- 03.02.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №04 (30 гыйнвар)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Бу хәл 2000нче елларда булды. Апам Чаллы шәһәрендә яшәгәндә мин бик теләп анда кунакка барырга ярата идем. Март уртасы, апамның туган көненә барырга булдым. Көн салкын, карлы яңгыр ява да ява. Җитмәсә, автобуска да соңга калдым.
Ул чакта шәхси транспорты белән пассажир ташучылар бар иде инде. Мин һәм тагын өч егет берәү белән килешеп, машинасына кереп утырдык. Мин – алгы урындыкта, яшьләр артта сөйләшеп бара. Йөртүче егет тә сөйләшергә ярата икән, өй сала башлавын, ай ярымлык кына улы барын, Казан-Чаллы арасын көнгә икешәр әйләнеп акча эшләвен сөйләде. Чаллыга җитәрәк Дәнил (егетнең исеме) машинасын Афанасово дигән авыл ягына борды да, артына әйләнеп, егетләрнең берсеннән: «Ә синең апаң точно каршы аламы?» – дип сорады. «Әйе, әйе», – диде егетләрнең берсе дулкынланып кына. Ул егетнең «ерак җирләрдән» кайтуын, иреккә чыгуын юып, бер тиенсез калуын, өч көн ач йөрүен, җитмәсә кесәсендәге бердәнбер документын югалтуын сөйләп өлгергән иде инде Дәнил.
Пычрак юлны изеп, авыл башына кереп туктадык. Көн уртасы булуга карамастан, бер кеше заты күренми. «Кайда синекеләр?» – диде Дәнил, кырыс кына. Төшеп качмасыннар дип, үзе ишекләрне бикләп куйды. Тынлык. Андый чакта вакыт озак тоела. Арттагы егетнең дә, Дәнилнең дә түземлеге соңгы чиккә җитеп өзелергә генә торганда, каршы яктан бер пар күренде. Алар бала арбасы этеп киләләр, хатын-кыз яхшы ук кызмача ирен култыклаган иде. Килеп җитүгә, хатын: «Гафу ит, энекәш, мин акча таба алмадым. Менә итегемә су үтте», – диде. Аның зары Дәнилгә кызган табага май салу кебек булды, кай арада авыру чырайлы, юка, ябык егетне машинадан тартып төшерде дә, сугып та екты. Кайнешен якларга омтылган җизни кешегә дә эләкте. Арткы утыргычтагы ике егет тә төшәргә теләгәннәр иде, Дәнил кабат ишекләрне бикләп өлгерде. Фәрештәләр шул чагымда башыма бер уй җибәрде, тәрәзәне шакып: «Дәнил, мә, ул егет өчен үзем акча бирәм», – дидем. Дәнил миннән акчаны яшен тизлегендә тартып алды да, тозлап-борычлап сүгенеп, машинасына кереп утырды. Пычрак җирдә яткан егет кан төкереп калды. «Тешен сындырды ахрысы», – дип жәлләп куйдым үзен.
Карлы яңгыр тагын да көчәйде. Әле шәһәргә кергәнче 40 чакрымлап барасы бар. «Күпме вакытны алды», – дип сукранды Дәнил. Шушы хәлгә кадәр тыныч кына сөйләшеп барган бу базык гәүдәле егеткә башка күтәрелеп тә карыйсым килмәде.
Тиешле урынга килеп җитүгә, арттагы егетләр учларындагы акчаларын Дәнилгә суздылар да, берни эндәшми төшеп калдылар. Мин дә акчамны түләп, күчтәнәч салган сумкамны күтәреп автобус тукталышына киттем, бер сүз дә эндәшмәдем.
Афаносово авылы яныннан узганда гел шул хәл искә төшә. Кайда икән ул Дәнил? Яңа туган улы үсеп, бәлки, үзе әти булгандыр. Ә теге егетнең язмышы ничек дәвам итте икән, дигән уйлар килә башыма.
Кафия КАМАЛЕТДИНОВА,
Буа шәһәре
Комментарии