- 03.02.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №04 (30 гыйнвар)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Юк, җәмәгать, юк, пионерлар түгел! Кызганыч, аларның чоры узды шул инде. Тагын кем бар соң шулай күмәкләшеп урам тутырып йөрүчеләр? Кемнәр дип уйлыйсыз? Кемнәр соң Русия дигән илдә җирдәге чагыштырмача җәннәттә яшәп ята? Өлкән «брат» әйтмешли, «Кому на Руси жить хорошо?» Түрәләр, депутатларга дисезме? И-и, кайда ул түрәләрнең рәхәт тормышы? Бер тынычлыклары юк бит. Халыкка булсын, дип, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртып, көне-төне чабалар. Ә океан артындагы капиталист калдыклары санкция артыннан санкция яудырып кына тора. Алай бик кызуламагыз инде, господа! Өлгерә алмыйлар бит. Алар бит сезнең банкларыгызга урланган акчаларын күчереп, сезнең икътисадны баета. Шуны да аңламыйсыз! «Тупойлар» шул сез мәрхүм М.Задорнов әйтмешли. Ә менә хәзер шул урланган акчаларны кая урнаштыру мәсьәләсе дә алга килеп басты бит әле. Чит ил банкаларына ышаныч юк. Үзебезнеке турында әйтеп тә тормыйм. Ул миллиардларны пыяла банкага тутыра башларга вакыт җитте ахрысы. Менә шулай итеп, пыяла банкаларны күпләп җитештерү буенча цехлар ачылыр, эш урыннары артыр. Русия пенсионерларына, гади халыкка рәхәт әнә, 8-10 мең сум пенсияне, 15-20 мең эш хакын кая куясын бер ай алдан хәл итәләр дә, тып-тыныч яшәп яталар. Кайгырасы да, куркасы да юк. Ә түрәләр утлы табага баскан кебек, бөтерелепме-бөтереләләр. Жәлләп үләрсең үзләрен. Алайса, кемнәр яхшы яши, депутатлардыр инде, дисезме? Сез нәрсә, җәмәгать! Аларның халык ялчылары икәнен онытып җибәрдегезме әллә? Ялчының тормышы ничек яхшы булсын инде? Көне-төне халык өчен дип, халыкның тормышын яхшыртабыз, дип, үзләрен аямыйча ду килеп чабып йөри торгач, башка параллель дөньяга кереп киткәннәрен сизми дә калдылар, бахырлар. Югыйсә, 3,5 мең белән 380 меңне бутап азапланмаслар иде. Пенсионерларга 3,5 мең сум акчага ай буе рәхәтләнеп ашап-эчеп яшәргә була, ә менә «халык ялчыларына» 380 мең дә җитеп бетмәскә мөмкин икән. «Статус не позволяет», – диде бит Саратов өлкәсенең социаль яклау министры. Әнә шуның өстенә башка проблемалар да чыгып кына тора. Ничек итеп декларацияне дөрес итеп тутырырга, бер-ике фатирны, җир участокларын тещаларга, әби-бабайларга яздырып, күздән югалтырга? Сайлау алдыннан алган наказларны ничек итеп үтәргә, дөресрәге: үтәмәс өчен ничек итеп әйләнгеч юллар табарга? Разве шушы яхшы тормыш була? Төнлә йокларга да вакытлары юк бит. Эш урынында бераз черем итеп алсалар гына инде. Кыскасы, эт тормышында яшиләр икән болар, дип уйлыйсыздыр инде?!
