Капкын

Капкын

Халыкны рәхәттә, уңай шартларда яшәтү өчен хакимият бөтен көчен куеп эшли. Монда принцип бер: бөтен нәрсә кеше өчен, халык өчен. Депутатлар, хакимияттәгеләр тиреләреннән чыгып, җан атып, ничек булса да халыкның тормышын яхшыртырга тырыша.

Әле менә Чаллыда шушы максаттан хакимият зур гына бер социаль башлангычны күтәреп алды. Күрәсең, халыкның көнкүрешен яхшыртырга теләү иң югары ноктага җиткән, аны ничек тә тормышка ашырырга кирәк булды. Сүз Чаллыда ТОСлар (территориальные общественные самоуправления, татарчасы – территориаль җәмәгать үзидарәләре) төзү турында бара. Хакимият вәкилләре, ЖЭК, ЖРЭУ, идарә итү компанияләре белән берлектә «өстән» төшерделәр ул инициативаны. Бу ТОСларның максатлары изге, программалары киң һәм күләмле. Янәсе, халыкны үзләре яшәгән урыннарында яхшы, уңайлы шартларда яшәтү, активлыгын көчәйтү, инициативасын кузгату өчен төзелә алар. Монда социаль яклау да, хокукый яклау да, агарту-пропаганда, юридик ярдәм, консультацияләр һәм башка социаль ярдәм дә каралган. Янәсе, халык тормышның күп тармакларын үз кулына алып, актив катнашып, үзенә яхшы шартлар тудырып яшәячәк. Программада яхшы, заманча балалар мәйданчыклары төзү, юлларны төзәтү, подъезд, ишегалларын чиста матур итеп тоту, яшелләндерү, ремонт һәм башка бик күп эшләр дә каралган.

Шәп бит, ләкин, урыс әйтмешли: «Гладко было на бумаге, да забыли про овраги». Татарчасы шул ук, чыннан да, чокыр-чакырлар исәпкә алынмаган монда. Ник диярсез? Чөнки бу ТОСларны оештыруның башында ук ышандырмый торган сәер хәлләр күзәтелде. Әйткәнемчә, бу инициатива халыкның үзеннән чыкмады, «өстән» төште. ТОСларны оештыру җыелышларына килергә чакыручы белдерүләр күренмәде. Элегрәк Чаллыда подъезд һәм йорт «старшийлары» бар иде. Аларын да сайлап түгел, ә ЖЭК, ЖРЭУдан билгеләделәр. Менә шул «старшийлар», ә алар бер тиен дә акча алып эшләми, бер-ике дус-иш, күрше-күләнне мәктәпләргә алып килделәр, аларны делегат итеп раслаттылар һәм кулларына «мандатлар» тоттырып утырттылар. Шулай ирекле-мәҗбүри рәвештә тупланган «делегатлар»ны җыеп, ТОСларны оештыру конференцияләре үткәрделәр. Конференция президиумнарында алдан билгеләп «сайланган» ЖЭК, ЖРЭУ, хакимият вәкилләре, йорт буенча бер-ике «старшийлар» утырды. «Старшийлар» барысы да диярлек пенсионерлар, яшьләр юк. Шулай ук «делегатлар»ның да күбесе өлкән яшьтәгеләр иде. Теле-телгә йокмый торган башкарма комитет хезмәткәрләре ул ТОСларны үтереп мактадылар. Аларга ышансаң, киләчәктә җәннәттә яшәячәкбез икән. Соңрак ТОС идарәсен, аның рәисен, казначеен, идарә әгъзаларын «сайлаттылар». Сайлаттылар дип, алар шул ук алдан билгеләнгән ЖЭК, ЖРЭУ кешеләре булып чыкты. Шулай итеп, 50 ТОС төзелде. Җыелган делегатлар «ә» дигәнгә «җә» дигәндәй, президиум нәрсә кушты, шуны эшләп, битараф рәвештә мандатларын күтәреп, алар нәрсә әйтсә, шуңа күнеп тавыш бирделәр.

