- 01.03.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №8 (29 февраль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Капка төпләренә килеп туктаган затлы машинаны абайлап чыккан Нәгыймә әби шәһәрчә киенгән кунакларны танымый торды. Күзләреннән томан таралуга, «Исәнме, Бал апам! Әллә Нәсихаңны танымый да торасыңмы, җаныкаем», – дип, ягымлы эндәшүгә эреп киткән Нәгыймә әби балавыз сыгарга тотынды:
– Сезне дә күрер көннәр бар икән. Ничекләр кайтасы иттегез? Төшләремә Гөләндәм керә башлауга ук, күзләрем юлда иде инде, гөлкәйләрем. Ул бала сез кайтасын хәбәр итә, мәрхүмә.
Карчыкның сүзләре Нәсиханы сискәндереп җибәрде:
– Бал апам, быел да аның каберен чистартып, чардуганнарын буягансыздыр бит?
– Әй, сандугачым, җизнәң кабере белән янәшә бит аның соңгы йорты. Аллага шөкер, сукмагыннан кеше өзелми. Әле кичә генә кече кызым белән кияү зират кылып төштеләр, хәердән дә өзмибез, догадан да калдырмыйбыз, әлхәмдүлилләһ…
…Нәсиха урман хуҗалыгында эшләүче егет Солтан белән кавышкач, дәүләт йортына күчеп яши башлаган иде. Гаилә җылысында яшәсен, дип, Нәсихага чыбык очы туган тиешле кыз Гөләндәмне дә үзләре янына алдылар. Кардәш тиешле кызның телсез-чукрак булып гарипләр йортында яшәвенә Нәсиханың җаны сызланып йөри иде.
Ел арты ел узды, гаиләдә тәртип, тынычлык булды. Менә шул тынычлык үзәкләрен өзде, йортта бала тавышы булмау җаннарын сызлатты. Гаепнең үзендә икәнен белгәннән бирле, Нәсиханың төн йокылары качты. Беркөнне Нәсиха, тәвәккәлләп, авылның акыллы карты, мулла вазифаларын үтәп йөрүче Хәйрулла абзый янына, киңәшкә юл тотты. Аның исәбе Гөләндәмне Солтанга икенче хатынлыкка күндерү иде, ирен ничек тә ризалатыр. «Кызым, ят кеше булса гына никах укып була, ә туганга ярамый»,– дип каршы төшкән имамны бүлеп, Нәсиха иреннән талак кылдырырга әзер икәнлеген сиздерде.
Үзләренең кеше күзеннән ерак торуларыннан файдаланып, Солтанны талак кылдырып, Гөләндәмне күндереп, Хәйрулла абзыйдан никах укыттыруга иреште Нәсиха. Хәзер инде алар рәсми рәвештә генә ир белән хатын иделәр…
Зөфаф төненнән соң, Гөләндәм Солтан белән ятак бүлешергә теләмәде, ләкин серле төн үз эшен эшләгән иде инде…
Түбәләрдән тамчылар тама башлаган мәлдә, язгы җилләр урман эчләренә генә сыеша алмый тәрәзә каккан таңнарның берсендә, Гөләндәм кыз бала тапты. Шул иртәдән өй эче нур белән тулгандай булды, тансык сабый тавышы белән йорт ямьләнде. Нәгыймә апаның олы кызы бала тудыручылар бүлеген җитәкләве дә алар файдасына: баланың әнисе Нәсиха булып, бала Илһамия Солтан кызы Ганиева булды.
Авылдан читтә яшәгәнлек белән, авыл халкы берни сизми калды. Җиләк эзләп, гөмбә барлап йөрүчеләр соклана-соклана Гөләндәмгә карап: «Сөбханаллаһ, үз баласын да болай кадерләмәс кеше. Теле ачылып, кияүгә чыгып, бала алып кайткан очракта, бигрәк назлы ана буласы икән», – дип, җәлләп узалар иде.
Гөләндәмнең эчке дөньясын кем белсен? Аннан да бәхетле кеше бармы соң бу дөньяда? Куенында – газиз баласы… Ә Солтан җизнәсенә килгәндә, ул аны һаман тутасының ире итеп күрә, аны бүлешергә теләми. Тик бичара шунысын аңлый алмый: ни өчен Солтан җизнәсе белән Нәсиха тутасы һаман аерым йоклыйлар, үзләрен туганнар кебек кенә тоталар?
Әйе, Нәсиха вәгъдәсен бозмады, Солтанын янына якын да җибәрмәде. Йорт-җирен, гаилә әгъзаларының өс-башын чиста тотты, тәмле ризыкларыннан өзмәде, Илһамияны үз баласыдай якын итте.
Кара көз иртәләренең берсендә булган фаҗига, аларның тормышына кискен үзгәреш салды. Сигез аен тутырган Илһамия төнлә белән кисәк кенә авырый башлады. Ут эчендә яткан сабыйга берни белән дә ярдәм итә алмавын аңлаган Нәсиха һәм Солтан район хастаханәсенә юл тотты. Нишләргә дә белмәгән Гөләндәмгә бикләнеп утырырга кирәклеген аңлатып, тимер атларын иярләп, баланы алып, урман юлыннан ачы төтен калдырып алга очтылар.
Алар китеп, бераз вакыт узуга, Гөләндәмне баласы өчен эчке курку биләп алды. Өй ишеген шар ачык калдырып, мөгрәгән авазлар чыгарып, мотоцикл эзеннән урман юлы буйлап йөгерде дә йөгерде. Тәне калтыранудан аяклары юк сыман: әле чокырга төшеп каплана, әле калкулыкка менеп сөртенә. Төнге урманны яңгыратып елыйсы, каеннарга аһ-зарын түгәсе килде, ләкин күкрәгенә кисәк кенә китереп бәргән ялкын яшь ананың сулышын кисте…
Бу вакытларда бала гомерен саклау өчен көрәштә табиблар җиңде, таң беленгәндә, баланың температурасы төште, сулышы иркенәйде, үлем күләгәсе артка чигенде. Нәсиха белән баланы табиблар күзәтүе астында дәваланырга калдырдылар. Солтан кайтырга кузгалды. Таң яктысында кайтып кергән Солтанны өй ачык ишекләре белән каршылады. Йортта тынлык, тик көзге җилләр генә елый. Кычкырып эзләү файдасыз, урман юлындагы галош эзләре буйлап бара торгач, борылышта эзләр бетүгә, урман эчендә җан тетрәндергеч күренеш ачылды. Көзге сары яфраклар түшәге өстендә күзләрен күккә төбәп… Гөләндәм ята. Ярымачык авызына, битенә яңгыр тамчылары коела, әйтерсең, табигать йокысыннан уянып, ананың үле гәүдәсенә капланып елый…
Гөләндәмне җир куенына тапшырып, җидесен укыткан көнне Илһамия тәпи йөреп китте. Тормыш дәвам итте… Кырыгын уздырып күп тә үтмәде, Хәйрулла хәзрәт Нәсиха белән Солтанга никах укыды.
Илһамия мәктәп яшенә җиткәч, Ганиевлар шәһәр кешеләренә әверелде. Солтанның апасы – баласыз хатын кисәк кенә дөнья куйды. Фатирын энесенә васыять иткән иде. Шулай итеп, Илһамия шәһәр мәктәбенең беренче сыйныфына укырга керде.
Һай, бу гомерләр… Әле кичә генә ак бант таккан кызчык, бүген үзенең туган йорты бусагасында әнисе вәгъдә иткән сернең ачылуын көтә иде…
Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.
Мари иле, Бәрәңге бистәсе.
Сөйләнмәгән сер ,
Комментарии