Батыр агач янында

Волгоград шәһәренең фашистлардан азат ителүенә 75 ел.

Соңгы вакытта Бөек Ватан сугышы турына кайберәүләр күзгә төтен җибәреп, томан артына яшереп күрсәтмәкче була. Имеш, ул хәзер кемгә кирәк? СССР державасы, дәүләте җимерелде, таралды. Шөһрәтебез югалды. Юк, туганнар, тарих югалмый ул! СССР дәүләте, сәяси система булу белән беррәттән, тарихыбыз да ул. Дәүләт таралды, ә тарихи Ватаныбыз калды. Яхшымы, яманмы, кемнеңдер теләгенә туры килмиме, ул – тарих, аны кабат язып булмый.

Дөрес, социалистик дәүләт – СССРның киләчәге юк, бетте, диләр. Бөек Җиңүне, тарихыбызны пычрату, астын-өскә әйләндерү кайбер газета битләрендә ярылып ята. Ә тарих ул – вакыйгалар алмашы гына түгел, ул халыклар, төрле милләтләрнең язмышы да. Ватанны, тарихны юкка чыгару, минемчә, халыкны, аның тарихи аңын юк итү.

Сугыш СССРның кайсы төшендә бармасын, кайсы гына җиңү булмасын, ул бөтен милләтнең, кешелекнең җиңүе иде.

Шушы язмамда берничә ел элек Волгоградка баруымны тасвирламакчы булам. Волгоградка иртәнге җидедә килеп җиттек. Тимер юл вокзалы нәкъ шәһәр уртасында. Үзәк базар, универмаг, опера һәм балет театры, үзәк мәйдан, сәүдә үзәге, кунакханә, почтамт, елга порты һәм башка оешмалар да шушында урнашкан. Шәһәр үзе Идел буйлап 75-80 чакрымга сузылган, яшеллеге, чисталыгы белән шаккатарлык. Сугыштан соң аны торгызуга бөтен ил күтәрелде. Гитлер басып алучылары каланы бөтенләй юк итмәкчеләр иде. 1943нче елның февралендә «Информбюро» сводкасыннан берничә хәбәрне китерим әле: «Шәһәрдә 11685 йорт яндырылган, җимерелгән, шартлатылган. Кала үзәгендә нибары 751 кеше генә исән калган». Шул соңгы елларда табылган бер документта трактор заводын саклаганда һәлак булган лейтенант П.Минаев сүзләре китерелгән: «Без барлыгы биш кеше генә калдык. Немецлар көне буе һөҗүм итә. Без кереп урнашкан йортның җимерелмәгән бер генә төше дә калмады. Әмма чигенмибез. Мин ышанам: бу тирәдә киләчәктә яңа, матур кала үсеп чыгар. Шул шәһәрне киләчәктә бер күзем белән булса да, һай, күрәсем килә. Нинди булыр иде икән ул?»

Совет халкы батыр сугышчының хыялын тормышка ашырды: Идел буенда яңа шәһәр үсеп чыкты. Волгоград – Русиянең эре сәнәгать үзәкләренең берсе. Монда бик күп югары уку йортлары, техникумнар, фәнни-тикшеренү һәм проектлау институтлары да шактый.

Элек-электән бу яклар корылык кичергән. Киләчәктә бу җирләрдә көчле сугару системалары эшли башлар, диләр. Шәһәрдәге агачларны корудан саклап калу өчен дә сугару корылмаларыннан файдаланалар.

Волгоград уртасында бер тупыл бар. Монда аны «беренче агач» дип йөртәләр. Ул күп яралар алуы белән истәлекле. Тупыл «Геройлар аллеясе»ндә үсә. Совет иленең батыр улларын да Сталинград халкының ничек кан түккәнен дә, көннәр-төннәр буена пуля сызгыруларын да күргән бу агач. Ул авыр көннәрдә Совет солдаты шикелле нык торган, сугыштан соң кешеләр аның «тән»еннән ядрә чүпләгән. Яра эзләре хәзер дә беленеп тора. Олысы да, кечесе дә килеп, аңа баш ия. Агачны гранит белән әйләндереп алганнар, чөнки шәһәрдә исән калган бердәнбер агач ул.

Иделдән ерак түгел, үзәккә таба өч милләт батыры каберлегендә испанлы Р.Ибаррури, урыс В.Каменщиков һәм татар егете – капитан Х.Фәттахетдинов ята.

Әле һаман да Сталингард җирендә сугыш истәлекләре табылып тора. Вакыт-вакыт җир астыннан снаряд, бомба-миналар килеп чыга. Әмма бу горур кала, авырлыклар күп булуга карамастан, тыныч төзелешне туктатмый. Ел саен монда яңа микрорайоннар калкып чыга. Волгоград үсә һәм елдан-ел матурлана. Идел буена ямь биреп тора ул.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ,
Казан шәһәре

Комментарии