Туйлар узгач…

Туйлар узгач…

дигән сират күперен уздык, Аллага шөкер! Бу чараны оештыруда катнашкан һәр кеше өчен бу чыннан да сират күпере белән бер булды. Әче таңнан караңгы төнгә кадәр кунакларны озатып йөргән волонтерларның күз төпләрендә йокысызлыктан барлыкка килгән «капчыкларны» күргәч кызгана идем. Иртәнге җиденче яртыда алар инде метрода бара. Башын бераз терәп куйса, шунда ук йокыга китәргә генә тора иделәр, мескенкәйләр. Көне буе кояш астында, юньле-башлы ашамыйча да, бер айга якын җәфа чикте шулар. Үзләре теләп алган язмыш дияр идең, шулкадәр хезмәт куйган кешенең күңелен күрерлек кенә берәр чара табып була иде инде. Акчасын түләмәсәләр дә, ашау мәсьәләсен кайгыртасы калган. Көнгә 200 сумга «Макдональдс»та ашап кына, кемнең тамагы туйсын ди?! Универсиаданың Ябылу тантанасында балакайларга урындыклар да куймаганнар, концертны басып карадылар.

Үземә исә, Универсиада вакытында, салкынча офиста утырып, тәрҗемә эше белән генә шөгыльләнергә туры килде. Иртәнге 7гә эшкә киләм, кичке 4 тә эш сәгатем тәмам! Шуңа да әллә ни авырлыгын сизмәдем. Универсиаданы да күреп булды. Матбугат хезмәтендә эшләгәч, хәбәрләрне укып, спортчыларыбыз өчен шатланып кына утырдык.

Мин Мәскәүдән килгән тәрҗемәчеләр компаниясенә эшләдем. Казанга алар инде июнь ахырында ук килгәннәр иде. Универсиаданың тәмамлануын шул Мәскәү тәрҗемәчеләреннән дә күбрәк көткән кеше булмагандыр, мөгаен. Көнгә 20шәр сәгать эшләп, 400гә якын текст тәрҗемә иткән чаклар булды. Түзделәр, мескеннәрем! Башка чаралары юк иде, чөнки. Универсиада тәмамлангач кына: «Эх, бер-ике көн булса да шәһәрегезне карап, ял итәсе иде! безгә бик ошады», – диделәр. Бу сүзләр, билгеле инде, йөрәккә май булып ятты. Бер тәрҗемәче: «Универсиада көннәрендә мин 4 килога ябыктым! Спорт залына күпме йөреп, мондый нәтиҗәгә ирешкәнем юк иде әле», – дип көлдерде. Шулай ул, Универсиада бөтен «артык» нәрсәне «чистарттыра»! Әнә да төсле буяулар белән ясаган картинкага әйләнде! Моның кадәр агач, чәчәкләрне шәһәребез 1000 елдан артык яшәп тә күрмәгәндер. Бер сорау гына күңелне кытыклап тора: икенче елга да без ул чәчәкләрне күрә алырбызмы икән?! Әллә инде «Универсиаданың эзен алдагы елларда да сакларга кирәк!» – дип сөйләгән Илдар Халиков, бу вәгъдәләрен кыш җиткәч үк онытырмы? Хәер, кышны көтеп торасы да юк. Казанның Коләхмәтов урамындагы яңа утырткан агачларны кире казып ала башлаганнар. хакимияте моны ул урамда җылылык трассасы ремонты башлану белән аңлата. Агачлар комачаулый икән. Дөрес булса, ул агачларны башка урамнарга утыртырга тиешләр. Шулай инде, безнең илдә гел кире яктан эшлиләр. Әле әнә, Универсиаданың төп мәйданы булган «-Арена» стадионын да ябып, яңадан төзәячәкләр дип сөйлиләр. Утсыз төтен булмый бит, мүкләп-чуклап кына салган биналарның әле күбесен ремонтлыйсы булыр.

Универсиада вакытында шәһәр үзгәрде. Ә халык? Халык шул килеш калды. Бер тамчы да үзгәрмәде! Автовокзалларда исерекләр һаман шул ук. Кунакларны 18нче июльдә озаттылар. 19ы мин вокзалга бардым.

40 яшьләр тирәсендәге ир, инде шактый ук салган. Каршымдагы буш утыргычларга сузылып ятты да, баш астына пакетын куеп, изрәп йокыга да китте. Бу ирне уятырга бер генә полиция хезмәткәре дә юк иде инде ул көнне. Сумкаларны да тикшерә торган кеше күренмәде.

Универсиададан соң, юлларда һәлакәтләр саны да бермә-бер артты. Казан урамнарында гына да көнгә әллә ничә бәрелешкән машиналар очрый. Ай буе тимер атларын бикләп тотарга мәҗбүр булган халык хәзер рәхәткә чыкты. Чат саен басып торган яисә көтүләре белән йөргән хокук саклаучылар юк, димәк шәһәр халкы да акрынлап үз тормышына кайта ала.

Хәер, Казанның үзәк урамнарында гына үзгәрешләр зур булды ул. Авиатөзелеш районындагы урамнарда алабуталарны Универсиада вакытында да чабучы булмады. Инде хәзер кеше буе үсеп, орлыклары өлгереп утыра. Урамнардагы пычраклык та хәзер «яңара» башлады. Җимерек йортларны да сүтәргә уйлап караган кеше булмады.

«Таулык» якларында да шул ук хәл. Урамнарына танк белән үтсәң генә. Универсиада авылы янәшәсендәге урамнарны ремонтласалар да ярый иде, югыйсә. Күрәсең, Казанга Универсиада үткәрү өчен бирелгән миллиардлар гына җитеп бетмәгәндер.

Сәлимә ЗАРИФ.

Комментарии