- 03.11.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №43 (30 октябрь)
- Рубрика: Гыйбрәт ал
Без аның шулай икәнен үсә төшкәч кенә аңлый башладык инде. Ә балачакта, бигрәк тә 1-3нче классларда укыганда, алар безнең өчен фәрештәгә тиң затлар иде бит. Тора-бара күрә, сизә, тоя башладык – укытучыларның да төрлесе була, һәм аларның барысы да безнең кебек үк адәми затлар икән ләбаса. Аларның фәрештә түгел икәнлекләренә 3-4нче классларда укыганда – бармакларны линейка, указкалар белән «сыйпап», ялгыш ямьсез сүзләр «ычкындырган» өчен яңаклардан «ут чыгара» торган гамәлләр кулланыла башлагач, тәмам төшенеп җиткән идек инде. Шул ук вакытта вак-төяк түрәләрнең балаларына игътибарның башкачарак булуын күреп: «Нәрсә соң ул гаделсезлек?» дигән сорауга да җавапны тапкан идек. Мин үзем бик кимсенеп үсмәдем анысы, укуым да уртачадан югарырак булды. Ләкин бу тәртип, бу күренеш мәктәпләрдә гадәти хәл иде. Бүгенгәчә хәтеремдә – җиденче сыйныфта укыганда без 7-8 малай татар теле дәресеннән качып киттек. Ник качтык? Бер сәбәпсез дип уйлыйм мин хәзерге акылым белән.
Икенче көнне иртүк безне укытучылар бүлмәсенә чакыртып алдылар. Бүлмәдә завуч Мөнәвәрә ападан башка беркем дә юк. Барыбызны да мичкә терәп тезеп куйды. Гөнаһ шомлыгына каршы, завуч каршында мин беренче булып басып торам. «Тагын качасыңмы, Мөхәммәтҗанов?» – дип, яңакка китереп сылады, мичкә барып ябыштым. Барыбызны да берәм-берәм «үтүкләп» алганнан соң, бүлмәдән куып чыгарды. Дөресен генә әйткәндә, мин Мөнәвәрә апага (урыны оҗмахта булсын) бүгенгәчә рәхмәтлемен. Менә бөтен гомерем буена җитәрлек сабак. Минем нәрсә, бер җирем дә җимерелмәде, кителмәде. Рухым да мәсхәрәләнмәде. Нәрсәнең начар, ә нәрсәнең яхшы икәнен бик тә үтемле ысул белән аңлаттылар. Безнең ислам динебездә дә тыңламаган балаларны бераз суктырып алу рөхсәт ителгән бит. Рәсүлебез Мөхәммәт (с.г.в.) әйткән: «Балаларыгызны җиде яшьтән намазга өйрәтегез. Ә ун яшьтән намазга игътибарсызлыклары өчен суктырыгыз». Монда балаларны кыйнау турында сүз бармый. Элек һәрбер авыл йортының матчасында тал чыбыгы кыстырып куелган була иде. Ләкин моны элек балаларны даими рәвештә кыйнаганнар икән дип аңларга кирәкми. Безнең йортта, мәсәлән, әти-әнкәйләребезнең безгә бер генә тапкыр да сукканнары булмады, гәрчә без гаиләдә сигез бала булсак та (без унбер бала булганбыз, өч туганыбыз бик яшьли үлгәннәр. Миннән өлкән абый беренче классны тәмамлагач, авырып вафат булды).
Ә хәзер нәрсә? Мәктәпләрдә укучылар укытучыларны кыйный. Берәрсенә ялгыш чиертеп кара – башың төрмәдә чериячәк. СССР заманында укытучыларның абруйлары күпкә зур иде шул. Җәмгыятьтә тоткан урыннары бик дәрәҗәле саналды. Шуңа күрә алар безнең күңелдә яхшы яклары белән генә истә калганнар. Кайбер вак-төяк җитешсезлекләрне күрмәмешкә салышып, кайберләрен «онытып», хәтеремнең түренә салып куймаганыма мин һич тә үкенмим. Мәктәп еллары, сыйныфташлар, укытучылар – бар да хәтердә.
Кыңгыраулар чыңы колагымда,
Беренчесе белән соңгысы.
Сез кеше иттегез мине, мөгаллимнәр.
Күңелемдә рәхмәт тойгысы.
Ләкин бер укытучы белән минем арада булган бер вакыйга, инде 46 ел вакыт узса да, күңелемдә һаман саклана.
