Атмагыз кошларны!

Атмагыз кошларны!

Минем әти төп чыгышы белән Арча районының Носы авылыннан булган. Мин үзем Кечкенә Носыда үстем. Безнең әтиләр мари урманнарында җир арчып, 20 хуҗалык шушы Кечкенә Носыга күчкән. 1928нче еллар булган бу. 1942нче елны, миңа 40 көн булганда, алты баласын калдырып, әти сугышка китеп, хәбәрсез югалган (Сталинград тирәсендә сугышкан).

Безнең авылдан урман ерак түгел, бер 300-400м тирәсе генә. Урманга терәлеп үк әрәмәлек үсә. Менә шул урман белән әрәмәлек почмагына торналар килә иде. Бер вакыт шул торналарның берсен Фаяз исемле кеше аткан. Менә шул торналарның ялгыз калган сыңары, ел саен килеп, бик ачы итеп, моңлы тавыш белән кычкыра иде. Урманда ул тавыш тагын да үзәк өзгечрәк булып ишетелә. Бер өч ел шулай ялгызы гына килеп кычкырды ул торна. Дүртенче елны алар икәү килделәр, үзенә пар тапкан икән. Шулай да сирәк кенә булса да, беренче парын сагынып, бик моңлы итеп кычкыргалый торган иде. Кошлар да үз парларына ничек тугрылыклы икән!

Менә мин дә «Безнең гәҗит» аша яшьлек дустымны эзләп карарга булдым. Бәлки, ул да укыйдыр «Безнең гәҗит»не. Саба кызы Хәбибуллина Рәйсә белән армиядә хезмәт иткәндә, 1960-1963нче елларда, хат алышкан идек. Восстание тукталышындагы Енисейская урамында, 4нче йортта (тулай торак) яши иде ул. Рәйсә, әгәр дә мине танысаң, хәбәр бир. Сине эзли Х. Адресым редакциядә.

Х.

Чаллы шәһәре

Комментарии