Белорус урманнары аша...

Белорус урманнары аша...

Әтиебез Гыйльметдин Гыйләҗетдиновның арабыздан китеп баруына 25 ел. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен ул «Кызыл Йолдыз», «Ватан сугышы» орденнары һәм өч медаль белән бүләкләнгән. Сугышның башыннан ахырына кадәр пехотада була, ике мәртәбә авыр яралана.

Армиягә аны унсигезе тулмас борын ук алалар. Өч ай әзерлек курсында булганнан соң, эшелонга утыртып, фронтка алып китәләр. 3нче Белоруссия фронтына эләгә. 250нче укчы гвардия полкында күбесе руслар һәм белоруслар, шулай ук татар һәм үзбәк егетләре дә була. Олы яшьтәге солдатлар яшьләрне өйрәтә: «Башыңны сакла, юкка-барга үрелмә, җирне казы һәм шунда яшерен, белгән догаларыңны укы». «Атыш барганда политрук белән командир траншея буйлап йөриләр, без аларны күреп дәртләнеп китә идек», – дип сөйли иде әтекәй.

Бервакыт алар чолганышка эләгә, кая барма немецлар. Командир төнлә полкны урман буйлап алып китә. Ләкин урман эчендә сазлыклар. Каян үтәргә мөмкин икәнен күрсәтеп, командир янәшәсендә юлны белгән карт белорус солдатлары бара. Мылтыкларны, пулемет һәм минометларны күтәреп, алар артыннан башкалар. Барысы да ач, эчәргә су да юк, җирдә нәрсә күрсәләр, шуны ашыйлар. Мүк җиләге ашап күп кеше агулана. Шулай төне буе бара торгач, үзебезнекеләргә килеп чыгалар. Соңрак солдатлар, командир кулындагы компас алып чыкты безне, дип сөйләгәннәр. «Белорус урманнарын немецлар урап үтә иде, – дип сөйләде әтием. – Кая анда керү, котлары алынып беткән: анда сазлык, анда партизаннар...»

Әтиебез сөйли иде: «Алгы сызык. Без окопта. Немец самолетлары кап-кара болыт булып килеп чыгалар да, өстебезгә бомба ыргыта. Ут, төтен, тузан, җир белән күк тоташа. Шул вакыт безнең бер-ике генә самолет килеп чыкса да, исән калганнар әй куана идек! Безне язмыш карамагына ташламаганнар, болай булгач, җиңәчәкбез, ди идек».

Әтием Кенигсберг шәһәрен алуларын сөйли. Таң алдыннан катерларда киләләр, куе томан, салкын. Яр буена килеп җиттек дигәндә, аларны күреп алалар һәм ата башлыйлар: снарядлар шартлый, пулялар сызгыра. Солдатлар суга сикерешеп төшә. Ярга якын гына су эчендә зур-зур ташлар, йөзеп килеп, шул ташлар артына яшеренәләр. Яңа көчләр килгәнче ике сәгатькә якын дошман уты астында, салкын суда шул ташлар артында яталар. Ярдәм килеп җиткәч, һөҗүм башлана һәм өч көн дигәндә шәһәр азат ителә. Ләкин әлеге салкын суда ятучылар үпкә чиренә дучар була, әтием дә шуның белән госпитальгә эләгә.

Әтиебезнең әтисе Галәветдин минер булып хезмәт итә. Пехота алдыннан басуны миналардан арчып барган вакытта, аяк астында мина шартлап һәлак була. Сугыштан соң әтисенең кайда үлгәне беленгәч, аларның бер үк дивизиядә хезмәт итүләре һәм әтиебезнең шул ук һөҗүмдә катнашуы ачыклана. Бәлки, әтисенең үлеме арттан килгән улын коткарып калгандыр әле, кем белә.

Җиңү көнен Көнчыгыш Пруссиянең Пиллау ярымутравында каршылый әтиебез. Бик каты сугышлардан соң ял иткәндә, командир барысын да стройга бастыра һәм Приказ укый. Сугыш тәмам, без җиңдек, ди. Шунда ук күккә шапкалар оча, мылтыклардан ату башлана, күзләрдә яшь. Командирны күтәреп өскә чөяләр, кулдан кулга йөртәләр. Шатлыкның чиге юк.

Без Башкортстанның Караидел районы Байкыбаш авылында яшәдек. Әтием заготовитель иде, пенсиягә чыккач, урманчы эшенә күчте. Әнием Мәрьям Хамматовна гомер буе башлангыч сыйныфларны укытты, стажы 43 ел, эшен бик яратты.

Һәр елның җиденче яки сигезенче маенда сугыш ветераннарын авыл клубына җыеп тәбриклиләр, ел саен аларның саны кими бара иде, билгеле. Тугызынчы майда исә иртән әтием атын җигәр иде дә, без гаиләбез белән урман кырыендагы яланга китә идек. Исемдә: әтием мине башта дилбегә тотарга, аннан соң атка атланып та йөрергә өйрәтте. Бик нык куркыта иде, шулай да куркуымны җиңеп, өйрәнә алдым.

Яланга килгәч, атны тугарып, арбага бәйләп куя әтием, ашарына сала. Шуннан учак ягып җибәрәбез, шашлык кыздырабыз. Әнекәй үләнгә ут кабып китәр дип курка иде. Шуңа күрә учак янына чиләк белән су куела һәм без гел карап торыр идек.

Чәй кайнап, шашлык әзер булгач, табын оештырыла. Барыбыз җыелып, саф һавада рәхәтләнеп ашап утырулар сагындырып искә төшә. Туйганчы уйнап, йөгереп, кичкә авылга кайтабыз. Безнең өчен бу көн иң зур бәйрәм иде. Гаҗәп, ул көн һәр елны кояшлы һәм җылы була иде.

Кышның озын кичләрендә без әтиебездән сугышта булган хәлләрне сөйләвен үтенә идек. Ул безгә уен рәвешендә күрсәтергә керешә. Читкәрәк баса да, дүртебезгә команда бирә: «Отряд, стройся! По порядку рассчитайсь! Нале-е-во! Напра-а-во! Кру-у-гом! Воздух, ложись! По окопам!» Без тиз генә кем кая яшеренәбез: кемдер өстәл астына, кемдер карават астына, кемдер шкаф артына. Команда булганчы башны күтәрмичә ятарга. Һәрберебездә әтекәй яки Ринат абый ясап биргән агач автомат, пистолет, граната. Уйнап туктагач, сугышта булган хәлләрне исенә төшереп сөйләп китәр иде әтиебез. Ул шул кадәр бирелеп, образлы итеп, урыны-урыны белән ачуланып, кызып китеп сөйли, без дә үзебезне анда булган кебек тоя идек. Кайвакыт кызык-кызык сүзләр әйтеп куя, кызык мизгелләр очрый, безнең көләсе килә, ләкин тыелып утырабыз, көләргә ярамый.

Әтиебез белән әниебез безне олы юлда адашып калмаска, авырлыкларны җиңеп чыгарга, һәр көнне куанып каршы алырга, үзеңә һәм якыннарыңа саулык теләп яшәргә өйрәткән. Моны еллар узгач кына аңлыйсың икән.

Кеше җиргә килә, күпмедер яши, шуннан китеп бара. Һәркемнең үз язмышы. Төрлечә яшәп була, яхшы яшәүгә ни җитә, ди иде әнекәй. Алар безгә дөрес тәрбия биргәннәр, без бик рәхмәтле әтиебез белән әниебезгә.

Резида ЯһУДИНА,

Мәгариф отличнигы, Хезмәт ветераны,

Чаллы шәһәре

Комментарии