- 26.01.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №1 (гыйнвар)
- Рубрика: Җан авазы
«Дуслык-татулык өчен тел – иң көчле корал» дибез. Никадәр тел белсәң, шул хәтле яхшы. Ә ни өчен хәзер «тел!» дип сугышлар бара? Тел укыту мәсьәләләрен филологлар, методистлар, педагогика, социология галимнәре конференцияләрдә тыныч юл белән хәл итәргә тиешләр иде бит.
Ләкин «галочка» өчен ашык-пошык үткәрелгән җыелышны конференция дип әйтмим. Эш тәҗрибәләренә таянып эзләнгән, ничә еллык фәнни анализлар ясалган, һәр мәсьәләнең төбенә төшеп өйрәнелгән, янәшә яшәгән халыкларның һәр ягы өчен «плюс» һәм «минус»ларның һәркайсы барланган, бәхәсле мәсьәләләрдә проблемаларның нидән гыйбарәт булуы бәйнә-бәйнә аңлатылган, хәл итү юллары берничә вариантта билгеләнгән монографияләр нигезендә уртак фикергә килгән сөйләшүләрне генә тынычлыкны яклап үткәрелгән конференция дип авыз тутырып әйтергә мөмкин булыр иде. Минем уемча, украин тел белгечләре дә, ул илдәге рус филологлары да, методиканың катлаулы мәсьәләләрен җентекләп тикшереп, халыкларны сугышсыз, үтерешмичә-сугышмыйча хәл итү юлында әйдәмәннәр дәрәҗәсенә күтәрелә алмаганнар.
Тел өйрәтү эшләрен оештыру өчен дә, тиешле дәрәҗәдә конференцияләр уздыру өчен дә, дәреслекләр, фәнни хезмәтләр язып нәшер итәр өчен дә, бөтенесенә дә акча кирәк. Ә нигә «булышыгыз» дип ярдәм сорагач, байлыгы белән дан тоткан, Бөек Ватан сугышында илебез халкына да ярдәм иткән, гомер-гомергә дини ил Америка иле башлыгыннан акча соралмады икән соң ул телләрне үстерү өчен? Сугышка киткән долларларның йөздән бер өлеше телләрне үстерү өчен тотылган булса!..
«И кешеләр! Чынлыкта, яралттык сезне (бер) ирдән һәм хатыннан. Һәм кылдык сезне халыклар, кабиләләр итеп, бер-берегез белән танышу (бер-берегезне тану-өйрәнү) өчен! Хаклыкта, иң хөрмәтлегез Аллаһ каршында – игелекле-тәкъва булганыгыз! Хак ки, Аллаһ белеп торучы, хәбәрдар!” (Коръән, 49/13).
Илебез бер гасырга якын динсез яшәде. Шушы илнең президенты Путин, үз иленә авыр чакта да, мохтаҗ илләргә икмәк белән ярдәм итү үрнәге күрсәтте. Әйе, дин тоту – бәйрәм көннәрдә чиркәүгә яки мәчеткә барып, гыйбадәт кылып кайту гына түгел.
«Һәм һәркемнең юнәлү ягы (бар), ул юнәлә аңа. Бер-берегезне узышып, ярышыгыз хәерлегә-яхшылыкка! Кайда гына булсагыз да, Аллаһ сезне бергә җыеп китерер. Хакыйкатьтә, Аллаһ һәр нәрсәгә кадир» (Коръән, 2/148). «Чынлыкта, мөэминнәргә һәм яһүдиләргә, һәм христианнарга, һәм сабийиннарга, кем ышанган Аллаһка һәм ахирәт көненә, игелекле-гадел гамәлләр кылган – аларга әҗер-бүләкләре Раббылары хозурында. Юк хәвеф аларга, юк аларга кайгырулар!» (Коръән, 2/62).
Их, кайчан килеп җитәрбез икән соң без кешелекнең чыннан да цивилизация, мәдәният чорына? Үтереш коралларын музейларыбызның «кыргыйлык, вәхшилек чоры» дигән бүлегендә калдырып, кайчан дөньякүләм тынычлыкта-иминлектә яшәрбез?!
