- 31.05.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №21 (1 июнь)
- Рубрика: Әйтсәм–әйтим…
Бензин хакы әкиятләрдәгечә: ел үсәсен – ай үсә, ай үсәсен – көн үсә. Май аенда гына да ул 2-3 сумга кыйммәтләнде. Татарстан статистика идарәсе хәбәренә караганда, хәзер республикада АИ-93 маркалы бензин уртача 24 сум 15 тиен тора. 95нче марка 26 сум чиген узды, дизель ягулыгы да 24 сум 30 тиенгә җитте.
Ягулык базары бөтен Русиядә «бизгәк тота». Ул күрше-тирә республикаларда да кыйммәтләнде. Аеруча Алтай краенда, Омск һәм Кемерово өлкәләрендә хәлләр киеренке. Бензин кризисы нәкъ менә шул төбәкләрдән башланды. Тува республикасында бензин сатуда чикләүләр кертелде, махсус талоннар булдырылды. Бензин хакы 50 сум чиген узды. Күп АЗСлар ябылган.
Илдә бензин кризисын авызлыкларга теләп, Русия хөкүмәте беренче майдан экспорт пошлинасын күтәрде.
КЕМ ГАЕПЛЕ?
Вице-премьер Игорь Сечин «Вести-24» телеканалына илдәге нефть эшкәртү тармагының аяныч хәлдә булуын кризиска сәбәп итеп күрсәтте. Шулай ук, хөкүмәт, махсус килешеп, бәя күтәрергә тырышучы компанияләрне дә фаш итәргә җыена. Премьер-министр Владимир Путин күрсәтмәсе буенча, федераль антимонополия хезмәте (ФАС) эре нефть кампанияләрен тикшерергә тотынды.
Ә кайбер бәйсез белгечләр кризиста хөкүмәтне гаепли. «RusEnergy консалтинг» компаниясе партнеры Михаил Крутихин, хакимият административ чаралар белән ягулык базарындагы хәлне үз кулына алып идарә итмәкче иде һәм менә вәзгыять контрольдән чыкты, ди. Аналитик фикеренчә, ыгы-зыгы әле бераз дәвам итәчәк һәм бәяләр тотрыкланса да, югары булып калачак.
«Арбат капитал» компаниясе өлкән аналитигы Виталий Громадин да хөкүмәтне гаепли. Һәм, эчке базарны экспорт пошлинасын күтәреп кенә рәтләп булмый, дип белдерә. Дөнья базарында нефтьнең бәясе 100 доллар булган чагында, кыйммәтле акцизлар аркасында нефтьчеләр зыянга эшли.
Евро-3 стандартына күчү сәбәпле, күп кенә ягулык җитештерү предприятиеләре җиһаз алыштыру өчен ябылды. Шунлыктан, ягулыкка дефицит туды. Әйтик, Алтай краенда нәкъ менә шул сәбәпле проблема барлыкка килде. Хәзер бу хәл Тувада күзәтелә. 1-2 тәэмин итүче предприятиегә генә бәйле булган төбәкләр куркыныч исемлеккә керә. Инде хөкүмәт Евро-2 стандартын җитештерүне дәвам итәргә рөхсәт бирде. Ләкин бу базарны тотрыкландырырга ярдәм итмәс.
КАБАТЛАНА ТОРГАН СЦЕНАРИЙ
Әнә шулай эт – беткә, бет – койрыкка… Җитештерүчеләр хөкүмәтне, хөкүмәттәгеләр җитештерүчеләрне гаепли. Иң аянычы шунда, мондый сценарий Русиядә ел саен кабатлана. Әлеге базардагы киеренкелеккә ниндидер компетентлы бәя бирерлек белгеч түгелмен. Әмма мондый ыгы-зыгы махсус оештырылмый микән, дигән фикер туа миндә. Чөнки шулай үзара бәхәсләшә-бәхәсләшә бәяләрне күтәреп кую бик ипле. Владимир Путин ничәнче тапкыр антимонополия хезмәтен (ФАСны) нефть компанияләренә «фас» дип өстерә. Тегеләре эзләнә, нәрсәдер таба, кайчагында тапмый да. Әмма минем әле АЗСлардагы бәяләр таблосындагы саннарның кире төшкәнен, кемнеңдер җавап тотканын, бәяләрнең арзанайганын күргәнем юк. Нефтькә халыкара бәяләр күтәрелде, дип АЗСлардагы күрсәткечләрне дә шул халыкара бәяләргә иярттеләр. Аннан, нефть очсызланды, ә эчке базар шул килеш калды. Башлыча, энергия ресурслары хисабына яшәүче ил, Аллаһы Тәгалә биргән байлыкны казып алып, сату белән генә шөгыльләнгән Ватаныбыз, кризистан үз халкы җилкәсендә дә чыкмакчы. Бензин сату зыянлы тармак түгел, чат саен ачылучы АЗСлар шул хакта сөйли. Тик шунысы, ил байлыгын, завод-фабрикаларны теләсә ничек кулга төшерергә мөмкинлек биргән Русия хөкүмәте бүген инде энергия ресурслары базары белән идарә итә алмый. Ул аерым кешеләр, аерым төркемнәр карамагында. Әнә «Лукойл» компаниясе вице-президенты Леонид Федун бик җиңел аңлата соңгы кризисны, бездә автомобиль бик нык арткан, имеш. Апрель аенда Русиядә, Европада Германиядән кала, икенче зур автомобиль базары барлыкка килгән. Кем әйткәндәй, алдашасың икән, ышандырырлык итеп алдашырга кирәк, минемчә. Автомобиль сату күләме арткандыр, бәхәсләшмим. Ә менә бу базардагы алыш-биреш әле кризиска кадәрге 2008нче елгы дәрәҗәгә җитә алмый.
ХАЛЫК ФИКЕРЕ
Халык үзенчә уйлый һәм ул хаклы да. Бөтенрусия иҗтимагый фикер белешү үзәге (ВЦИОМ) 14-15нче май көннәрендә 46 төбәктә сораштыру үткәреп, шундый нәтиҗәләргә килгән. Русиялеләрнең 73 проценты ягулыкның бәясе, нигездә, нефть эшкәртү компанияләренең махсус сәясәтенә бәйле, дип уйлый. Аңлашылганча, алар табыш алу максаты белән генә яши. Хөкүмәтне санга сукмый… Сораштырылучыларның 17 проценты гына, бәяләр нефть базарындагы вазгыятькә бәйле, дип ышана. Шул ук вакытта, сораштырылучыларның 40 проценты бензинның кыйммәтләнүе өчен хөкүмәтне, 37 процент – нефть компанияләрен гаепли. Бәяләргә күпләп сатучылар (сораштырылучыларның 8 проценты) һәм АЗС хуҗалары (4 процент) гаепле дип уйлаучылар да бар, бары 5 процент кына Русия ягулык базарындагы бәяләр базар мәнфәгате–ихтыяҗыннан чыгып куела, дип уйлый.
Күргәнегезчә, дөньяны нефть белән тәэмин итүче илдә шундый хәлләр. Итекченең читеге юк, диләр. Бу гыйбарә уңган остага туры килми торгандыр, минемчә. Юкса, яланаяклы, я чабаталы читекчедән кем читек алсын? Ә без Аллаһы Тәгалә биргән нефть өстендә утырып, бензин җитәр микән, ул тагын кыйммәтләнә икән, дип борчылабыз.
Сәйдулла КУТУШЕВ.

Комментарии