Көчленеке замана

Көчленеке замана

Хәмәтгалим абый капка төбендәге сәкегә чыгып утырды. Кояш инде күтәрелеп килә. Ул кулын маңгаена куеп, күтәрелеп күккә бакты. Чалт аяз көн, ник бер болыт кисәге булсын! Инде ике айлап кояш кыздыра, бер тамчы яңгыр да төшкәне юк. Үләннәр кибеп, саргаеп катты. Агач яфраклары куырылып, каралып, тузанга батып беткәннәр. Агачлар үзләре дә ничектер боегып, кечерәеп калган кебек күренәләр.

Болай булса, печән, салам да әзерләп булмас ахры. Инде картайдым да, элеккеге кебек печән чабарлык көчем дә калмады. Сыерны бетерергә туры килер, ахрысы. Коры кашык авыз ерта, сыерың да булмагач. Ни ашап-эчеп тормак кирәк авыл җирендә?! Шәһәрдә адым саен кибет, анда, акчаң булса, теләсә нәрсәне сатып алырга була. Авылда кибет беткәнгә бер ун еллап бардыр. Бетте авыл, таралып юкка чыгып килә. Яшьләр юк, карт-коры гына калды. Аллаһы Тәгалә дә ачуланды ахры бәндәләренә, әнә ничек кыздыра кояшы. Байлар баеган саен байый, ә ярлылыр ярлылана бара торган замана килде. Кешеләр бер-берсеннән 2-3әр метрлы коймалар тотып, аерылып, бүленеп беттеләр. Бер-берсенә кереп йөрешмиләр, хәлләрен белешмиләр, туганнар да үзара ярдәмләшеп яшәми хәзер. Шул акча аша гына карыйлар бу дөньяга. Кая бара дөнья? Шундый күңелсез уйлар биләп алды Хәмәтгалим абыйны.

Алар Зәйнәп апа белән 45 елга якын тигез, матур гомер кичерделәр, биш бала тәрбияләп үстерделәр. Балаларының хәзер үз тормышлары, төрлесе-төрле якка таралышып беттеләр. Кайтулары да ял көннәрендә генә, бик сирәк була. Балалары тормышлы да түгел, олы уллары Рәис кенә өйләнгән әле. Ул Алабуга районында зур бер совхозда, мал табибы булып эшли. Мал-туарга бәйләнгән кеше елына бер генә тапкыр ялга кайта ала шул. Калган балалары, уллары Фаиз һәм кызлары Фирдәүсә Чаллыда яшиләр, КамАЗда эшлиләр. Төпчек уллары Фәрит бөтенләй еракка, Якутиягә кадәр китеп барды.

Туган авылының бетә баруын күрә торып, нинди яшь кеше авылда яшәргә калсын ди инде? Яшьләр өчен хәзер яшәү шартлары юк бит авыл җирендә! Эшләргә эше, эшләгәненә күрә акчасын бирмиләр. Авылның бетүе, 60нчы еллар башында, әле Хрущев хакимлек иткән чорда башланды. «Эреләндерү» , «үзәкләштерү», «гигантлаштыру» чире йоккан урыс хакимияте өлкәләрне, районнарны, авылларны берләштереп, эреләндерүгә тотынды. Бер сүз белән әйткәндә, кечерәк авылларның, авыл хуҗалыкларының бетүенә китерде бу сәясәт. Гөрләп эшләп торган «Спартак» күмәк хуҗалыгын бетереп, күрше авылдагы «Искра»га кушып куйдылар. Хәмәтгалим абый күмәк хуҗалыкта байтак еллар буе тракторчы, аннан трактор бригадиры булып эшләде. Күмәк хуҗалык һәрвакыт гектарыннан – 30-40 центнер, ә кайбер уңышлы җирләрдән, 50-60 центнерга кадәр икмәк җыйганнарын хәтерли. Ә менә икенче авылга кушылып, хуҗалыкны тараткач, аның даны әкренләп сүнде, бетте. Күрше авылга, башка авылга, үзәккә күчте… Заманында, хәзерге тел белән әйтсәк, барлык «инфраструктурасы» бар иде бит авылның: колхоз идарәсе, авыл советы, кибет, медпункт, мәктәп, 200 башлы сыер фермасы, тавыклар, сарыклар, умарталык, яшелчә бакчасы, ындыр табагы, амбар, складлар һ.б. Күмәк хуҗалыклар кушылгач, болар барысы да икенче авылга, «үзәккә» күчте. СССР юкка чыкканда, 90нчы еллар башында, авылда таратырлык әйбер калмаган иде инде. Яшьләр авылда бөтенләй юк, шәһәр аларны үзенә тартып кына ала торды. «Без монда чиләнеп яшәгән дә җиткән, балаларыбыз яхшырак яшәмәсме», дип ата-аналар үзләре үк балаларын шәһәргә озату ягын карадылар.

Хәмәтгалим абый тирән уйга батып утыруында булды. «Ничек яшәп бетәргә монда? Шәһәргә китеп, көнлек эштә булса да эшләр идем, бөтенләй торыр чама калмады бит бу авылда!» дип уйлады ул. Әле менә кичә генә бер әшәкесе, аңа, ветеранга, бирелгән «Москвич»ы торган гаражына ут төртеп китте. Вакытлыча гына дип, гаражны агачтан салган иде Хәмәтгалим агай. Авылда халык бик усалланды, кешеләр бер-берсеннән нык көнләшә хәзер. Ярый ла гаражның януын урамга чыккач Зәйнәп апа күреп алган! Аллаһы Тәгалә ярдәм иткәндер инде, гомер буе үз көчләре, хәләл ризык белән яшәгән бәндәләренә.