Бу заманыбызда үтереш кораллары белән эш итү осталыгы спорт ярышлары рәвешен алды. Кайсы илдә ул куәтлерәк, шул ил кодрәтле ил санала, шул илгә баш ияләр. Менә сиңа цивилизация, менә сиңа мәдәният! Кешелек дөньясы үзенең гакылсыз акылы белән ахырзаман ишеген ачып керү алдында тора. Мөхәммәд галәйһиссәлам туганнан соң ук без инде ахырзаман чорында яшибез. Ахырзаман пәйгамбәре буларак, аңа иңдерелгән Коръән болай дип искәртә:
«Тыңла-җавап бир (колак сал, буйсын) Раббыңа, килгәнче (шул) көн – кире кагып булмаслык Көн Аллаһтан! Юк сезгә сыеныр урын бу көндә һәм юк сезгә баш тарту (гөнаһларыгыздан)!» (42/47) «Беленә башлады инде фәсәд (әхлаксызлык, җимерүләр) коры җирдә дә, диңгездә дә кешеләр кулы кәсебе сәбәпле. Татытыр өчен аларга кайбер гамәлләрен (җәза итеп), бәлки алар кайтырлар дип (яхшылыкка, тәүбәгә)!» (30/41) «Әмма килер аларга көтмәгәндә һәм шаккаттырыр-каушатыр аларны. Булдыра алмаслар кире җибәрергә (туктатырга) аны. Һәм аларга (бу хәл) кичектерелмәс тә» (21/40).
Әнә Америка галимнәре дә, безнекеләр дә фәннең «йөзек кашы» булган космос өлкәсендә нинди фәнни эшләр башкара! Нәтиҗәсе сөенечле дә, куркыныч та. Җир шары сугыш яки башка афәтләрдән яши алмый торган хәлгә килсә, башка планеталарга юл алырга! Айга яки Җир шартларына туры килердәйрәк берәр Йолдызга эвакуацияләнү хыялы белән яшиләр. Җир өстендә бер урыннан икенче урынга эвакуацияләнеп тилмергән, сугыш афәтләрен шулай үз башыннан кичергән кешеләр үрнәгендә. Бомбаларын җибәрешә башласалар!.. Җирдә ахырзаман башланса!..
И хыял!.. И кешелек!.. И Адәм балалары!..
«И җеннәр һәм кешеләр төркеме! Күкләр һәм Җир катламнарын тишеп үтәргә хәлегездән килсә, үтеп керегез! Үтмәссез башкача, бары тик солтан (көч, хакимият, дәлил, аргумент) белән генә» (Коръән, 55/33).
Дәлилләрдән бер дәлил булып, Айга менгән Америка астронавтларының офыкта зур Китап сурәтен күрүе, аять ишетүләре хәтергә төшә. Әйе, Аллаһ билгеләгән Законнардан беркая да качып котылып булмаячак!
Ә Коръән тагын болай ди:
«Һәм инде яздык Без Зәбүрдә зикердән соң: «Җирне варис кылачак Минем салих (гадел, игелекле) колларым» дип (21/105).
Зәбүрдә (Псалтирьдагы Давыт г/м псаломнарында) берничә урында әйтелгән: «Праведники наследуют землю...» (36/29). «А кроткие наследуют землю и насладятся множеством мира» (36/11). (Бу турыда шулай ук: Священный Коран. Издат. дом «Медина», 2007, 824 б.).
Димәк, без Җир кешеләре! Җирне без булдыра алган хәтле үзебез кайгыртырга тиешбез! Җир шарыбызда тынычлык-иминлек булсын дип, бөтен дөнья халыклары – барыбыз да тырышырга тиешбез!
Бәлки безгә, беренче сыйныфтан башлап мәктәпне тәмамлаганчы, балаларыбызга дини әхлак нигезләрен өйрәтергә кирәктер? Ихлас күңелдән дин тоткан кеше әллә ниткән чирләр тарата торган биологик лаборатория башлыгы булып эшләр идеме икән?
Бәлки укытучыларга да, табибларга да, хокук белгечләренә дә, сугыш башлыкларына да, барлык җитәкчеләргә дә, президентларга да, үз постларында эшкә керешкәнче, Аллаһ Китапларыннан дини әхлак мәсьәләләрен имтиханнар итеп тапшыру тәртибен кертергәдер?