Ашыкмыйк әле, эт тормышы турында соңрак дәвам итәрбез. Бу мәкаләмне яза башлавым да әнә шул этләр аркасында булды бит. Бәлки, безнең илдә иң рәхәт яшәүчеләр артистлар һәм спортчылардыр? Сез шулай уйлыйсыз да, ай-һай, дөрес булырмы фаразыгыз? Артистларның төп эшләреннән тыш киноларга төшәсе, телевидениегә килеп берничә каналда чыгыш ясыйсы: бөтен халык алдында хатыннары, сөяркәләре турында хисап тотасылар бар бит. 80-90 яшеңдә полиграф каршына килеп утыр инде! Кайсы ничә тапкыр өйләнгән яки кияүгә чыккан, ничә сөяркәсе булган, кайсы баласы кемнән туган – шуларны ачыклап, ДНК ясатып алырга кирәк. Билгеле инде, «на халяву». Югыйсә, һәрбер анализ өчен 30-35 меңеңне чыгарып саласы бит. Эх, менә шул акчаларны авыру балаларга бирәсе иде дә бит, юк, алар бит дөньяның кашка тәкәләре. Кайсы гына каналны ачма, шул артистлар. Үзәк телевидениедә генә түгел, бездә дә шулай. Нәрсә, бу күмәк саташумы? Җир шарының магнит полюслары үзгәргән кебек, безнең дә кыйблабыз үзгәрәме? Узган гасырның 60-70нче елларында атаклы юморист Аркадий Райкинның чыгышлары хәзер дә истә әле. «Концерт-театр залларында беренче рәттә кемнәр утыра? – дип башлый иде ул сүзен. – Тавороведлар, кибет директорлары, склад мөдирләре, горпо, сельпо рәисләре, ә икенче-өченче рәтләрдә министрлар, райком секретарьлары». Халык бу сүзләрнең дөрес икәнен аңлый һәм көлеп утыра иде. Ә менә хәзер без дә шул хәлдә, ләкин кыйблабыз 180 градуска борылган. Карыйбыз, көләбез, алардан гарык булганыбызны, ләкин берни дә эшли алмаганыбызны аңлыйбыз.
Спортчылар нәрсә инде тагын? Бернинди нәтиҗәсез уйнаган футболчыларны нинди биеклеккә күтәрдек бит, ә! Ай саен 5 миллионнан 20 миллион сумга кадәр акча алып ятучы «сорыкортлар» асрыйбыз. Ә алар, майларына чыдаша алмыйча, урамнарда, кафеларда кеше кыйнап йөри. «Аптыраган үрдәк арты белән суга чума», – ди безнең халык. Нәрсә, алар безнең илнең дәрәҗәсен күтәрәләрме әллә? Дәрәҗә калмады инде ул. Теләсә кем теләсә ничек мыскыл итә. Ә телеканалларда шоу-тамаша бара. Халыкның игътибарын читкә юнәлтү өчен эшләнә боларның барысы да. Нигә менә шул тапшыруларга мәктәп директорларын, укытучыларны, табибларны, әйдәп баручы инженерларны, фермерларны чакырмаска? Килеп туган проблемаларны бергәләп хәл итмәскә? Җитештерү өлкәсендә торгынлык хөкем сөрә. Һаман да шул «перепродажа» белән шөгыльләнәбез. Беренче каналда бара торган «Поле чудес» тапшыруында нәрсә генә кыланып карамыйлар. Аракыга, көмешкәгә, шәрабка ачыктан-ачык реклама бара. Что сез, Якубович стаканлап эчә бит, димәк, башкаларга да ярый. Аны пәйгамбәр дәрәҗәсенә күтәрделәр. Уенда катнашкан һәр хатын-кыз, провослав динендәме ул, мөслимәме, аны барып үбеп, мыегыннан сыйпап алуны үзләренең изге бурычлары дип саныйлар, ахрысы.