Бу җыелышларның формаль чара, бер күз буяу, алдау икәненә күпчелек төшенмәде. Арада юридик яктан әзерлекле кешеләр конкрет сораулар бирделәр. Бик саллылары ул ТОСларның финанс базалары, акча кайдан, кемгә, күпме бирелү турында иде. Ягъни ул ТОСларның хисаплары буламы, рәисләргә хезмәт хакы түләү бармы, идарә әгъзаларына да түләрләрме? Менә шунда инде президиумдагылар бутала башлады. Хәтта ТОСларның нинди затлар, юридик хокукка ияме-юкмы дигәнгә ачык җавап булмады. Берсе – аларны юридик зат түгел, икенчесе – җәмәгать оешмасы түгел, өченчесе аларны бөтенләй физик зат диде. Бу бер нәрсә дә аңлашылмаслык, бер буталчык нәрсәгә әйләнде. Күпме генә кычкырышсалар да, тәгаен генә нинди зат икәнен ачыклый алмадылар,

Финансларга килгәндә, шулай да ТОС рәисләренә хезмәт хакы түләнәчәк дип «ычкындырды» берсе. Бюджеттан биш миллион сум биреләчәк икән. Имәндә икән чикләвек! Хисаплары юк, юридик зат түгел, банклар белән эш итмиләр, димәк, акча турыдан-туры оешмага киләчәк. Ә оешманың рәисе кем? Димәк, аңа акча хезмәт хакы булып киләчәк. Хәзер гади генә фикер йөртик. Биш миллион сумны 50 ТОСка бүлгәндә, һәр ТОСка 100000 сум эләгә. 100000 сумны 12 айга бүлсәк, 8300 сум килеп чыга. Менә сезгә, рәис әфәнделәр, айлык хезмәт хакы! ЖЭК, ЖРЭУда эшләгәч, бу аңа күктән төшкән өстәмә акча була. Үзенә тиешле 8300 сумны ул 15-20 идарә әгъзасына бүлеп тормас бит инде! Алары бушка эшләячәк.

Матди ярдәмне спонсорлар, иганәчеләр бирерләр дип әйттеләр. Ләкин бушка түгел, ә «грант» буларак биреләчәк икән алар. Ягъни берәр конкурс, мисал өчен, «Иң яхшы подъезд», «Иң яхшы ишегалды», «Иң уңайлы йорт» ярышлар оештырып, 50 ТОСны үзара талаштырып, ызгыштырып, хәрәмләшеп бетерәчәкләр ул акчаларны бүлешкәндә. Эшмәкәрләр өстенә төшәчәк авыр йөк булачак ул. Ә алар акча янчыкларын бик ачып бетерми, чөнки туеп беткән ул ирекле-мәҗбүри «җыюлардан», хәер-сәдакалардан.

Бу ТОСларны оештыру чираттагы бер тозак, капкын дип санарга кирәктер. Бу оешмалар башында ук зәгыйфь итеп оештырылган һәм озак яшәмәсләр кебек. Яшәп киткәндә дә бу аерым кешеләрнең «ашау тагарагы»на, «кормушка»га әйләнү, акча «юу» мафиоз мөнәсәбәтләр урнашып китү куркынычы да бар. Әле бит бу оешма, шул ук ЖЭК, ЖРЭУның «филиаллары»на әйләнеп, әлеге акчалар аларның кесәләрен калынайтмас дип, кем гарантия бирә ала?

Бөекбритания Премьер-министры Уинстон Черчильның үткен бер сүзе бар. Ул: «Урыслар үз-үзләренә зур авырлыклар, киртәләр тудыра һәм аларны коточкыч югалтулар, корбаннар хисабына, геройларча җиңеп чыгалар», – дигән. Ә халкыбызның бу очракка карата тагын да үткенрәк әйтемнәре бар: «Түләүсез сыр капкында гына була». Ә Русиядә ул капкыннар әледән-әле куелып тора, халык аларга каба бара, тик бер капкынга эләккәч, аннан котылу ифрат авыр хәл, кайвакытта мөмкин дә түгелдер.

Рәис ЯКУПОВ.

Чаллы шәһәре.

Комментарии