Имза

Авылда 2-3 хуҗалыкта гына телевизор бар иде. 1966нчы ел булып хәтердә калган, без дә алдык бу хикмәтне. Шул елны гына яңа йорт салып кергән идек. Алты почмаклы, ягъни ике бүлмәле. Аның түр өлешендә генә яшибез. Өйнең дүрттән берен мич алып тора. Электр чыганагы – авыл уртасындагы кечкенә таш сарайга урнаштырылган движок. Анда бик тәртипле Тәлгать абый эшли иде. Сәгать кичке унда ут сүнә. Аңа кадәр Тәлгать абый 1-2 тапкыр сүндереп, сигнал биреп ала. Авыл халкының йокларга ятмаганнары йөгерешә, эшләрен төгәлли.

Телевизор турында язмакчы идем бит әле. Экраны песи бите зурлыгында, хәзерге микроволновка йөзе кадәр, аклы-каралы «Рекорд» телевизоры иде ул. Әле аны карар өчен урманнан 10-12 метрлы төз колга табасы – антенна урнаштырасы бар.

Хуш, күрсәтә башлады бу. Шул көннән башлап, безнең өй «кино залы»на әйләнде. Урамдагы күрше-тирә малайлары (ә алар йорт саен 2-3) мин бакчадан малайны алып, эштән кайтуны капка төбендә җыелышып көтеп торалар. Болар инде укудан кайтып, урамда кәшәкә сугып, бишмәт, телогрейка, аяк киемнәре бозланып каткан 7-8 малай. Ир эштән соң кайта, ул колхоз идарәсендә эшли. Йозакны ачып, барыбыз бергә өйгә керәбез. Мин телевизорны кабызам, малайлар кайсы кая чүмәшә. Барлыгы ике канал күрсәтә. Малайлар нәрсә күрсәтсәләр – шуңа риза. Яңалыклар барганда әүмәкләшеп тә китәләр. Минем малайга күңелле инде күрше абыйлары белән. Икебез дә эштә булгач, мич ягуны кичкә көйләгән идек. Морҗаны ачып, ягып җибәргәч, өй тагын да суынып китә. Бер-икесе кайтып зарланган да әле, өйләре суык, аяклар катты, дип. Яңа йорт бит, әле утырмаган. Менә өй дә әкренләп җылына, малайларның бишмәт, телогрейкалары җебеп, идәнгә саркый башлый. Идән буялмаган, сап-сары нарат такталардан. Ир эштән кайта, утырып ашарга җай юк. Сәгать тугызларда малайларны ипләп кенә озатам.

Шулай 3 айлап «клуб мөдире» булып эшләгәннән соң, беркөнне иртән эшкә барырга дип улымны җитәкләп ишегалдына чыксам, берсе сап-сары итеп, карга исемен язып куйган. Соңгы хәрефләренә «ручка»сындагы «паста»сы бетеп киткән. Шулай өчәр сәгать кысталып утырып, ишегалдында кече йомышларын йомышлыйлар иде инде, әмма исемнәрен язуга ук барып җитми торган иде. Бу «имза»дан соң минем дә ачуым килде. Кич кабат җыелгач, боларны шелтәләп алдым. Исемен язганы шул көннән йөрүдән туктады. Тегеләре дә кими төште, кайберләре үзләре телевизор сатып алдылар. «Абыйлары» белән телевизор караган минем малайга да инде 55 яшь тула. Әй гомерләр…

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил бистәсе

Комментарии