Зәйнәп апа тиз генә өйгә кереп, Хәмәтгалим абыйны уятты. Икәүләшеп, чиләкләр белән бакчадагы мичкәдән су ташып, көчкә сүндерәләр янгынны. Сугыш ветераны буларак, чиратка куеп биргәннәр иделәр Хәмәтгалим абыйга ул машинаны. Бушка түгел, сатып алды ул аны! Акчасы җитмәгәч, малайлары да ярдәм иткән иде. Якутиядән Фәритләре кайткач, машинаны аңа бирербез дип уйлаганнар иде. «Әле йортыңа ут төртеп яндырырырлар, кешеләргә ышаныч юк. Кемдер яхшырак яшәвебезне күралмый бугай. Соң, 40 елдан артык күмәк хуҗалыкта хезмәт куйдым бит! Гөнаһы дип тормыйлар, Аллаһыдан курыкмыйлар, ут төртеп яндыралар!» дип гарьләнде Хәмәтгалим абый.

Картлар тәмам аптырады, аларның күңелен курку басты. Ашаулары-ашау булмады, төннәрен йоклый алмый торганга әйләнделәр.

Җәй көннәрендә, төрле шәһәрләрдән, яшьләр әби-бабайларына кунакка кайта. Ни рәтләп тәрбия күрмәгән, татар телен юньле-башлы белмәгән бу ярым урыс, ярым татар балалары кайтып тулгач, авылның яме тагын да ныграк китә. Авылның да үз «шпаналары» була билгеле. Бу авылда да бар берәү. Фәсхи Абдрахманы улы Фәрит ул. Барлы-юклы 5-6 класс укып, бер кайда да эшләмичә, тик ята өйдә. Авылда аны исеме белән атаган кеше дә юк, барысы да «Филипп» дип кенә дәшә. Менә шул Фәрит тәки карт-корыга тынгылык бирми бит! Көпә-көндез кешеләрнең тавыкларын алып чыкты, инде сарыкларын урлый башлады. Карт кешеләр бу авыл бандитына ничек каршы тора алсын инде?

Бер намазын да калдырмаган Зәйнәп апа Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорап, бу михнәтләрдән коткаруын үтенеп, догалар укыды. «Берәр балам булса да кайтмас микән, бу рәхимсезлекләрдән безне яклар иде», дип елады ул. Ходай аның сүзләрен ишеткәндәй, көннәрдән бер көнне, Якутиядән төпчек уллары кайтып төште. Авыл хәлләрен әти-әнисеннән белгәч, Фәрит бер кичне, «Филипп»ны туры китереп: «Тагын бер картларның әйберен урлап суйганыңны ишетсәм, бугазыңнан буам!» дип куркыткан. Фәрит ике айлап авылда ял иткәндә, авылда да тынычлык урнаша. Егетнең машина белән урамнан узганын, Филипп капка ярыгыннан гына карап кала, бик шапырынмый. Тик санаулы ял көннәре тиз уза шул, Фәрит тә кире Якутиягә китеп бара. Филипп исә, шуны гына көткәндәй, тагын сарык, тавык урлау эшенә керешә. Хәмәтгалим абыйларның мал-туарына тими тиюен, күрәсең Фәрит яхшы гына «аңлатып» киткән үзенә.

Зәйнәп апа белән Хәматгалим абыйның борчулары болай гына бетми әле. Көннәрдән бер көнне, Хәмәтгалим абый белән Фәрит исеменә, Ульян өлкәсе, Ишеевка районы прокуратурасыннан хат килеп төшә. «Филипп» Фәриткә яла яккансыз, өстәвенә, улыгыз Фәрит аңа янаган да», дип, бу эшне тикшерү өчен, атаны һәм улны Ишеевка районына чакырталар.

Картлар тагын куркуга кала. Беренче эш итеп, олы уллары Рәискә телеграмма сугалар. Рәис бик тиз кайтып җитә. Эшнең нәрсәдә икәнен шундук аңлый ул, чөнки «Филипп»ның абыйсы, Ишеевка районы прокуроры машина йөртүчесе икәнен яхшы хәтерли. Шул сәгатьтә үк «Филипп»ларның өенә барып: «Безнең авылда Ульян өлкәсенең нинди катнашы булсын?! Ник син картларга һаман бәйләнеп ятасың? Эш болайга китсә, хәзер үк районга барып гариза язам, кемнең «гаепле» икәнен ачыкласыннар!» дип тавыш куптара. Шуның белән бу эш «ябыла».

Зәйнәп апаның энесе Гаделҗан Чаллы шәһәрендә зур урында эшли иде. Хәматгалим абыйларны ул гел шәһәргә яшәргә чакырды, фатир белән ярдәм итәм дия иде. Бу хәлләрдән соң, Зәйнәп апа энесенә хат язды. Гаделҗаннан уңай җавап килгәч, картлар шәһәргә күченеп китәргә карар кылдылар. Уллары Рәис аларның әйберләрен ике йөк машинасы белән шәһәргә ташыды.

Чаллыга күченеп килгәч тә, картлар әле бергә бик озак гомер кичерде. Хәзер инде икесе дә мәрхүмнәр. Саф, чиста, яхшы күңелле, гади, намуслы кешеләр булдылар. Балаларын да шулай тәрбияләделәр, оныкларын да шулай үстерделәр. Аллаһы Тәгалә алардан разый булып, үзе вәгъдә иткән оҗмах-җәннәтләргә ирештерсен иде үзләрен.

Рәис ЯКУПОВ.

Чаллы шәһәре.

Комментарии