- 01.12.2023
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2023 , №47 (29 ноябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
«Кеше һәм закон» тапшыруын хәтерләүчеләр бардыр әле. Чынлап та хаклык, дөреслек табарга булыша торган тапшыру булган ул. Бу гел яман аты белән генә искә алына торган Совет чорында бит.
Флера Бикмурзина белән миңа да озак еллар эшләргә туры килде. 22 еллык телевидениедәге эшчәнлегемнең дистә елы аның белән бергә үтте. Бу хакта газетабызның быелгы 25нче октябрь санында (№42) Флера ханымны югалту уңаеннан язган мәкаләмдә әйткән идем. Татар телевидениесенә иң беренче булып информацион аналитик тапшыру, ток-шоу чыгардык. Әле интернет юк, мөмкинлекләр бик чикле. Ә телевидениегә яңалык кертергә кирәк. Флера ханым, чын мәгънәсендә новатор булды. Аның белән эшләү җиңел иде. Ул кайгыртучан коллега, уртак эш өчен янып-көеп йөрүче, шул ук вакытта чын профессиональ иде.
Аның белән эшләү дәверендә ниләр генә булмады. Кызыгы да, өнне ала торганнары да... Турыдан туры эфирда эшлибез бит, камера да туктап кала, магнитофон эштән чыга. Ул чакта бүгенгедәй бар текстны алып баручы күзенә күрсәтә торган суфлерлар юк. Бар да табигый, үз осталыңа бәйләнгән.
33 яшемдә авырып киттем. Авырыйсыңмы, кайгың бармы... тапшыру программага кергән, син эфирга чыгарга тиеш. Елмаеп, үзең турында онытып экранда утырасың. Нинди халәттә икәнеңне үзең генә беләсең. Шулай больницада яткан җиремнән шимбә көнне тапшыруга киләм, эфирга чыгам. Эфирда сюжет барган арада, Флера ханым минем хәлемне сорашып ала: «Илфат, хәлең ничек? Даруыңны эчтеңме?» Әнә шундый кайгыртучан кеше белән эшләдем мин, дип гомерем буе искә алам.
Флера Бикмурзина бик яшь күренә иде, бик чибәр, зәвыклы ханым булды. Хәтеремдә, бервакыт редакциягә бик нык кәефе кырылып килеп керде бу. Трамвайда контролерлар пенсия кенәгәсен тартып алганнар, әле мыскыллаганнар, ниләр генә әйтеп бетермәгәннәр. Янәсе ялган кенәгә белән йөри, ятсыз... Ул чакта пенсионерлар җәмәгать транспортында кенәгә күрсәтеп бушлай йөриләр иде. Без хәленә кердек Флера апабызның. Бу хакта сюжет төшерергә булдык. Кирәк булмады. Икенче көнне трамвай депосыннан делегация килеп гафу үтенде, теге контролерлар да бар иде. Шунда Флера ханым: «Миңа гафу үтенүегез мөһим түгел, әмма гади халык бар бит, димәк сез гел шулай кылана аласыз», – дип үз вәгазен сөйләде. Әйе, ул дөреслек яратты, җәмгыятьтәге хәлләргә бик борчыла иде. Минем кыю, кискен, үткен фикерле тапшыруларымның төп киңәшчесе ул булды. Дөрес, бернидән дә курыкма, дөреслек җиңә, дип мине үсендерә иде.
Кызганыч, Флера Габдрахмановна Бикмурзинаны соңгы юлга озата алмый калдым. Белмәдек. Әле ул яшәргә тиеш иде. Казан кооператив университетында эшләүче тележурналист Флюра Абдуллина тырышлыгы белән телевидение ветераннары аралашып яши, даими очрашып тора. Ул очрашуларга Флера ханым да килә. Элеккеге чаялыгы, матурлыгы шул килеш иде. Беркайчан да зарланмады, сәламәтлегенә дә, тормышына да. Аллага шөкер дип яшәде. Кызганыч, кеше бик көчсез шул. Язмыш Аллаһ кулында.
Габрахман кызы Флерага җәннәт ишекләре ачык булса иде, шул җәннәт түрләрендә мәҗлестәшләр булырга язсын.
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии