Кыр казлары кебек тезелеп…

Кыр казлары кебек тезелеп…

Менә тагын ямьле җәйләр җитте. Июнь ае нинди генә матур ай булмасын, безнең СССР, Русия халкы өчен дәһшәтле, шомлы ай булып кала бирә. Чөнки 78 ел элек – 1941нче елның 22нче июнендә канкойгыч сугыш башлана. Бу сугышта 40 миллионлап совет солдатының гомере өзелә.

Ләкин шул ук вакытта бу ай үзенең Сабан туйлары, төрле очрашулары, күңелле тантаналары белән истә кала торган ай. Менә безнең дә, 1960нчы елны Буа районы Кильдураз урта мәктәбен тәмамлап чыгучыларның, бергә очрашу тантанасы узды. Бу турыда узган елны ук сөйләшә башлаган идек инде. Эшне озакка сузмыйча гына, мин бу хакта «Безнең гәҗит»кә мәкалә язып салган идем. Ул гыйнвар аенда басылып та чыкты. Шуннан китте инде шалтыратулар, сөйләшүләр, килешүләр… Шунда мин «Безнең гәҗит»не укучы сыйныфташларымның, танышларымның күп булуын да күреп шатланган идем. Сүз уңаеннан язып үтәм, безнең авылның һәр унынчы кешесе гәҗитне яздыра икән.

Бүген 14нче июнь, мин Казаннан авылыма кайтып барам. Иртәгә – 15нче июнь безнең очрашу көне. Параллель рәвештә укыган өч класс укучылары бергә очрашырга сөйләштек. 50 ел гомер үткән дә киткән икән бит.

Казан-Буа юллары яхшы, машина җилдерә генә. Мин эчемнән генә иртәгә буласы тантананың сценариен укып барам. Башымны күтәреп карасам, Буа җирлегенә җитеп киләбез икән инде. Зөя елгасы күренә башлагач, күңелемдә шигырь юллары туды:

Авылыма кайтып барышым,

Кильдуразга, Буа ягына.

Туган якның җылы җиле

Мине танып, биткә ягыла.

Чыннан да, һәр җан иясенең үз туган җире, үз ватаны бар бит. Без аңлап бетермәгән серле яшерен җепләр безгә туган урыннар белән араны өзәргә ирек бирмидер дип уйлыйм. Җан тартмаса, кан тарта, дип, тикмәгә генә әйтмәсләр иде.

14нче июнь төрле мәшәкатьләр, хәзерләнү, өстәлләр тезеп, урыннар санау, азык-төлек, яшелчә-җимешләрне барлау белән узып китте. Безнең иң курыккан әйберебез – чакырылган кешеләрнең килмичә калулары иде. Дөрестән дә, чакырылган, килергә вәгъдә биреп калган сигез классташыбыз төрле сәбәпләр белән килми калды.

Бу зур тантананың төп иганәчесе – авылдашыбыз, сыйныфташыбыз, хәзер «Газпром трансгаз Казань» оешмасының баш инженеры Гыймранов Рашат Карибулла улы булды. Барлык чыгымнарны үз өстенә алып, мәҗлесне иркенләп уздырырга мөмкинчелек бирде. Ул гына да түгел, үзе белән Казан шәһәренең «Шамил» мәчете имам-хатыйбы, якташыбыз Мәхмүт хәзрәтне дә алып кайткан. Аның бит әле акчасы булса да, боларның барысын да җиренә җиткереп башкарып чыга торган тырыш кешесе дә кирәк. Андыйлар да табылды классташлар арасында. Рәшит Хаҗи улы белән аның хатыны Рәйсә Гарәф кызы (ул шушы мәктәптә озак еллар завуч булып эшләде), Роза Сәлим кызы (Буа мәктәпләрендә чит телләр укытты) һәм аның ире Дамир Әнвәр улы бу йөкләмәне егетләрчә үтәп чыктылар. Ә классташыбыз Кафия Хөҗҗәт кызы 50 ел буе күрешмәгән сыйныфташларыбызны эзләү эше белән мәшгуль булды. Аларга Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын. Үзем турында әйтеп тормыйм инде, болай да билгеле. Берәү әйткән ди бит: «Безнең авылда акыллы, тырыш, булдыклы биш кеше бар: Гали, Вәли, Хәбир, Кәбир», – дигәч, бишенчесе кем дип сораганнар. «Үзебез дип торабыз», – дип җавап биргән ди бу.

Изображение удалено.Сөйләшү буенча, 15нче июнь көнне кунакларны мин каршыларга тиеш идем. Җилкәмә ике потлы гер асып куйган кебек, борчылып барам шулай: килүче булырмы, шулкадәр дә әзерләнеп, килмәсәләр, бик начар булачак бит инде. Унынчы яртыда мәктәп янына килеп җиткәндә күрәм, унлап классташым басып тора. Апас районы Коштавылы авылы егет-кызлары бигрәк өлгер булып чыкты. Буадан дустым Васил да килеп җиткән. Җилкәдәге йөкнең бер ун килосы шунда ук төшеп китте. Акрын гына мәктәп баскычларыннан менеп барабыз. Каршыбызга елмаеп мәктәп директоры Әлфия Сәфәргали кызы килеп чыкты. Җилкәдәге йөкнең тагын ун килосыннан арындым. Сәгать унда мәктәпнең актлар залына 26 сыйныфташыбыз җыелып кергәч, җиңел сулап куйдым.

Рашат Карибулла улын көткән арада сөйләшә торыйк, дип, тантананы ачып җибәрергә миңа сүз бирделәр. Мин алдан әзерләнеп, бер шигырь язып алып килгән идем.

Саумы, мәктәп! Хәлең ничек?

Бер гасыр бит инде яшисең.

Күпме язмыш узган синең аша,

Син беләсең, ләкин дәшмисең.

Ярты гасыр узгач, сиңа кайттык

Кыр казлары кебек тезелеп.

Яшьли йөргән мәктәп сукмакларын

Сагынганбыз икән өзелеп.

Сыйныфташлар сафы сирәгәйгән,

Кайберләре авырып калганнар.

Ә күпләре безнең арабыздан

Мәңгелеккә китеп барганнар.

Дөрестән дә, Кильдураз авылы мәктәбенең бер гасырлык тарихы бар. Авылда татар мәктәбе 1916нчы елда ачыла. Бу бит патша заманы әле, илдә сугыш бара, ачлык. Ә менә мәктәпне ачалар. Хәзер 21нче гасырда татар мәктәпләре ябыла, телебезгә йозак салына. «Позор, господа демократы!»

Бу шигырьне укып чыккач, безне укыткан, инде бүген мәрхүм-мәрхүмә булган укытучыларыбызны, классташларыбызны исемлек буенча барлап, укып чыккач, аларны искә алып, бер минут тынлык игълан иттек. Бу бик авыр тынлык иде билгеле. Укытучыларыбыз барысы да олы яшьтә, вакытлары җитеп вафат булды, дип үзебезне тынычландырдык. Тик 23 яшьтәшебезнең безнең арада булмавын ничек аңларга? Безгә бит әле 67-68 яшь кенә! 40-50 яшендә китеп баручыларны, 60 яшенә җитеп, беренче пенсияләрен дә ала алмыйча бакыйлыкка күчүчеләрне ничек кызганмыйсың? Вакытсыз киткән классташларымның иң олысына да 63 кенә иде бит әле. Кая монда 65 яшендә пенсиягә чыгу турында сүз алып барырга мөмкин?

Рашат Карибулла улының тәкъдиме белән без барыбыз да мәчеткә вәгазь тыңларга һәм өйлә намазын укып чыгарга дип юнәлдек. Мин бераз шикләнгән идем, җыелган классташларыбызның яртысы мин мәчеткә бармыйм, дисә, матур булмас иде. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән барысы да яхшы булды. Мәчеттә безне хәзрәт белән авыл картлары көтеп тора иде инде. Мәхмүт хәзрәтнең вәгазе барыбызның да күңелләренә хуш килде. Мәрхүмнәрне искә алып, Коръән укыттык. Өйлә намазын укып, мәчеттән чыгып барганда барыбызның да йөзләре яктырып, нурланып китүенә игътибар иттем. Менә бит ул Коръәннең шифалы тәэсире, вәгазьләрне күңелгә үтеп керерлек итеп сөйли белү осталыгы. Шулай күтәренке кәеф белән тагын мәктәпкә юл тоттык. Мәктәп ашханәсендә кайбер рестораннарның да борынына чиертерлек итеп мул табын әзерләнгән иде. Иң куанычлысы – өстәлләрдә бернинди хәмер юк. Менә, җәмәгать, шулай да яшәп була икән! Совет заманында халыкны эчкечелек упкынына ташлаган сәясәтнең нинди фаҗигагә китергәнен без хәзер барыбыз да аңладык инде.

