- 03.11.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №43 (30 октябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Ул кешене мин туксанынчы елларда Чаллы урамнарында еш күрә идем. Газета-журналлар сату белән шөгыльләнә иде ул. Нәзек-озын буй, очлы борын, башын аска иебрәк йөри. Башка сатучылардан аермасы – һәр газетаның иң үткен, иң бәхәсле материалын укыган һәм аны сөйләп бирә ала иде.
Газета-журналлар су урынына эчелә торган заманнар үтте, алмашка интернет килде. Әлеге ир дә газета сатудан туктады. Шулай да кайвакыт урамда күренгәли иде. Аның бер сәер гадәтенә игътибар иттем. Таныш булмаган кешеләр янына килә дә бу, нәрсәдер сөйли башлый. Берәр нәрсә сорарга телиме икән дип булса кирәк, кешеләр аңа таба борыла. Ул кызып-кызып нәрсәдер сөйли. Кешеләр тыңлап торып арып бетә, ә теге туктамый, китә башлагандай итә дә, әйләнеп килеп сүзен тагын дәвам итә. Кешеләр читкә борыла башлый, кайберләре китеп бара, ә теге соңгы кеше киткәнче сөйли дә сөйли.
Мин: «Нәрсә сөйли икән бу? Нигә кешеләр аны тыңларга теләми?» – дип бик озак баш ватып йөрдем. Күптән түгел ике оныгым белән урам буйлап барабыз. Бер кеше безнең артта нәрсәдер сөйли башлады. Без аптырап калдык, читкәрәк тайпылып, бер-беребезгә карап елмаеп куйдык. Ә теге кеше (бу әлеге дә баягы газета-журналлар сатучы булып чыкты), безнең аша каядыр еракка карап, сөйләп китте:
– Ә сез беләсезме, безнең ил дөньяда иң бай ил бит. Алайса нигә соң без шулкадәр хәерчелектә яшибез? Чөнки югарылар тормышны шулай корган, су алар тегермәненә таба гына ага. Миллионнар вак таш урынына асфальт астына түшәлә (анда түшәлми инде, беләбез кая киткәнен). Урман, аяклангандай, Кытайга юл тота. Үзебезнең җирләр буш ята, чит илдән нефть тәме килгән помидорлар сатып алабыз… Ә бит безнең илдә шулкадәр байлык!.. Әгәр табыш халык кулында булып, ул гадел бүленсә, бездән дә бәхетлерәк халык булмас иде. Без, паруслы кораблар төзеп, балаларыбызга бөтен дөньяны күрсәтеп йөри алыр идек…
Күп сөйләде ул. Тыңлаучы булуына куанып, безнең ишек төбенә кадәр үк ияреп килде. Башта бернинди сәбәпсез нәрсәдер сөйли башлавы кызык тоелган иде. Шуннан, тартылып, тыңлый башладым. Тора-бара уйга калдым. Ә саубуллашкан чакта, аның балалар турындагы сүзләрен ишетеп, күзләремә яшь килеп тыгылды.
Әйткәнемчә, узган гасырның болгавыр елларында мин бу кешедән газета-журналлар сатып ала идем. Газеталар нәрсә яза, нинди проблемалар күтәрә – барысын сөйләп, аңлатып сата иде ул. Шул заманда сөйләгән сүзләрен һаман сөйли икән әле бу кеше.
Кешеләр бу адәмне акылдан язган диләр. Шулайдыр, дивана булмаса, кем инде чирек гасыр элек булган проблемалар турында, шулкадәр йөрәгенә алып, очраган бер кешегә сөйләп йөрсен. Былтыр кысканга быел кычкыралармыни? Хәер, мин үзем дә шундый ук дивана бугай. Утыз ел буе чишелмәгән проблемалар турында һаман сөйләгән без диванамы?.. Сорауның икенче яртысын әйтеп тормыйм инде, болай да аңлашыладыр.
Марс ЯҺУДИН,
Татарстан язучылар берлеге әгъзасы
Комментарии