Үз гомерләребездә әллә нинди китаплар укыдык. Юлдан тайпылган кешеләрне идеаллаштырган китапларны да... Болар кешене, милләтне үстерәме, әллә юкмы? Әдәби әсәрләр язылып тора, кинофильмнар чыгып тора, интернетлар, ватсап кебек телефоннар эшләп тора, балаларыбыз өйрәнеп тора... Китап уку дигәнен дә интернетлар алыштыра бара, анда бозыклыкка өйрәткәннәре дә җитәрлек. Яшьләр барын да «сеңдерә». «Олыларга хөрмәт бетте», «укытучыларны санламыйлар» кебек сүзләр сирәк әйтелми бу заманда. Халыкларның башын бутап, җир өстендә сугышлар кабына...
Инде безнең чор – динсез яшәгән чагыбызда игътибар күрсәтелмәгән Аллаһ Китапларын уку чоры, шул өлкәдә белемнәребезне үстерү заманы булсын иде! Дин тотуны туктатмаган илләр дә, аларны онытмасын, кат-кат укып, тагын бер кат уйлансыннар, сугышлар тукталсын иде!
Аларны укуга китсә, «Безнең Китап дөрес, безнең дин яхшы, сезнеке дөрес түгел!» дип, тагын сугыша башламаслармы? Минем уемча, дин сугышы бу информацион технологияләр заманында, акыл үсешебез заманында белем-фикер көрәше, гыйлем бәхәсе рәвешендә булырга тиеш. Ә андый бәхәсләр исә белемнәрне киңәйтергә-арттырырга гына ярдәм итә! Үтереш кораллары катнаштырылса, ул – оятсыз басып алу сугышы гына була, Аллаһ Үзе сакласын!
«Кто прольет кровь человеческую, того кровь прольется рукою человека» (Ветхий завет. Первая книга Моисея. Бытие (9/7).
«Сугыш» сүзен әйтүе генә җиңел!.. Ул долларга ялланып, үлемгә бару... Һәм үлем китерү... Җир кешеләре бер-беребезне үтерешәбез бит!.. Шуның өчен яралдыкмы дөньяга?
«Но вам, слушающим, говорю: любите врагов ваших, благотворите ненавидящим вас... (Новый завет . Еванглие от Луки. 6/27- 29).
Әйе, Аллаһ Китапларын укырга, укырга һәм укырга кирәк! Ләкин әле аларны уку гына да җитми:
«Кем кыла начар гамәл, җәзалана шуның белән. Һәм тапмый ул үзенә Аллаһтан башка яклаучыны да, ярдәм итүчене дә! (Коръән, 4/123)
Тел сугышы да белем-фикер көрәше рәвешендә генә булырга тиеш бит!.. Нинди генә хакимият булса да, кешеләр шул ук кешеләр булып кала. Милләт икътисадый яктан да, мәдәни яктан да үзе генә яши алмый, милләтара мәсьәләләрнең кыенлыклары булмый калмый. Үз җирлегебездә мәсьәләләрне җентекләп өйрәнеп, үз эшләребезне үзебез яхшылап башкармаганда, өстән-өстән эшләгәндә, тәртипсезлек булса, уйланып, киңәшләшеп, имин яшәрлек нәтиҗәләр ясамаганда, милләт үсеше өчен Америка да, Мәскәү дә ярдәм итә алмый. Хәтта Аллаһның якламавы да мөмкин. Күңелләребездәге яшерен ниятләребезне, уйларыбызны белеп, гамәлләребезне күреп торучы Аллаһ безгә шундый таләп куя:
«Аның (Аллаһның) күзәтүче комментаторлары (фәрештәләре) бар: (кешенең) алдында да, артында да. Саклыйлар алар аны (информацияне) Аллаһның әмере белән. Чынлыкта, Аллаһ үзгәртми кавемнең эчен (халыкның, милләтнең, кешеләрнең хәлен), үзгәргәнгә хәтле үзләре! Һәм әгәр теләде исә Аллаһ кавемгә начарлык, тибәрә алмый аны (һичкем). Һәм юк аларга Аннан башка җитәкче» (Коръән, 13/11).