Сүз башым бит Шүрәле, дигәндәй, мин язмам башында «Чү! Урамнан кемнәр килә?» һәм «Русиядә яшәү кемгә рәхәт?» дигән сораулар куйган идем. Менә шул сорауларга җавап бирер вакыт җитте. Өстә санап киткән затлардан тыш, бездә хәзер тагын бер төркем барлыкка килде бит әле. Болары – этләр. Билгеле инде, урам этләре турында сүз бармый. Хәер, алары да хәзер урамнарга хуҗа булып алдылар. Өер-өер булып, халыкны куркуга салып йөриләр. Соңгы вакытта нәрсәгәдер этләргә табыну модасы көчәеп китте әле. Ул элек тә бар иде анысы, хәзер бигрәк тә куркыныч төсмер ала башлады. Әнә минем каршыга өч этен иярткән хатын килә. Кем әйтмешли, барысы да бозау хәтлеләр. Берсендә дә битлек (намордник) юк. Шуларны ияртеп, балалар мәйданчыкларын, полисадникларны урап, фатирларына кереп киттеләр Уйнап йөргән бала-чаганың кайсы-кая качып бетте. Балалар уйный торган комлык, яшел чирәм эт тизәгенә баткан. Әнә тагын бер хатын килә. Куенында боксчы Мөхәммәт Али йодрыгы кадәр генә бер көчек. Аны шарфка ураган. Көчегенә нинди генә җылы сүзләр әйтми. Ә артыннан ияреп килүче 3-4 яшьлек малаен бертуктаусыз сүгә. Анысының күзләреннән мөлдер-мөлдер яшь агып бара.
Иртән торгач, тәрәзәдән карап торырга яратам. Сәгать алтыларда балалар мәйданчыклары, полисадниклар, тротуарлар шул һава суларга чыккан этләр белән тула. Монда аларның бозау кадәрлеләре дә, йодрык чаклылары да бар. Аларны алып чыгучылар арасында яшь хатыннар да, әбиләр дә, ирләр дә күренә. Бер генә этнең дә танавына битлек кидертелмәгән. Узып баручылар чаба-чаба аларны әйләнеп уза. Әле иртәнге алтыда бер генә хатынның да яшь баласын һава суларга алып чыкканын күргәнем юк минем. Этләрне лифт белән генә йөртәләр. Шунысы кызык, бу халыкның күбесе байлар түгел, ә ипотекага, кредитка батып яшәүчеләр. Хәзерге вазгыятьне аңлап та бетерерлек түгел. Этләрнең хокуклары кешенекеннән өстен булып чыга түгелме соң? «Менә кемнәр икән ул Русиядә рәхәт яшәүче җаннар», – дип уйлап куйганым бар. Без мөселманнарга өйдә, фатирда эт асрау шәригатькә туры да килеп бетми. Ә бит асрыйлар. Нәрсә бу, ахырзаман галәмәтләреме? Эт ул кешенең дусты дибез. Анысы дөрес. Риваятьләрдән билгеле булганча, атабыз Адәм (г.в.с.) җиргә төшерелгәч, аны беренчеләрдән булып эт каршылый. Үзенең мәликлегеннән ваз кичеп, Адәмнең (г.в.с) дусты булып калачагын әйтә. Ләкин Адәм (г.в.с.) ятагына кереп ятмый бит ул, аны сакларга урамда кала.
«Хорошо живем», – дип әйтергә ярата юморист Евгений Петросян. Бик үк «хорошо» түгелдер ахрысы. «Хорошо» булса, дүртенче хатыны белән аерылышып, миллиардлар бүлешеп мәш килмәсләр иде. Әле язганнардан чыгып, шундый нәтиҗә ясарга кирәк, дигән карарга килдем: ничек кенә «хорошо живем» дип мактансак та, без барлык нәрсәгә дә матди яктан гына карыйбыз икән ләбаса. Тыштан ялтырыйбыз, ә эчебез буш икән бит. Рухи байлыгыбыз юк дәрәҗәсендә. Аның каравы тәкәбберлек, хөсетлек, ясалма горурлык чиктән ашкан. Күңелебезне битарафлык биләп алган. Зәвык юк, культура бетте. Шоу-тамашалар белән генә дөнья бармас бит ул. Акылыбызга килергә вакыт җиткәндер. Шушы агымда агып барсак та, үзебезнең кыйблабызны югалтмыйча, йөзебез белән борылып, Аллаһы Тәгаләдән безгә бу илдә яшәргә җиңеллекләр бирүен сораудан туктамыйк.
Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,
Казан шәһәре

Комментарии