Тәтеш совхоз-техникумында өченче курста укыган чак. Беркөнне безнең группаны химия дәресеннән ашлама сараен чистартырга алып киттеләр. Яхшы, чиста киемнәр белән. Олырак кешеләр белә инде ул заманда ашламаның ничек сакланганын. Хәзерге белән чагыштырганда, җир белән күк арасы булыр иде. Кәгазь капчыклардагы ашлама җебеп, тузып җиргә чәчелгән. Идән бетон түгел, туфрак белән ашлама кушылып, боламык барлыкка килгән. Тубыкка кадәр шушы ботканы ерып йөрергә кирәк. Аякларда заманына күрә модный туфлиләр. Безнең группада күбесе армиядән кайткан егетләр иде. Дөньяны күргәннәр, ак белән караны гына аера беләләр. Ләкин шушы гаделсезлекне күреп, ник берсе бер сүз әйтсен! Стипендияне кисүдән куркалар чөнки. Ә мин колхоз стипендиаты, минекен кисә алмыйлар. Аннары мин гомерем буе шундый әшәкелекләргә, гаделсезлекләргә күз йома алмадым. Шуның җәфаларын да татырга туры килгәләде. «Буа-газ» идарәсендә эшләгәндә идарә җитәкчесенең бик еш кабатлый торган: «Әхмәт Нигъмәтҗанович, сез бигрәк гадел, добрый кеше инде, пенсиягә чыккач, мулла булып китәрсең, мөгаен. Ләкин безнең илдә сезнең кебекләргә яшәү бик авыр бит», – дигән сүзләре бар иде. Мулла булып китүен китмәдем инде, ләкин менә шулай әз-мәз булса да мәкаләләр язып, газета-журналларга җибәргәләп торам. Теге юлы да ашлама сараенда химия укытучысына – чыра кебек кенә калган марҗа әбиеңә мин әйткән сүзләр ошамады. «Сез ник безне болай мыскыл итәсез? Эш киемнәре, резин итекләр киеп килергә әйтсәгез, ярамый идеме? Безнең бит бу рәешкә кия торган киемнәр, без бит әле әти-әниләр җилкәсендә яшибез», – дидем. Ул заманда затлы кием-салым, аяк киемнәре табу проблема иде бит. Барысы да «по-блату» эшләнә.
Бу ашлама сараен совхоз эшчеләре чистартса, аларга акча түләргә кирәк. Ә без студентлар – коллар кебек, безгә ярый түләмәсәләр дә. Тиешле акчаларны, нәрәд язып, өстәгеләр алып яткан. Бу шулай озак еллар дәвам иткән. Минем шул турыда әйткән сүзләрем укытучының «җен»ен чыгарды. Зәһәрлегеннән башта зәңгәрләнде, аннан бите кара янып чыкты. Җитмәсә, бу завуч хатыны да иде әле. «Крыша»сы бик ышанычлы. «Ты еще пожалеешь!» – дип, елан кебек ысылдаганын гына ишетеп калдым. Шуннан соң ел буе дәресләрендә миңа бәйләнә башлады. «Икеле»гә батырып, җанымны алыр иде, теше үтеп бетми, чөнки программаны үзләштереп барырлык чамам бар. Ләкин барыбер имтихан биргәндә «өчле»ле куеп, миннән үчен алды. Менә шундый кайбер кара йөрәкле, чуар күңелле укытучыларны санамаганда, техникум коллективында бик көчле, белемле, хөрмәткә лаек шәхесләр эшли иде. «Организация и планирование» дәресләре күп нәрсәләр бирде һәм миңа гомерем буена дөрес юлдан барырга ярдәм итте. Ләкин теге химия укытучысының кылган әшәке гамәлләре, ярылып яткан гаделсезлеге күңелемнән һич тә чыкмый, гәрчә гафу итәргә кирәклеген аңласам да. Шуның өчен дә мәкаләмнең исемен «Укытучы да адәм баласы бит» дип атадым да инде. Ә адәм балалары ялгышудан, гөнаһлардан азат түгелләр, шул исәптән без барыбыз да. Укытучылар урынына үзебезне куеп карыйк. Без нишләп бетәрбез икән? Ай-һай, белмим шул.
Бу мәкаләмне яза башлавыма соңгы вакытта укытучыларга карата алып барылган әшәке сәясәт, негатив гамәлләрнең күбәеп китүе этәргеч булды. Шушындый сәясәт дәвам итсә, тиздән мәктәпләрдә укытырга укытучылар да калмаска мөмкин бит.
Әхтәм МӨХӘММӘТҖАНОВ,
Казан шәһәре

Комментарии