Бүре белән күзгә-күз

Бүре белән күзгә-күз

1941 елда яралы солдатларын Арча педагогия көллиятенә кайтардылар, ә көллиятне Арча лесхозы бистәсендәге олы юл буендагы баракка күчерделәр. Күлтәс авылыннан 6-7 кыз көллияттә укый башласак та, тормыш авырлыгыннан, берүзем генә укырга калдым. Бик авыр булса да, ике абыемның васыятен үтәү өчен тырыштым. Абыйларым Арча көллиятендә укып, булдылар.
Күлтәс авылының өч ягы – урман. Бар курыкканым бүре иде. Кыш көне алар улаган тавыштан бик курыксам да, әти-әнигә әйтмәдем, укудан туктатырлар дип шикләндем. Бигрәк тә әнинең мине укытасы килмәде. «Өчегезне тырышып укыттык, ике абыең, апаң – укытучылар, син укымассың», – диде. Бүредән курыкканнарын 1945 елда, мин укыта башлагач кына әйттеләр.
1942 елның декабрь ае, икенче ел укыганда безне – тырыш укучыларны комсомолга алдылар. Ике-өч көн укыгач, җыелыш беркетмәсе Райкомга хисапка кирәк дип, телефон аша хәбәр итеп, шуны китерергә кушканнар. Көллияттә машина да, ат та юк. Мине, иртән укырга килгәч, директор бүлмәсенә чакырдылар. Сыйныф җитәкчесе Рәмзия Вәлитова, үз янына чакырып: «Тәскирә сеңлебез, синең беренче комсомол эшен үтәвеңне сорыйбыз», – дип, Арчага хисап кәгазе тапшырып кайтырга кирәклеген әйтте. Мин бит көн саен Күлтәстән көллияткә инде икенче елымны йөрим. Дәрестән җибәрделәр. Юлда беркем дә юк иде. Кайтучы да, баручы да очрамады. Салкын көчле җил биткә, күзгә бәрә, бөртекле кар ява. Юлны югалтмас өчен, күзләремне сыпырып, җиргә карап йөгерәм. Тиздән Түбән Мәтәскә авылы булачак. Сул якка – Казанбаш юлына карасам (ул бик таныш, йөрәккә якын, чөнки Һидият абыем шунда укытты) –ап-ак карга уралып, әкрен генә бер яшь бозау килә. Хайван адашып чыккан. Мәтәскәгә куып алып барырмын да, берәрсенә кертеп калдырырмын дип уйлап, мин дә әкрен генә аңа таба барам, аның олы юлга чыкканын көтәм. Юлга 10 метр калгач, бозау дигәнем арт аякларына утырды. Әстәгъфирулла! Бүре бит бу! Башымнан ниләр кичергәнне, куркуымны аңлата алмыйм. Юл уртасында гәүдәмне өзгәләсә, әти-әнием, укытучыларым ничек түзәр. « Тәгаләм, ярдәм ит», – дип, белгәнемне укып, бүре белән бер-беребезгә карашып торабыз. Байтак утыргач, бүрем әкрен генә торып, җилгә каршы борылып басты, мине күрми. Ә мин әкрен-әкрен артка чигенеп, киемемне чишеп, язуларны эчкә яшердем. Юлның уң ягына карасам – юлдан бер-ике метр эчтә уйсу җир күренә. Бүре борылганчы дип шунда сикердем һәм аңа таба карап сузылып яттым. Дөрестән дә чокырлы җир булган икән, карга чумдым. Бүре ташлануын, үлем сәгате җитүен көтәм. Кар эчендә озак яттым, бик туңдым. Тешләрем тешкә бәрелә башлады.
Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән, бүре борылган якка әкрен генә башымны күтәреп карасам – ул анда юк. Уң якка карасам, бүре, олы юлны чыгып, кар ерып, түбәнгә таба – Югары Мәтәскә авылына төшеп бара. Ашарга эзләп чыккан ач бүредән шундый мәрхәмәтлелек көтмәгән идем, Ходайга шөкер кылам. Ә мин, бүре күмелгән саен, әкрен-әкрен күтәрелеп, ул күренми башлагач, олы юлга чыгып, Арчага кадәр йөгердем, Райкомга тирләп-пешеп килеп кердем. Язуларымны тапшырдым. Ул көнне кайта алмадым, әниемнең бергә үскән күршесе Мәхүбә апага (ул анда тормышта иде) кереп, барысын да аңа сөйләдем. Ул мине җибәрмәде. Икенче көнне юл тыныч булды. Көллияткә кайтып, укытучыларыма да бу хәлне сөйләдем. Рәхмәтләрен әйтеп, әти-әниемә сөйләмәвемне сорадылар. Шулай күп авырлыклар кичереп, без, әти-әниемнең дүрт баласы да укытучы булдык.
Тәскирә ИЗМАЙЛОВА.
Түбән Кама шәһәре.Бүре белән күзгә-күз , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии