- 03.03.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №8 (29 февраль)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Беркөнне туганнан туган энем Фәнил килеп керде. Гадәттә, тыйнак кына елмаеп, хәл-әхвәлләр сорашучы энекәшнең башы иелгән, күзләре кызарган, битләре агарып калган иде. Холык-фигылен кечкенә чагыннан ук белгәнгә, юк-барга күңелсезләнеп йөрмәвен дә чамалап, сүзне кыска тоттым: «Сөйлә, үскәнем, ни булды?» – дим. Фәнил, бер сүз дәшмичә, кесәсеннән дүрткә бөкләнгән газета алып, миңа сузды. «Картлыктагы иң зур үкенеч» (7 декабрь, 2011 ел) дигән язма астындагы зур фотосурәткә күз төшергәч, бер мәлгә аптырап калдым. Без – күпсанлы туганнар, иплелеге, ягымлылыгы, олы йөрәклелеге өчен яратып-хөрмәтләп «җиңгәчәй» дип дәшә торган, әниемнең бертуган абыйсының тол карчыгы иде әлеге фотода…
Җиңгәчәйнең туганнан туган сеңлесе Әлфинур ханымның «җылы» кулы белән газетага юлланган хатын укып чыккач, анда язылганнардан тәмам ярсып, нәфрәтләнеп, энекәшкә күтәрелеп карадым. Ир уртасы Фәнил тын гына елый иде…
Ирләр күз яшен күрү – минем өчен тетрәндергеч күренеш. Үз туганың тарафыннан ягылган нахак сүзгә ирләр күңеле дә чыдамый шул.
Кодачабыз Әлфинур, Чистай шәһәрендә торып, Түбән Камадагы Гөлсимә апасының «мәхшәр эчендә» яшәвен бәян итә. Апасының улларын «зобани»лар дип атап, әниләрен җәберләп, ашатмыйча, пенсия акчасын куркытып алуларын бәйнә-бәйнә яза. Күрәсең, безгә – янәшә яшәүче туганнарына билгеле булмаган фактлар Чистай каласыннан яхшырак күзәтелә торгандыр. Җиңгәчәйне картлар йортына урнаштырып, фатирын да дәүләткә тапшырып җибәрсәң, иллә дә шәп буласы икән Әлфинур апа фикеренчә. Фатир дигәннән, Әлфинур кодачаның үзләренең «иске генә, бернинди уңайлыклары булмаган йортта» яшәүләрен искәрткәндә, ни-нәрсәне күздә тотканы да аңлашылып бетмәде. Әллә, ник апаңны үзең карамыйсың, диюләреннән курка, әллә энеләренең хәләл фатирын күпсенә…
Түбән Кама Социаль иминият идарәсе җитәкчесе Гөлсирин Җамалиева җавабы да шаккатарлык. Имеш, барып, тиз генә җиңгәчәбезнең «адекват түгеллеген ачыклап» кайтканнар! Татар гәҗитенә татар кызы урыс телендә җавап биреп утыргач, аның кул астындагы хезмәткәрләр 80гә җитеп килүче әби белән нинди телдә аралаштылар икән?! Социаль хезмәткәр педагог һәм психолог тоемлавына ия булырга, өлкән кешеләр белән аралаша белергә тиештер. Әбекәйнең хәтере начарлануын берәү дә инкарь итми ич, әмма «җүләр» ярлыгы тагарга ашыкмаска иде. Ни әйтсәң дә, картлар сабый бала өммәтендә диләр бит. Белмим, җиңгәчәй безнең белән бик матур итеп сөйләшеп утыра, үткәннәре турында да хатирәләрен яңартып ала, барыбызны да исемнәре белән атап, балаларыбызның хәлен сораша. Өс-башы да, чәч-тырнаклары да чиста-пөхтә. Бу нисбәттән, редакция хезмәткәре Эльвира Фатыйховага зур рәхмәтебезне ирештерәсебез килә. Җиңгәчәбез белән журналистның әңгәмәсен укып, безнең социаль хезмәткәрләр ничек эшләргә икәнен өйрәнсеннәр иде, ичмасам! Әлеге әңгәмәдән, бу гаиләне белмәгән кешеләр дә, җүләр карчыкның болай матур итеп, эзлекле итеп сөйләшмәгәнен, «зобанилар» дип нахак аталган Фәнил белән Василның да әниләрен рәнҗетеп яшәмәүләрен аңлаганнардыр, шәт.
Редакциягә хат юллап, апасын, энәләрен хур итәр алдыннан, ни уйлады икән бу Әлфинур кодача? Гөлсимә апасыннан, картлар йортына китәсең киләме-юкмы, дип, ник сорамады икән? Ник ананы картлык көнендә балаларыннан, үз йортыннан мәхрүм итәсе, гомер азагында сагыну-сагыш утында яндырасы килде икән? Нәрсә соң бу?! Көнчеллек-хөсетлекме, нәфесме, әллә бер-бер үч-ачумы?
Чистайда яшәүче Әлфинур кодачадан аермалы буларак, бу гаиләне мин гомер буе беләм, Васил белән Фәнил күз алдымда үстеләр. Аралашып, ярдәмләшеп яшибез. Дөрес, Василны күкләргә чөеп мактый алмыйм, әмма, ул «зобани»лыкка ук тартмый, Әлфинур апа! Фәнил хакында авыз чайкап тормасаң да була. Андый улны үстерә белергә дә кирәк әле! Бер җирдә дә эшләмиләр, диюең дә ялган. Васил һәрчак җиңги янында, Фәнил исә төзелеш оешмасында эшли.
Җиңгәбезне картайган көнендә ялгызлыкка дучар итү нияте башыңа килгәндә, кулында егәре барында сиңа һәм башка туганнарыңа ничек ярдәм иткәнен, сез дип, янып-көеп яшәгәнен дә бераз уйларга иде. Энеләреңнең күңеленә дә мондый яра ясавыңны кешелеклелек билгесе дип исәпләмим. Ниндидер дөнья малына хисап тотып, араларны өзү кирәк микән? Синнән аермалы буларак, бу йортта мин ешрак булам. Ничә барсам да, җиңгәчәйнең өе ирләрчәрәк булса да чиста итеп җыештырылган, кер бавында ап-ак итеп юылган керләре кибә, ризыклары пешкән була. Әле күптән түгел, Фәнил куанып, яңа кер юу машинасы алуы турында сөйләгән иде. Моңарчы әнисенең күлмәк-ыштаннарын ышкып-ышкып кул белән уганын күреп: «Керләрен үземә китерегез», – диюемә дә, бераз үпкәләп, кырт кисеп: «Үземнең кулым корымаган ла, бер әнинең әйберләрен юмаска!» – дип җавап биргән иде.
Картлык барыбызга да киләчәк. Үз балаларыбызга тәүфыйкъ сорыйк. Газиз балалары үз куллары белән картлар йортына илтеп тапшырган аталар-аналар бар, сукбайлыкта тилмергән, ялгызлыкта, мохтаҗлыкта көн кичергән өлкәннәр бихисап. Безнең кадерле җиңгәбез, шөкер, андыйлар исәбендә түгел. Барыбыз да Аллаһтан бәхетле картлык сорыйк.
Рәзимә МӨХӘММӘТШИНА.
Түбән Кама шәһәре.
Бәхетле картлык сорыйк, Әлфинур апа! ,

Комментарии