- 03.10.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №39 (1 октябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Көзге бакчада утырам. Талгын гына җил исеп куя да мин утырган эскәмия каршындагы агачларның яфракларына кагылып үтә. Шыбырдашып җиргә коелган яфраклар арасыннан берсен кулыма алам. Саргылт төс иңәргә өлгергән бу яфракта – моңсу көз мизгелләре. Аны иснәп карыйм. Әйе, моңсу көз исе килә. Менә шулай гомеремнең дә көзе килеп җитәр дип уйлап кына куям, шунда яныма көмештәй чәчләренә ап-ак шәл ябынган бер ханым килеп утыра. Ни гаҗәп, ханым мине үз итеп, гыйбрәтле тормыш-көнкүрешен сөйләп бирә.
– Шулай беркөн эштән кайтканда, – дип сөйләп китте ул, – подъездда салкыннан җылынып торучы егетне күрдем. Ул кулларын батареяга куйган да үзе ишектән кергән салкыннан калтыранып ала. Үзем дә сизмәстән бу егет янында тукталып калдым. «Нәрсә, балам, туңасыңмы? Әйдә безгә кереп җылынып чык», – дим. Егет карышып тормады. «Әйдә, балам, чишен, чәй куям, җылынырсың», – дим. Ул чишенгәндә аның өске киеменә күзем төште. Йа Ходаем, шушындый салкын көннәрдә мондый юка кием белән ничек түзәргә кирәк?
Без бу егет белән чәй эчеп утырганда, улым да эштән кайтып керде. Алар танышып киттеләр. Егет институтта укучы студент булып чыкты. Тулай торакта яши икән. Балалар йортында тәрбияләнгән, матди ярдәм күрсәтүче булмаган. Ул бездә кунып калды. Ә икенче көнне мин аңа калын кием алырга акча бирдем. Шушы көннән алып бу егет безгә гел килеп йөри башлады. Улым белән дә дуслашып киттеләр. Әйтерсең лә ул минем икенче улыма әйләнде.
Еллар уза торды, студент улым да укуын тәмамлап эшкә керде. Бер килүендә ул миңа бер тун күрсәтте. «Хәтерлисеңме, әнием, син миңа акча биргән идең. Шул акчага мин шушы тунны алдым. Синең йөрәгеңнең җылысы һәм шушы тун мине салкын кышлардан саклап калды. Рәхмәт сиңа, әнием. Синең изгелекләреңне мәңге онытмаячакмын», – диде ул. Менә мин шушы улымның улын – оныгымны көтәм.
Бер очрашу – үзе бер гомер. Әйтерсең лә без күптәнге ахирәтләр. Көзге моңсулык катыш шатлык хисләре йөзебезгә бәреп чыга. Ни өчендер әле яңа гына танышкан ханымга ак шәлле апам дип дәшәсем килә…
Янына оныгы килгәч, апа миңа рәхмәт әйтеп, алтынсу яфраклар түшәлгән бакча сукмагыннан әкрен генә китеп бара. Ерагайганнан-ерагая… Күңелне тагын моңсулык сара. Гүя минем янымнан ак шәлле ханым түгел, ә йөзеннән илаһи бер нур бөркелеп торган, акка төренгән фәрештә китә.
Күбәләктәй очып сары яфраклар коела…
Җиһанга салкын кышлар килә.
Хәдичә МӨХӘММӘТШИНА.
Балыклы Чүкәй – Казан.

Комментарии