчә һәм җиләк-җимеш базары елына 10-15 процентка артып бара, ди. Тик, ни кызганыч, файданы гына Русия җитештерүчеләре түгел, чит илнекеләр күрә. Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларынча, 2005 елдан бирле бездә бу тармакта бернинди алга китеш булмаган. Былтыр исә җитештерү бөтенләй кимегән.
Бу очракта, илебез өчен бик таныш булган кем гаепле, дигән сорауны биреп булыр иде. Һәрхәлдә сатып алучы түгел инде. Өлешчә, моңа климат сәбәпче булырга мөмкин, чөнки Русиягә кертелгән җиләк-җимешнең күбесе бездә үсә алмый. Дөрес, әлеге вәзгыятьне үзгәртү өчен теплица хуҗалыклары һәм яңа технологияләрне үстерү отышлы булыр иде, тик бу бик күп вакыт һәм миллиардлаган инвестицияләр таләп итә. Шулай да алма белән кәбестә өчен шартлар бар бит, югыйсә, әмма Русия аларны чит илдән кайтара. «Management Development Group корпорациясенең идарәче партнеры Дмитрий Потапенко фикеренчә, бездә ике төрле проблема бар: артка калган авыл хуҗалыгы һәм яшелчә белән җиләк-җимешне саклау буенча заманча технологияләр булмавы. «Ә инде саклый алмагач, үзебезнең товар юк, товар булмагач, чит илнекен алабыз», – ди ул.
Мисал өчен, Африканың кечкенә генә иле – Эквадор. Ул Русиягә елына 1 миллион тонна яшелчә һәм җиләк-җимеш сата, күбесе – банан. Быел гына ул илебезгә 300 миллион долларлык, 673 000 тонна кертелгән. Бу исә гомуми банан импортының 20 проценты дигән сүз. Эквадор күп кенә илләрне ананас, чәчәкләр һәм кофе белән тәэмин итә. Өстәвенә, ул кокаин да җитештерә икән. Русиягә анысы да керә, кайвакыт хәтта шул ук банан эчендә.
Эквадордан Русиягә экспорт күләме белән Төркия ярыша (700-800 мең тонна). Ул безгә иң күп яшелчә бирүче ил булып тора. Төркия йөземе импорты базарның 40 процентын тәшкил итә икән. Шулай ук әфлисун да аннан Русиягә зур күләмдә килә. Башка илләр дә калышмый, һәрберсенең үз «бренды» бар. Мисал өчен, Польша – алма, Марокко – мандарин, Кытай – бәрәңге һәм алма, Аргентина – лимон, Голландия – бәрәңге, суган, Испания исә нектарин һәм персиклар белән тәэмин итеп тора. Әле шундый хәл исемә төште. Берничә ел элек дуслар белән Казандагы «Метро» кибетенә кереп 100 сумга Бразилия бәрәңгесе алган идек. Өйгә кайтып, шуны җылытып өстәлгә куйдык. Хәзер дуслар белән табынга карап көлеп утырабыз. Үзебезнең бәрәңгене рәхәтләнеп кыздырып ашамыйча, Бразилиянекен биш тапкыр кыйммәтрәккә сатып алабыз.
Ә бит Русиядә авыл хуҗалыгын үстерү буенча махсус программалар да эшләп килә. Татарстанны әйтеп тә торасы юк, республика өчен бу иң мөһим секторларның берсе санала. Әнә министрлыкка Русия Дәүләт Думасы кызыгырдай сарай төзеп бирдек. Хәзер эшлисе генә калган иде дә бит. Тик, бөтен хыялларны челпәрәмә китергән корылыкка дучар булдык. Аның аркасында уңыш та булмады, авыл хуҗалыгы ярыйсы гына зыян күрде. Ярдәм тагын читтән килде, бу юлы бәрәңгене Белоруссиядән кайтарттылар, янәсе, башкаларга караганда бәясе арзанрак. Дөрес, халык яшелчә радиацияле, дип шаулашты-шаулашуын, тик кая барсыннар инде, барыбер соңыннан алдылар. Акчасы түләнгән бит. Акча дигәннән, авыл хуҗалыгы ник шундый хәлдә, дигән сорауга җавап бар кебек. Русиядә чын проблемалар хакында авыз тутырып сөйли генә беләләр. Нибары ике атна гына булачак Универсиадага, һәм… эссе Сочига кар яудыру өчен миллиардлар әрәм-шәрәм итүне кулайрак күрә шул түрәләр. Барысын бергә җыеп әйткәндә, Русиядә акчалар исраф ителә, юк-бар программа яки чараларга тотыла. Моның шулай икәнлегенә инану өчен районга кайтып, кәрәзле телефоннан шалтыратып карау да җитә, ул әле күп урыннарда тотмаячак. Ә бит инновация, модернизация турында сөйлибез. Эшләр болай барса, бакчадагы алабутаны да чит илгә барып утарбыз инде, шәт.
Гафил КӘРИМОВ.
Ризык артыннан чит илгә ,

Комментарии