В. Путинның «Мәҗбүр итеп укытырга ярамый!» дигән җөмләсен «Укытуның сыйфатын күтәрергә кирәк!» дигән мәгънәдә түгел, башка мәгънәдә аңлаганга, бездә җитәкчеләр, методик-педагогик проблемаларны хәл итү белән мәшәкатьләнеп тормыйча, туган тел укытуны кыскартып куйды. Үзебезнең эшләрне үзебез оештырмагач, башкаларны гаепләүдән ни файда?
КамПИ һәм кайбер башка институтларда татар телен укытырга туры килгәләде миңа. Рус студентлары бик теләп өйрәнәләр иде татар телен. Чөнки алар безнең җирлектә үзара килешеп, дус-тату яшәү өчен, республика, район җирлекләренә җитәкче кеше сайлаганда, бу урынга кандидат булачак кешенең рус телендә генә түгел, өстенлек алган җирле сөйләшне өйрәнергә тиеш булуын, җирле сөйләш кешеләренең уй-кичерешләрен, гозерләрен аңлый белүләре кирәклеген аңлыйлар иде. Һәм бу – таләп ителәчәк эш, дип уйлыйлар иде. Шундагы татар балалары «мин татарча болай да беләм» дип, дәрескә йөрмәү ягын карый, алар да аз булса да үссеннәр өчен, индивидуаль эшләр бирергә туры килә иде. Һаман шул акча мәсьәләсенә бәйле булгангадыр инде, катнаш төркем генә булды. Монда татарча белмәгәннәрне һәм бу телне яхшы белгәннәрне аерым-аерым укыту кирәк, әлбәттә. Хәтта телне бик яхшы белгәннәрне өченче төркемгә дә аерып, аерым профессия өлкәләренә файдалы булырлык татарча методик кулланмалар язарлык кадрлар әзерләү милләт өчен бик файдалы булыр иде. Болай чикләнү исә тәртип файдасына да, милләт файдасына да түгел шул.
Әйе, акча кирәк. Ләкин акча – байлык, дәрәҗә өчен түгел. «Халыкка ничек яхшы булыр?» дип уйлый белүче яшьләребезне барлап, матди көчләрне кызганмыйча, аларны үстереп, яхшы белгечләр сафын арттырырга иде безгә!
Кайда соң Чаллы педагогика институтының һәр факультетында татар бүлеген ачкан ректор З.Т. Шәрәфетдинов, педкөллияттә рус студентларыннан торган татар филологиясе төркемен булдырган шәһәр мәгариф бүлеге башлыгы Р.Ф.Шәйхелисламов кебекләр? Аларның эш алымнары өйрәнелеп, эш тәҗрибәләреннән чыгып, ничә методик хезмәт язылды? Аларда укып чыккан студентлар, педагогик хезмәтне оештырганда, тиешле урыннарга утыртылдымы, ничек эшлиләр икән?
Тел мәсьәләсен чишүләр бик катлаулы булгач, монда, минем уемча, филологларыбызның сыйфатын күтәрү мәсьәләсе аеруча калкып чыга. Аның өчен, фәнебезнең чын фән булуы кирәк. Ләкин каршылыклар чыгып, еш кына эш үзебезгә дә барып бәйләнгән була, шуның белән тагын да катлаулана. Ул безнең диссертация яклату системасы да артык формальлекләре белән милли тел үсешенә комачауламыймы? Монда хәлләр ничек хәл ителгәннең бер өлешен Тәлгать Галиуллин язып чыккан иде Татар илебездә. Бүтән язмалар бездә алай күзгә ташланмады. Борчылулар шуның хәтле генә булган, күрәсең.
Котлы булсын Яңа ел! Аллаһның Сүзе булып дөньяга килгән Гайсә галәйһиссәлам туган көннәр дә, Рәҗәб ае да мөбарәк булсын! Имин-тыныч тормышларда дус-тату булып яшәргә, яхшы гамәлләр кылып, Кешеләр булып, Аллаһның ризалыгына ирешеп, исән-сау, имин яшәргә насыйп булсын иде Җир шарыбызда Яңа елда да, киләчәк гомерләребездә дә!
Равия АБДУЛЛИНА,
Чаллы шәһәре
Комментарии