Без фикердәшләр идек...

Без фикердәшләр идек...

Исән булса, 3нче сентябрьдә ирем Җәмилгә 70 яшь тулган булыр иде. Әмма ул аны көтеп җиткерә алмады, 2021нче елның 2нче октябрендә, безнең гаилә коруыбызга 30 ел тулган көннәрдә, барыбызны да ятим калдырып, мәңгелеккә китеп барды... Ут уйнатып чабып йөргән, бөтен кешегә булышкан, моңа кадәр авырып урын өстендә ятмаган, хастаханәгә бармаган кешенең, больницага эләккәч, берничә сәгать эчендә шулай юк булуы барыбызны да шок хәленә куйды, моңа әле һаман җавап юк. Тәкъдир. Минем үземә дә бу көннәрне искә төшерү бик авыр, мин ул ачы хатирәләрне хәзергә таш белән бастырып куйдым, кузгатмаска тырышам, кузгатсаң, аннан канлы яшь саркый башлый...
Әйе, бүген Җәмилнең туган көне, үзеннән башка каршылаган гомер бәйрәме. Хәер, исән булса да, ул аны билгеләп үтмәс иде, үз тирәсендә мондый ыгы-зыгыларны яратмады ул, мин дә туган көннәремне, юбилейларымны алай ду бетеп уздырмадым, өйдә коймак-өчпочмак белән чәй эчә идек тә, тагын эшкә тотына идек. Ә эшебез күп иде безнең, һәм ул гаилә эше түгел, милләт эше иде. 1991нче елның августында гаилә корганда, без икебез дә Татарстан Югары Советы депутатлары идек, моның өстенә мин – «Иттифак» татар милли бәйсезлек партиясе рәисе, *Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәгенең рәистәше, ә Җәмил – *татар иҗтимагый үзәгенең Чаллы бүлеге җитәкчесе. Чын мәгънәсендә, икебез дә милли революционерлар! 
Ә нинди давыллы, утлы еллар иде бит ул заманнар! Без өйләнешүгә, ГКЧП башланды, мин Казанда халыкны аңа каршы урамнарга алып чыктым, Җәмил Чаллыда милли хәрәкәтне баррикадаларга әзерли. Югары Совет сессиясе суд залын хәтерләтә, Шәймиевны кулга алырга Мәскәүләр килеп җиткән, чөнки ул ГКЧПны яклады. Ә Шәймиевны урамда халык яклый, «бирмибез!» дип кычкыра, чөнки ике ай элек кенә сайланган беренче Президенты бит ул Татарстанның! Мин дә сессиядә Шәймиевны яклап чыгыш ясадым: «Әйе, ул гаепле, әмма без аны Мәскәүгә бирмибез, ялгышын монда төзәтер», – дидем. Соңыннан ирем миңа: «Шәймиевны теге вакытта син алып калдың, менә хәзер күрсәтәме?» – дип әйткәли иде. Әмма мин Шәймиевны түгел, Татарстанның беренче Президентын алып калган идем, теге вакытта Сөембикәне Мәскәү кулына биреп җибәргән татар ирләре кебек, тарихка беренче татар Президентын урыс кулына биреп җибәргән кеше буларак кереп каласым килмәде.
1992нче елда да милләт тормышы кайнап торды – февральдә татар халкының Милли Мәҗлесен оештырдык, без Җәмил белән икебез дә аның башлап йөрүчеләре булдык. Милли Мәҗлес оешкач та Җәмил – аның хокукый-юридик комиссиясен, мин дин эшләре буенча комиссияне җитәкләдек. Милли Мәҗлеснең бөтен юридик документларын Габделбәр Фәйзрахманов, Гаял Мортазин һәм Җәмил Сафиуллин әзерләделәр. Җәмил Татарстан Югары Советында да юрист буларак эшләде, Декларациядән башлап, Татарстанның яңа Конституциясенә кадәр ул үз куллары белән язды, комиссия эшендә катнашып, бу хокукый документларның һәр пункты өчен көрәште. Мин биш ел буе залда, микрофон алдында милләт хокуклары, бәйсез Татарстан өчен көрәшсәм, Җәмил моны, юрист-депутат буларак, документларда, законнарда теркәп калдырыр өчен барысын да эшләде. Әйе, ул микрофоннар алдында чыгыш ясамады, артык күренеп йөрмәде, әмма үз эшен батырып эшләде, татар өчен ахыргача барды...
1992нче елның 21нче мартында уздырылган референдум да безнең язмышлар аша узды. Әгәр игътибар итсәгез, бу референдумда, Чаллыдан кала, Татарстанның барлык шәһәрләре бәйсезлеккә каршы тавыш бирде, бары тик Чаллы гына, күпчелек тавыш белән, Татарстанның суверенитетын яклап чыкты. Бу – Чаллы милли хәрәкәтенең, *татар иҗтимагый үзәге, «Иттифак» татар милли азатлык партиясе, «Азатлык» татар яшьләре берлеге, Милли Мәҗлеснең Чаллы бүлеге эшчәнлегенең нәтиҗәсе иде. Халык депутатлары буларак, шул шәһәрдә яшәгән һәм көне-төне халыкка аңлату эшләре алып барган Җәмил белән минем дә бу җиңүдә өлешебез зур иде.
Татарстанның яңа Конституциясе өчен дә көрәш бик нык барды, федералистлар – Татарстанны Мәскәүгә бәйләп кую өчен, без исә, «Татарстан» төркеме депутатлары, республикабызны Мәскәү тырнагыннан тартып алу өчен һәр статья, һәр җөмлә, һәр сүз өчен ахыргача көрәштек. Шәймиев, һәрвакыттагыча, компромисска барды, ташламалар ясады, урталыкны табарга тырышты, чөнки безгә Конституцияне абсолют күпчелек – депутатларның өчтән ике тавышы белән кабул итәргә кирәк иде. Ул шулай кабул ителде дә, әмма тагын телне һәм ватандашлыкны бирү хисабына. Бу Конституциядә дә ике тел дәүләт теле булып кереп калды, ә без Татарстанда бары тик бер тел – татар теле генә дәүләт теле булырга тиеш, дип бардык, гражданлык та үзебезнеке булырга тиеш иде. Татарстан Конституциясе халыкара нормаларга туры килсә дә, анда милли яктан күп чигенүләр салып калдырылган иде. Алга таба халыкара нормаларны да бетерделәр, җыеп алдылар, әкренләп телсез, ватандашлыксыз да калдык. Хәер, болары инде безнең депутатлык срогы беткәч булды, Җәмилне дә, мине дә яңадан депутатлыкка уздырмадылар инде, ә бит әле безнең милләт өчен парламентта иң эшли алырлык, тәҗрибә туплаган, янып торган вакытларыбыз иде! Мәскәү белән килешеп, хокукларыбызны бирү хисабына, дәүләт малын бүлешү башланды, ә без моңа кискен каршы чыктык, нәтиҗәдә, ач-ялангач халык белән бергә урамда калдык...
Әлбәттә, депутат булмадык, дип, без милләт өчен эшебезне туктатмадык, милли хәрәкәт белән бергә, төп көчебезне татар мәктәпләре һәм гимназияләр ачтыруга, мәчетләр салдыруга, татар халкының хокукларын яклауга бирдек. Ул чагында Җәмил адвокат булып эшләде, эшсез, йорт-җирсез калган татарларны яклауга, Урта Азиядән күчеп кайткан качак татарларны Татарстанда урнаштыруга күп көчен бирде. Моның өстенә, 1993-1998нче елларда «Иттифак» партиясенең матбугат органы булган «Алтын Урда» газетасын чыгардык, ул Татарстанда беренче һәм бердәнбер татарча бәйсез газета иде. Аны рәсми рәвештә теркәтүче дә, чыгаручы да Җәмил Сафиуллин булды. Бастырган өчен типографиягә түләргә акча булмаган вакытларда, Шөгер якларыннан зур йөк машиналарына төяп битум ташыды, шуның белән түләде. Бу газетабызны суд белән яптыргач (имеш, Президентның намусына тигәнбез), Җәмил «Тарихи-мәдәни мирас» дип аталган фонд төзеде һәм аның шул исемдәге газетасын чыгара башлады. Аена бер тапкыр ике телдә чыккан бу газета бөтен Русия буйлап таралды, милли хәрәкәтнең, бигрәк тә укытучыларның өстәл әсбабына әйләнде. Җәмил «Тарихи-мәдәни мирас» газетасын гамәлгә куючы да, редакторы да, төп идеологы да иде. Ул анда бары тик татарның горурлыгын уята торган, милләтнең дәрәҗәсен күтәрә торган тарихи язмалар гына бирде, данлыклы шәхесләребез турында язды. Бу газета да биш ел чыкты, аннан «Татмедиа» аны үз кулына алырга теләде, Җәмил, газетасының идеологиясе үзгәрүен теләмичә, аны япты. 
 

Юрист буларак, милли хәрәкәтнең бөтен теркәлү, суд эшләре аның өстендә иде. Әле 1991нче елда ук, Татарстанда беренчеләрдән булып, ул «Иттифак» татар милли бәйсезлек фиркасен рәсми рәвештә теркәтте, аның өчен Татарстан субъектларының яртысыннан күбендә безнең бүлекчәләр булырга тиеш иде, районнар буенча йөреп анысын да Җәмил эшләде. Аннан соң Милли Мәҗлесне, «Татарстан мөселманнары» оешмасын, үзенең фондын, газеталарны теркәтте. Яңа закон чыккан саен уставка үзгәрешләр кертергә кирәк булды, анысы артыннан да Җәмил йөрде. Болар барысы да бушлай, бер җирдән бер тиен акча алмыйча эшләнде. 
Аннан милли хәрәкәткә судлар башланды. Әле 1994нче елда ук Милли Мәҗлескә суд булды, ул вакытта аның рәисе мин идем, һәм суд каршына да мине бастырдылар, Җәмил юрист-адвокат буларак катнашты. Безне Татарстанның закон чыгару органнарын алыштырырга тырышуда гаепләделәр, имеш, законнарны Татарстан Югары Советы гына чыгара ала, Милли Мәҗлеснең моңа хакы юк икән. Шулай ук, имеш, без яңа Конституция кабул итәргә җыенабыз икән, ә бу эшкә бары тик Татарстан парламенты гына вәкаләтле. Әлбәттә, без судта Милли Мәҗлеснең экстерриториаль оешма икәнлеген, ул кануннарны да, Конституцияне дә Татарстан өчен түгел, бөтен дөнья буйлап таралып яшәгән татар халкы өчен язуыбызны исбатладык. Дөрестән дә, без ул елларны «Татар Кануны (Кануннамә)», «Гаилә кодексы» кебек стратегик нигезнамәләр, милли үзидарә, милли мәхәлләләр турында программ документлар кабул иттек. Җәмил Милли Мәҗлеснең бу мөһим карарларын аерым брошюралар итеп бастырып, халыкка таратты, алар бер кирәк булыр әле, ин шәә Аллаһ!
1996нчы елны «Иттифак» партиясен суд белән утырган бинасыннан куып чыгардылар, ул Казан уртасында, Лобачевский урамында иде. Без аның өчен ахыргача көрәштек, әмма алып кала алмадык, *башта татар иҗтимагый үзәген, аннан безне кудылар. 1998нче елда суд белән газетаны яптылар. 2008нче елның ахырында, Милли Мәҗлеснең дөнья халыкларына мөрәҗәгате өчен, инде үзебезгә җинаять эше ачтылар, 2009нчы елның 4нче гыйнварында өебезгә бәреп кереп, Милли Мәҗлес документларын эзләделәр, тентеделәр. Шул ук көнне, шул ук сәгатьттә Җәмилнең эш урынында да тентү булды, Тукай китапларына хәтле төяп алып чыгып киттеләр. Моннан тыш Чаллыда милли хәрәкәт вәкилләрендә тентүләр булды, Казанда минем кызым Зөлфиядә һәм дустыбыз, җыр һәм бию ансамбленең баш хормейстры Венера Гәрәева өендә дә тентүләр булды. Аннан соң миңа судлар башланды, ул елдан артык дәвам итте, Җәмил минем янәшәмдә, төп терәгем булды. 2014нче елда миңа тагын бер җинаять эше ачылды, тагын бер суд, монысы кырым татарларын һәм Татарстанда җәбер-җәза күргән мөселман-татарларны яклаган өчен. Монысында да бер елга шартлы рәвештә ирегемнән мәхрүм иттеләр, Җәмил белән җитәкләшеп, ай саен җәзаларны үтәү идарәсенә теркәлергә йөрдек... Аннан соң административ судлар китте, штраф өстенә штраф, һәр язган мәкалә өчен, һәр әйткән сүз өчен... Без ул судларны Җәмил белән бергә үттек, штрафларны да бергә күтәрдек, ул беркайчан да мине болар өчен битәрләмәде.
Әле бит моның өстенә иҗат та бар! Судта да, утта да язуыннан туктамаган, кулларына богау салган килеш милләттәшләре янына Себер-Уралларга чыгып киткән иҗат әһеле белән яши Җәмил! Карлы-бураннарда, язгы ташуларда мине Әгерҗе поездларына күп ташыды ул, күп озатты, күп каршы алды. Минем шул төбәк тарихы буенча язган барлык романнарымда, документаль китапларымда аның да өлеше искиткеч зур! Әле ул гынамы, мин бит бары тик язам гына, ә китапларымны чыгаручы – ирем Җәмил! Ул минем кырыктан артык китабымны, акчасын, нәшриятын, типографиясен табып, үз хисабына, үзе бастырып чыгарды, миңа әзер китапны алып кайтып тоттырды. Бары тик соңгы елларда гына китапларым артына «Китапны матбугат өчен әзерләүче һәм нәшер итүче Җәмил Сафиуллин» дип куя башлады. 
Без Җәмил белән чын мәгънәсендә фикердәшләр идек. Мин аның эрудициясенә таң кала идем, ул дөнья сәясәтен дә, икътисадны, тарихны, татар әдәбиятын бик яхшы белә иде, үзе дә шигырьләр язды. Ул минем кемлегемне яхшы аңлап яшәде, миңа хатын итеп кенә түгел, милләт юлындагы шәхес итеп карады. Җәмилнең холкы шактый кырыс иде, яратмаган кешесен ахыргача яратмады, яраткан кешесенә сүз әйттермәде. Әйткәнемчә, буш ыгы-зыгыларны яратмады, тамаша-күңел ачуларга йөрмәде, беркайчан сәхнәгә менмәде, интервьюлар бирмәде, кунак-кунак йөрешүләргә дә артык исе китмәде, хәтта фотога да мәҗбүри генә төшә иде! Ул тормыш рәтен белә торган, мәнле кеше иде, аны өйрәтәсе юк, ул өйрәтүне кабул да итми иде. Аның миңа кадәр тормышы шактый катлаулы булган, шәхси тормышында фаҗигаләр дә бар. Бәлки ул шуңа күрә артык аралашырга яратмагандыр, бер-беребезгә без үзебез җитә идек...
Җәмилнең хакимияткә карата да үз катгый фикере бар иде – ул аларны кабул итмәде, хөкүмәт эшенә якын бармады. Югыйсә аны теге елларда Казанга, юстиция министрлыгына, министр урынбасары итеп эшкә дә чакырганнар иде, ул бармады. Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлагач та ул прокуратурага эшкә бармады, КАМАЗ төзергә китте. Ул хакимият колы була торган кеше түгел иде. Моның тарихтан, нәселдән килгән сәбәпләре дә бар. Әле Җәмил туганчы ук, аның әбисе ягыннан бабасын большевиклар атып үтерә, чөнки ул мәчет манарасына пулемет куеп, авылны таларга килгән Чистай урысларын кырып салган була. Әтисенең әтисен, кулак, дип сөргенгә сөрәләр, сугыш башлангач, концлагерьдан фронтка озаталар, ул Берлинга кадәр барып җитә. Сугыш беткән көнне Җәмилнең бабасы Сафиулланы Берлинда үзебезнекеләр атып үтерә, чөнки тоткын итеп яңадан лагерьга кайтарып булмый, батыр булып, туган авылына да кайтарырга ярамый...
Җәмилдә шул мишәр бабаларының каны бар, тарихи хәтер саклана иде. Биләр районының (хәзер Аксубай) Түбән Татар Майнасында башлангыч класста укыганда ук аны мәктәптән куалар, ул күршедәге Чуаш Майнасы авылына йөреп укый. Сәбәбе – укытучысы белән каршылыкка килүдә. «А» хәрефенә нинди сүзләр беләсез, балалар?» – дигән сорауга кечкенә Җәмил, әбисеннән өйрәнгән буенча, «Аллаһ» дип яза. Моның өчен укытучы абыйсы аның бармакларын указка белән суктыра, «Совет мәктәбендә нинди Аллаһ булсын?!» – дип сүгә. Җәмил дә җавапсыз калмый: «Бу нинди совет мәктәбе булсын, безнең өйнең түбә калае бит анда!» – дип каршы тора, чөнки бабасын сөргенгә сөргәндә, аларның өйләрен, мал-мөлкәтләрен тартып алган булалар. Алга китеп булса да әйтим, Җәмил соңыннан туган авылында урта мәктәп салдыра, золым корбаннарына иске мәчет урынында төрбә куйдыра...
Казанга килеп, югары уку йортына кергәч тә, Җәмилнең совет власте белән каршылыклары бетми. Татарстанга союздашлык статусы сорап Мәскәүгә хат язган өчен, аны һәм тагын берничә татар студентын химико-технология институтыннан куып чыгаралар, Җәмилне армиягә алалар. Армиядә татарлыгы өчен мыскыл иткәнгә бер урыс офицерының яңак сөяген бәреп чыгарган өчен аны Яңа Җир утравына, водород бомбасы сыналган урынга сөрәләр, ул аннан да исән чыга. Аннан төзелештә, Чаллыда, Норильскида эшләп, читтән торып Казан дәүләт университетының юридик факультетын тәмамлый. Заманнар үзгәрү белән, дөреслекне яклап, милли хәрәкәткә килеп кушыла, башта Чаллы шәһәр Советына, аннан соң Татарстан Югары Советына депутат итеп сайлана. Аннан соң безнең юллар очраша... Бу инде тәкъдир.
Без Җәмил белән Бөтендөнья татар конгрессы буенча да күп эшләдек. 2002нче елны мине конгрессның башкарма комитетына сайладылар, Җәмил исә конгрессның хокук яклау комитеты әгъзасы булды. Шул елны ук без аның белән Чиләбе өлкәсенә, Магнитогорск шәһәренә, сөргенгә сөрелгән татарларның нәсел дәвамчылары белән очрашырга чыгып киттек. Ул елны халык саны алу буенча Киров өлкәсендә, Башкорстанда, Ырынбур якларында татарлар белән эшләдек, кочак-кочак китап тараттык. 2003нче елда татар конгрессы Чиләбе өлкәсенә, радиациядән зарар күргән татарларның тормышын өйрәнергә зур делегация җибәрде, аның составында, юрист буларак, Җәмил һәм конгрессның башкарма комитет әгъзасы буларак, мин дә бар идем. 2004нче елда татар конгрессы безнең икебезне Кырымга, кырым татарларын сөргенә сөргәнгә 65 ел тулу чараларына җибәрде. Моннан тыш та без бергәләп күп урыннарда булдык, ул юрист, мин язучы, тарихчы буларак, милләттәшләребезгә күп ярдәм иттек. Үзебездә дә кемнәр генә булмады, күрергә-киңәшергә дип тә, ярдәм сорап та өебезгә күп татарлар, төрки халык вәкилләре килде, кунак булдылар. Җәмил кеше өчен үлеп тора иде...
Шәхси тормышыбызда да күпне күрдек. 1994нче елның гыйнвар ахырында торган йортыбызны шартлаттылар, ике күршебез үлде, без Аллаһ рәхмәте белән генә урамда исән калдык, әмма яши генә башлаган фатирыбыз җимерелде. Гел юлда йөргәч, ничә авария булды, мин аяк-кулларым, билем биртелеп, больницаларда яттым, янымда гел ирем булды. Ничә тентү, ничә тапкыр эшләп утырган компьютерымны, электрон архивымны алып чыгып китүләр, бастырып сорау алаулар, төрмә, үлем белән янаулар... Икебез турында да махсус чыгарылган кара, куркыныч гайбәтләр, аноним хатлар, мыскыллаулар... Мин боларның барысына да янымда кыя кебек ирем – Җәмилем булганга гына түзгәнмендер, мөгаен, ә аның бернәрсәгә дә исе китми иде, ир кеше нәкъ шундый булырга тиештер инде... 
Чаллыга килгәч, Вафирә Гыйззәтуллина еш кына бездә туктала иде, алар Җәмил белән бик дуслар иде. «Сез Ленин бабай белән Крупская кебек... Сиңа рәхәт, Фәүзия, синең Җәмилең бар», – дия иде ул, безнең өчен сөенеп. Әйе, миңа Җәмил белән яшәү рәхәт булган икән, мин кайгы белмәдем, алар өстебезгә өелеп килсә дә, Җәмил мине алардан ышыклаган икән. Мин аның ышыгында яшәгәнмен, мин милләт өчен яшәгәнмен, ә Җәмил минем өчен яшәгән. Соңгы вакытларда, сизенгән кебек: «Мин үлсәм, син ятим каласың, шуңа гына борчылам», –дия иде. Әйе, миңа бик авыр вакытларда, үзем дә: «Авыр вакытымда янымда җиде миллион татар юк, бер мишәр бар, миңа шул җитә», – дип әйтә идем. Менә хәзер шул мишәрем юк, мине сүзсез аңлый торган, бала караган кебек кадерләп карый торган, минем өчен төрмәләргә дә үзе барып керергә әзер торган Җәмилем юк... Монысы да тәкъдир. 
Быел улым белән Җәмилнең каберенә таш куйдык, ул Чаллыда җирләнде. Аның яраткан әбисе, әти-әнисе дә Чаллы зиратында ята. Моннан 70 ел элек шушы кырыс, әмма нечкә күңелле мишәр малаена гомер бирүчеләр... Аларның да рухлары шат булсын, җәннәт бакчаларында очрашсыннар! Мин исә һаман Чаллыда, Җәмил белән 30 ел бергә торган өемне һаман ташлап китә алмыйм, ул исән вакыттагы кебек, һаман язам да язам, үземне эш белән күмәм... Әмма мин ятим түгел, балаларым, туганнарым, дусларым, халкым бар. Барасы юлларым, язасы китапларым, эшлисе эшләрем бар. Аллаһы Тәгалә шуларны исән-имин башкарып чыгарга насыйп итсен иде! Никахлы ирем, фикердәшем, җан дустым Җәмил Салихҗан улының рухы шат булсын, җәннәтләрдә очрашырга насыйп итсен!
Фәүзия БӘЙРӘМОВА,
Чаллы шәһәре
* ТИҮ эшчәнлеге Татарстан югары суды тарафыннан тыелды

Комментарии