Табынга утырышкач, һәрберебез чираттан сүз алып, илле ел аралыгында нинди хәлләр булганын искә төшердек. Бернинди ятсыну, кыенсыну юк. Андый вакытларда мин кырыйдан карап, нәтиҗә чыгарырга яратам. Монда булган уңай энергияне йөз баллы шкала белән исәпләсәң, мөгаен, 200 баллык булгандыр. Безнең мәктәпкә бит Буа, Апас районнарының 22 авылыннан килеп укыдылар. Һәр төбәкнең үз талантлары була. Монда да кемдер шигырь сөйләде, кемдер мәзәк сөйләп көлдерде, ә кемдер матур итеп җырлады. Мин ул көнне үзем өчен ачыш ясадым: 26 классташымның һәркайсы үзе бер талант икән бит! Көндәлек мәшәкатьләр белән без аны моңарчы күрмәгәнбез генә. Кара-каршы утырып сөйләшүләр, бер-беребезне телефон номерларын алышулар шулкадәр табигый иде, әйтерсең арада 50 ел гомер үтмәгән дә. Әнә шулай җиде сәгать буе дөнья мәшәкатьләреннән арынып, рәхәтләнеп яшьлектән урап килдек. Без бит әле картаймаган, аз гына олыгаеп кына кителгән, дип күңелләребезне юаттык.

Бергә булып күңел ачулар ничек кенә рәхәт булмасын, аерылу сәгате барыбер бер килеп җитә. Бу көнне дә кичке биш тулганны сизми дә калганбыз. Иртәнге унда башланган мәҗлесебез җиде сәгать барды. Сизеп торам, берсенең дә тараласы килми. Баянчы классташыбыз – Апас егете Мәхмүт соңгы аккордларын уйнап туктагач, саубуллаша башладык. Нишлисең, тормыш бит, аның үз таләпләре бар. Кемнеңдер тормыш иптәше авырый, кемнеңдер оныкларын карарга кешесе юк. Ә бер сыйныфташ кызыбызның оныкларыннан туган оныгы да бар икән инде. Кайларга гына сибелмәгән классташларым. Кемдер Мәскәүдән, Пермьнән, Чаллыдан, Әлмәттән, Түбән Камадан кайткан. Казан турында әйтеп тә тормыйм. Казаннан безнең авылга кадәр иң күбе өч сәгатьлек юл.

Бу көнне авылда ике чыгарылышның очрашуы булды. Бертуган Рәшит абыемнар классының мәктәп тәмамлауларына быел 54 ел тулган.

Шулай теләр-теләмәс кенә урамга чыга башладык. Мәктәп баскычларына басып, истәлеккә рәсемгә төштек. Менә инде таралыштык. Без – дүрт авылдаш, дүрт классташ мәктәп каршысында дүртебез генә басып калдык. Рәшит, Рәйсә, Роза һәм мин. Бик тә моңсу иде безгә бу мизгелләрдә. Сабакташлар белән бергә яшьлегебез китеп бара сыман тоелды. Тамакта – төер, күздә – яшь.

Яшьлегебез китеп бара сыман,

Сыйныфташларымнан калмыйча.

Дүрт классташ басып озатып калдык,

Сезнең яктан күзне алмыйча.

Безне шулай җылы каршылап, булышып, барлык теләкләребезне дә үтәгәннәре өчен Кильдураз урта мәктәбе коллективына, шәхсән аның директоры Әлфия ханым Сәфәргали кызына, барлык мәгълүматларны, фотоларны экранга чыгарып безне куандырган Гөлия Зәки кызына, тәмле ризыклары белән каршы алып сыйлаганнары өчен ашханәдә эшләүче кызларга «Безнең гәҗит» аша олы рәхмәтемне җиткерәм. Бер-беребезне санлап, очрашуга килгән өчен, классташлар, сезгә дә рәхмәт. Тантананың төп иганәчесе булган Рашат Карибулла улына, очрашуны уздыру өчен күп көч куйган классташларыма һәм аларның гаилә әгъзаларына рәхмәтемне җиткезә алсам, шат булыр идем. Тагын да шулай күрешергә насыйп булса иде.

Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,

Казан шәһәре

Комментарии