- 26.07.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №7 (июль)
- Рубрика: Җан авазы
Укучыларыбызга шул исемдә үзенчәлекле көндәлек тәкъдим иттек. Аны Арча районы Яңа Кенәр авылында гомер итүче Гәүхәрия апа белән Наил абый бирде. Бу Гәүхәрия апаның әтисе Габделәхәт абыйның сугышта язып барган шәхси көндәлеге. Аның буенча сугыш сукмакларын барладык. Әйе сукмагын, чөнки илебезне җәяүләп атлап, кан кою бәрабәренә азат иткәннәр. Габделәхәт абыйның язмалары аша, Совет армиясенең сугышка әзер булмавын, нәкъ менә шул сәбәпле корбаннарыбызның да биниһая зур булуын аңларга була.
Сугыш ветераны көндәлеген бүген аның кызы Гәүһәрия апаның хаты белән тәмамлыйбыз. Көндәлектә шигырьләр дә бар. Аларны Әхәт абый язганмы, әллә сөйгәне Гөлҗәүхәр апамы, әллә авторлар бөтенләй башка кешеме, бүген аныклап булмый. Әмма бик матур шигырьләр. Бүген аларның берничәсен укучыларыбызга да тәкъдим итәбез (редакция искәрмәсе).
– Минем әтием Исмәгыйлев Әхәт Исмәгыйль улы Яңа Кенәр райкомында бухгалтер булып эшләп яткан чагында 1940нчы елның гыйнвар аенда армиягә повестька ала. Әнием Гөлҗәүхәр белән 2нче февральдә соңгы очрашулары була. Ә 1941нче елның 22нче июнендә сугышка керә. Андагы күргәннәрен дәфтәргә язып бара, аннан блокнот юнәткәч, шунда күчерә. Беренче биттә дуслары адреслары.
Әтием 1946нчы елда гына туган өенә әйләнеп кайта ала. Һәм әнием белән гаилә коралар. Олы балалары тугач Өстеял авылына күчеп кайталар. 1953нче елда яңа өй салып шунда чыгалар. Мин шул йортта туганмын. Аңарчы алар дәү әтиләр мунчасында яши. Әтинең бертуган абыйсы Вәли абый сугышта һәлак була. Хәтерлим, дәү әни белән әнием бик тату яшәделәр. Әтием белән әнием 6 бала тәрбияләп үстерде. Авыр туфраклары җиңел булып оҗмах түрләрен насыйп итсә иде.
Бик тә эш сөючән, акыллы фикерле кешеләр иделәр. Әнием Кенәрдә райкомда эшләгән. Бик грамоталы, матур яза иде. Авылларда җыелышлар оештырып йөргән. Бервакыт шундый бер җыелышта лампадан керосин тамып торып, әниемә ут капкан. Кемдер киеме белән төреп сүндергән. Чәчләре, керфекләре, бите, куллары янган. Эзләре кулында гомер буе беленеп тора иде.
Әтием бик намуслы, коммунизм киләсенә чын күңелдән ышанган коммунист иде. Бервакыт мин аннан сорап куйдым: «Әти, сезнең бер гөнаһыгыз да юктыр инде. Сез бит бер нәрсә дә урламыйсыз да хәтта», – дидем. Шунда әтием бик күңелсезләнеп кенә: «Кызым, минем дә урлаганым бар шул...» диде ачынып. Мин телсез калдым. Юкса, ул бригадир булып эшләде, әти күрә дип, басуда борчак ашарга да курка идек. Безгә ул басу кырыеннан печән җыеп кайтырга да рөхсәт итмәде. Ә монда үзе, урлаганым бар, дип тора. Нәрсә, ни урлаган соң ул? Минем аптырап калуымны күреп, сөйләп бирде: «Фронтта чигенеп барганда, командир каз атып алырга кушты. Мин шуны атып алып кайттым да, фатирдагы хатын шуны пешереп ашатты».
Мин, бу урлашуга керми бит инде, ул сугыш... дидем. Ә әтием алай уйламый икән, ничәмә-ничә еллар үткән, һаман газаплана. Менә нинди намуслы кешеләр булган минем әти-әниләрем. Безне дә намус белән яшәргә өйрәттеләр, васыять итеп әйтеп калдырдылар. Аллага шөкер, горурланырлык әти-әнием булды, без дә, аларның балалары, йөзләренә кызыллык китермәдек.
Әтием 2006нчы елның 8нче гыйнварында иртәнге 4 сәгать 22 минутта бу дөньядан матур итеп, барыбыздан да канәгать булып, фани дөньяга юл тотты. Әнием әтиемнән соң 2 ел да 1 ай 12 көн яшәде. Ул, Лә Илаһы Иллаллаху Мөхәммәдрәсуллах, дип пышылдады да өзелде. Алар оҗмах түрләрендәдер, дип ышанасы килә. Авыр туфраклары җиңел булсын...
Бүген инде үзебез дәү әниләр, әби-бабайлар. Әти-әнием безгә үрнәк булган икән. Без бүген дә алар рәнҗемәсен, алар ни әйтер иде икән, дип яшибез. Бу тәрбияне балаларыбызга да бирергә тырышабыз.
Гәүхәрия МӨХӘММӘДИЕВА,
Арча районы Яңа Кенәр авылы
Сагыну
Айлы кичтә бер ялгызым идем
Якты йолдызларны күзләдем.
Ялгызлыктан никтер йөрәк әрни
Син дустымны сагынып эзләдем.
Күп эзләдем сине, таба алмадым.
Җырларымда кушып җырладым.
Якын дустым итеп сиңа сөйлим
Ялгызлыкның авыр серләрен.
Озакламый тормыш яшьнәп китәр,
Чәчәк атар минем язым да.
Элеккечә тормыш матур булыр,
Дуслар кайтыр бары – бары да.
Яшьлек уем сикереп дулкынлана,
Янма йөрәк, янма тыныч бул!
Сөйгән дустың кайтыр җиңү белән
Дошманнарын себереп, түгел ул.
28 апрель 1945 ел
Искә алып
Синең элек килгән хатларыңны
Чын күңелдән укыдым.
Шуннан соң төрле уйлар аша
Сиңа хат язарга утырдым.
Хатларыңны күргәч, шушы минутларда
Күргән кебек булдым үзеңне.
Сәламнәрем бары син иркәмә,
Сөйләсеннәр йөрәк серемне.
Бик акрын үтә шул минем көннәр,
Ялгызлыкта моңсу күңелсез.
Киләчәкне шашып көтә күңел
Сине күрү өчен түземсез.
Ай да карый кичен моңлы гына
Белгән кебек минем уемны.
Кем теләмәс, теләдем бит мин дә
Һәрвакытта да бергә булуны.
27 июнь. 1945 ел.
Краков урманы. Польша
Кичке 8 сәгать. Яңгыр палаткага үтеп ява
Комментарии